Гөлзада Рзаева: «Алты органым юк...»
Ул «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясендә турыдан-туры эфирда әйтте.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллының Мактаулы гражданы Гөлзада Рзаева 16 октябрьдә чираттагы гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
Шул уңайдан ул «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясендә турыдан-туры эфирда катнашты. Үзенең балачагы, тормышы, сәламәтлеге турында сөйләде.
«Теге өч хәрефле чир мине дә читләтеп узмады. Шуның аркасында табиблар 6-7 әгъзамны алып ташладылар. Әмма төшенкелеккә бирелмим. Иртүк торып, фатирым тәрәзәсеннән карап шәһәребездә тынычлык, тотрыклылык дип сөенәм. Үзем кешеләргә ярдәм итәргә тырышам. Ярты ел саен 5 кешене почта аша «Шәһри Чаллы» газетасына яздырам. Алар газета алгач миңа рәхмәт укыйлар, изге теләкләрен юллыйлар. Туган көнем уңаеннан «Энергетик» мәдәният сараенда концерт уздырам. Кешеләр килсеннәр, матур җырлар тыңлап ял итсеннәр, бер-берсе белән аралашсыннар. Минем өчен бу бик мөһим, чөнки хәзер кешеләргә аралашу җитми», – диде ул.
Гөлзада Рзаева белән тулы әңгәмәне газетабызның киләсе саннарының берсеннән укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев