Гөлзада Рзаева: «Сыгылса да, торып баскан чәчәк мин...»
Чаллының мактаулы гражданины 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
16 октябрьдә Чаллының мактаулы гражданины, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллының «аяклы энциклопедия»се Гөлзада Рзаева 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны яратып, «Чаллының әнисе», «Чаллының тавышы», «Чаллының Левитаны» дип йөртәләр. Ул озак еллар «Энергетик» мәдәният сарае директоры булып эшләде. Шәһәркүләм чараларны алып барды, «Якташлар очрашуы», «Ял» һәм «Учак» клублары һәм башка бик күп проектларны гамәлгә ашырды. Юбилее алдыннан аның белән очрашып әңгәмә кордык.
– Гөлзада ханым, сезнең нәселнең чишмә башы кайда? Кайда туып-үстегез? Балачагыгыз ничек узды?
– Нәсел җепләремнең очы Мөслим районында булса да, мин Чаллы кызы, бөтен тормышым шушы шәһәрдә үтте. Мин – Элеватор тавында, элек аны Красноя горка дип йөртәләр иде, күпбалалы гаиләдә, сугыштан соң туган, әнием әйтмешли, тәмле бала. Әти-әнием мине кечкенәдән кешеләргә карата мәрхәмәтле бул, олысын да, кечесен дә санлап яшә дип үстерде. Без күршеләр белән дус-тату яшәдек. Аларны бүген дә сагынып искә алам. Мәсәлән, Хөснулла Зыятдинов – Чаллының беренче тегүчесе. Ул башлык, бүрек, костюм, пәлтәләр тегә иде. Габдрахман абый Нуртдинов гуртовщик булып эшләде. Мөгезле эре терлекне әзерләүләр конторасына алып килеп симертеп, Чаллыдан Мәскәүгә кадәр куып бара иделәр. Балачагымдагы тагын бер онытылмаслык хатирә – мин биш яшемдә генә абыем белән очраштым. Ул Иркутскидан кайтканда өйдә берүзем идем, танымыйча тордым. Абый: «Апаем, зур үскәнсең бит», – диеп, кесәсеннән бер кәнфит алып бирде. Аннары ул шәһәрдә беренче бульдозерчы булды. Зур апам бик матур тавышлы иде. Кызганыч, ул яшьли якты дөньядан китеп барды.
Әти күп урыннарда җитәкче, депутат булды. Әни – гаилә җылысын саклаучы, бик зирәк хуҗабикә, аның һәр сүзе афоризмга әйләнеп китә иде. Безнең гаиләдә җырлау, шигырь сөйләү тынып тормады. Өйдә күп итеп газеталар яздырып укый идек. Минем бәләкәйдән тавышым көчле булган. Элек күршеләр белән җыелышып кич утырулар бар иде бит. Шунда миннән газеталардан мәкаләләр, китаплардан өзекләр укыта иделәр.
Мәктәптә бик теләп, яратып укыдым. Мине күрүгә: «Әнә, артистка килә», – диләр иде. Зур сәхнәгә беренче тапкыр Үзәк урамдагы мәдәният йортында чыктым. Биредә танылган шәхес, фронтовик, режиссер Мансур Кашапов җитәкчелегендәге татар халык театрында уйнадым.
– Сезгә горур, беркемнеке белән дә бутап булмый торган тавышны кем куйды?
– Казанга, театр училищесына укырга баргач та: «Сезгә кем тавыш куйды?» – дип сорадылар. Тавыш ул – Аллаһы Тәгаләдән бирелгән байлык. Ул йә бар, йә юк. Элек елаган баланың тавышы көчле була диләр иде. Әнкәйнең елак булдың дигәне хәтеремдә юк. Әни безгә: «Җебеп йөрмәгез, горур булыгыз, әмма йөзегез һәрвакыт якты булсын», – ди иде. Үзе бар нәрсәгә өлгерде, җитез булды. Элек өйләрдә баллонлы газ иде. Безнең чәйнек төбенең яртысы һәрвакыт газда иде. Өйгә кем килеп керсә дә, әнинең һәрвакыт кайнар чәе була иде. Мин дә әнкәй кебек җитез, туры сүзле. Әйтәсе сүземне вакытында әйтәм, башлаган эшемне ахыргача эшләп, уңышлы итеп башкарам. «Сүзем белән мендем үрләргә, юл күрсәтеп бардым күпләргә» дигән девиз белән яшим.
– Хезмәт юлыгыз кайда башланды?
– 1966 елда мәктәпне тәмамлап, Казан театр училищесына укырга кергәч. Ул вакытта 20 сум стипендия ала идек. Шуның 15 сумы фатир өчен түләргә китә. Калганына мәктәп ашханәсеннән пирожки алып ашап, ашказаннарын бетердек. Акча җитми, олыгайган әти-әнинең финанс ягыннан булышырга мөмкинлекләре юк. Шул вакытта укытучыбыз, Г.Камал театры директоры Рәшидә апа Җиһаншина: «Сезне беркем дә белми. Театрның өченче каттагы балкон идәннәрен юыгыз. Бераз булса да акча керер», – дип, мине эшкә алды. Йә дәрескә кадәр, йә төнлә театрның иске бинасының балконын юдым. Аннары травматология һәм ортопедия институтына секретарь булып урнаштым. Шунда профессор, галим Үзбәк Богдановичка докторлык диссертациясе җыеп бирдем. Хәзер аңа 100 яшьләр тирәсе инде. Исән-сау, Чистайда яши. Бервакыт очрашкач тавышымнан таныды.
– Укуыгызны тәмамлагач, Казанда калу мөмкинлеге булмадымы?
– Театрларга да, телевидениегә дә эшкә чакырган иделәр. Әмма туган җиремә – Чаллыма кайттым. Үзәк урамдагы мәдәният йортына директор итеп эшкә алдылар. Халык театры режиссеры Мансур Кашаповка рәхмәтем зур. Бик дус эшләдек. Аннары «Энергетик» мәдәният йорты ачылгач, шунда директор итеп күчерделәр. Директор гына булмадым, шәһәрдәге барлык чараларны алып бардым, ЗАГСта яшьләрне дә язылыштыра идем. Ул вакытта кәгазьдән карап сөйләргә ярамый иде бит. Төн чыкканчы текстларны, шигырьләрне ятлый идек. Хәтер дә, тавыш та шуңа саклангандыр инде. Чаллымны бик яратам, делегация составында төрле илләрдә, төрле җирләрдә булдым. Әмма Чаллыдан да матур, кадерле җир юк. Элеватор тавы бистәсендәге тау башына менеп шәһәрне карарга яратам. Чәршәмбе һәм җомга көннәрен яратам. Бу көннәрдә «Шәһри Чаллы» газетасы килә. Укыйм һәм кешеләргә укытам. Ярты ел саен почта аша берничә кешегә татар газетасын бүләк итәм. Газетаны алган саен шалтыратып рәхмәт әйтәләр.
– Чаллыда якташлар очрашуы – сезнең иң зур проектыгыз.
– Аның тарихы Чаллы белән Рәис Беляев җитәкчелек иткән вакытка барып тоташа. Шәһәр партия комитеты секретаре Рәис Беляев бервакыт мәдәният хезмәткәрләрен җыйды да: «Сез – төп чаллылылар. Илнең төрле төбәкләреннән килгән кешеләр шәһәрне, безнең җирне, милли мәдәниятләрне, гореф-гадәтләрне яратсыннар өчен барысын да эшләргә тиешсез. Авыл һәм районнардан килгән кешеләрне тулай торакларга якташлары белән бергә урнаштырыгыз. Бер-берсенә ярдәмләшеп яшәсәләр, җиңелрәк булыр», – диде. Без тырыштык. Сабантуйлар башта урман янындагы кырда, аннары Чутчев аланында узды. Анда зур хор, 100дән артык кешедән торган бию коллективы чыгыш ясый иде. Төрле телләрдә җырлар яңгырады. 1980 елдан башлап милли бәйрәмебез Сабантуе Мәйданда уза башлады.
«Энергетик» мәдәният сараенда Шамил Закиров директор булып эшләгәндә без яшьләр өчен пятачоклар уздыра башладык. Мин шунда ук кемнең Мамадыштан, кемнең Актаныш, кемнең Азнакай һәм башка районнардан икәнлеген күреп ала идем. Кешеләр дуслашып, гаиләләр кордылар. Якташлар очрашуларын оештыру менә шуннан башланды да инде. Иң беренче булып чаллылылар очрашты. Беренче мәктәп директоры Юрий Корнев элеккеге укучыларын спорт залына волейбол уйнарга чакырды. Аннары очрашулар ял базаларына күчте. Элеккеге укучылар шәһәрдә мәртәбәле җитәкчеләр дәрәҗәсенә үстеләр. Альберт Петров, Фоат Нуртдинов, Ирек Галиев, Валерий Байнов, Олег Малобродский һәм башкалар...
Аннары Нурлат, Аксубай, Чистай районнары очрашты. Хәтерлим, Нурлаттан делегация составында Фирдүс Тямаев килгән иде. Ул: «Апа, мине тыңлап карагыз әле. Берәр нәрсә чыгармы икән?» – диде. Җырлаганын тыңладым. «Тавышың бар, җырчы булырсың», – дидем. Ул Чаллы тамашачысы алдында беренче тапкыр «Энергетик» мәдәният сараенда якташлар очрашуында чыгыш ясады. Бүгенге көндә Чаллыда 34 якташлык җәмгыяте уңышлы гына эшләп килә. Дөрес, заманалар, кешеләр үзгәрә. Яшь буын традицияләрдән читләшә бара. Кешеләр шуны онытмасыннанр иде: бар нәрсәдән баш тартырга була, әмма әти-әнидән, Ватаннан, туганың кебек якын якташларыңнан баш тартырга ярамый.
– Гөлзада ханым, Сез ашыгыч ярдәм кебек – кемгә ярдәм кирәк, шуңа булышасыз. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең танылган биючесе Мостафа Нигъмәтҗанов та Сезнең ярдәм белән Чаллыга килеп урнашты бит.
– Без Казан театр училищесында укыганда шагыйрьләр, артистлар белән бергә Бауман урамында биеп-җырлап йөри идек. Илһам Шакировның чибәр, кыйгач кашлы Фирдәвес Хәйруллинага гашыйк булган вакытлары. Без аларны читтән генә күзәтеп йөрдек. Мостафаны да шул вакыттан бирле беләм. Үзгәртеп кору заманында ул Польшадан товар кайтартып алыпсатарлык белән шөгыльләнгән. Ләкин аның бу эше уңышсыз тәмамланган. Бурычка батып, хроник авыру хатыны һәм инвалид улы белән фатирсыз калган. Беркайдан ярдәм таба алмагач, Чаллыга килде. Башта «Энергетик» мәдәният сараеның бер бүлмәсендә яшәделәр. Аннары КГЭС тулай тораклары белән идарә иткән Лера Сәхәпова ярдәме белән тулай торактан бүлмә алдык. Ул чактагы шәһәр мэры Рәшит Хәмәдиев, хакимиятнең торак фонды идарәсе башлыгы Клара Миңнегалиева ярдәме белән фатирлы да булды. Аны бергәләп җиһазладык. Гаиләсендә ике инвалид булган кешеләргә дәүләт ярдәме турында канун чыккан иде. Шуның буенча хатлар язып, Мостафа 3 млн сум акча алды һәм икенче улын да фатирлы итте. Ул – күпкырлы талант. «Энергетик»та биюче булып эшләп кенә калмады, гомумшәһәр бәйрәмнәрендә Тукай, Муса Җәлил кебек бөек шагыйрьләр рольләрендә дә уйнады.
– Бүген сезне нәрсәләр борчый?
– Минем кешеләрнең үзгәрүенә җаным әрни. Әллә без артык муллыкта яшәп, теләсә нәрсә киеп, теләгән ризыкны ашап, теләсә нәрсә сөйләп кыйблабызны югалтып барабызмы? Кешеләр бер-берсенә ярдәм итүне, изгелек, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен онытып баралар. Миннән еш кына: «Син әле китмәдеңме? Һаман эшлисеңме?» – дип сорап шаккаттыралар. Моннан китсәм, мин рәхәтләнеп китапханәдә вахтада эшли, йә булмаса картиналар галереясендә, музейда экскурсияләр алып бара алам. Мин бит кешеләргә чын, үзем күргән тарихны сөйлим. Сентябрь аенда шәһәр тарихына багышланган концертлар циклын башлап җибәрдем. Аның беренчесе КГЭСның 60 еллыгы уңаеннан иде. Төзелештә катнашкан бер кешене дә оныттырасым килми. Легендар шәхесләрнең һәрберсе турында җылы сүзләр әйтергә тырышам.
– Бер очрашуда зиратларның ташландык хәле турында борчылып сөйләгән идегез.
– Кызганыч, соңгы вакытларда зиратлар чүплеккә әйләнә башлады. Кешеләрне җирлиләр, Коръән ашлары уздыралар да оныталар. Быел җәй Студентлар тукталышындагы зират чытырманлыкка әйләнгән иде. Рәхмәт яусын, «Горкоммунхоз» директоры Фәнис Хәбибуллин җыештыртты. Һәр кеше үзенең туганы, дустының каберен тәртиптә тотарга тиеш дип саныйм.
– Нинди хыялларыгыз бар?
– Исәбем – Бөек Җиңүнең 80 еллыгында катнашу. Мин демонстрацияләрне сагынам. Элек без анда сигезәр кеше култыклашып, өчәр сәгать лозунглар кычкырып йөри идек. Демонстрацияләр кешеләрне берләштерә бит. Хор белән җырлау нигә матур? Чөнки җыр бергә көчле яңгырый. Юкка гына татар халкы «Күмәклектә көч» димәгән.
– Гөлзада ханым, Сезнең гомерегез эштә узган. Балаларга игътибарым җитмәде дип үкенгән чакларыгыз булмадымы?
– Мин аларны игътибарсыз, караучысыз калдырмадым бит. Эштә вакытта аларны тәрбияләргә күршеләрем Наҗия, Касыйм, җырчы Гөлсинә Сабирова, тәрбияче Роза булышты. Мин балаларга ниләр эшләргә кирәген язып калдыра идем. Алар шуларны эшләп, кечкенәдән мөстәкыйль булып үстеләр. Ял көннәрендә балалар теләгән бар эшне бергәләп эшли идек. Улларым каникул вакытларында лагерьларга барырга яраттылар. Марат йөгерү буенча чемпион да булды әле. Ул моряклар мәктәбенә йөрде. Армиядә моряк булып хезмәт итте. Хәзер беренче группа инвалид. Әмма ике куллы, ике аяклы кешеләрдән тизрәк, җитезрәк йөри. Эшләмәгән эше юк. Корабль макетлары күп ясады. Илдарым машина йөртүче булып эшли. Ике улым, дүрт оныгым бар. Бер киленем бала белән килде. Мин ул баланы да үз оныгым кебек яратам. Ул да: «Сез миңа үз әбием кебек», – ди. Ул бик оста рәсем ясый. Бер оныгым «Шелковый путь» предприятиесендә эшли. Оныгым Руслан армиядә, Саратовта химия-радиация гаскәрләрендә хезмәт итә. Софиябез 12нче мәктәпнең 6нчы сыйныфында укый. Сәнгать мәктәбендә саксофонда уйнарга өйрәнә.
– Сез бәхетлеме?
– Аллага шөкер, бәхетле. Олысы да, кечесе дә хөрмәт итә үземне. «Агросила» акционерлык җәмгыяте директоры Илшат Фәрдиев күргән саен кочаклап ала. Ул «Энергетик»ка беренче ремонт ясатучы булды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев әнисе кебек хөрмәт итә. ТР Сәнәгать министры Олег Коробченко меңнәр арасыннан күреп алып, кочаклап, рухымны, күңелемне күтәрә. Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов та әйбәт мөнәсәбәттә.
Тормышта кара дошманнарым юк, әмма көнләшүчеләр булды. Аңлашылмаучылыклар чыгып, мине эштән алып, кире куйдылар. Стресслар, җитди авырулар кичерергә дә туры килде. Аллаһы Тәгалә, дусларым ярдәме белән аларны лаеклы рәвештә җиңеп чыктым.
Мин Чаллы урамнарыннан горурланып йөрим. Аллаһка шөкер, Гидротөзүчеләр урамында, «Энергетик» мәдәният сарае янындагы җир асты кичүендә ремонт бара. Ремонт тәмамлангач, «Энергетик» мәдәният сарае янындагы җир асты кичүе диварына тарихка кагылышлы фотоларны урнаштырырга телим. Шәһәр, КАМАЗ тарихында тирән эз калдырган шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерәсе иде.
– Үзегезгә нинди бәя бирер идегез?
– Бу сорауга шәһәрдәшебез Кәүсәрия Шадаева-Ямалиеваның «Хәтер сандыгы» шигыреннән өзек белән җавап бирәм.
Буй җитмәслек шәхесләрне танып,
Апаем дип килеп кул биргән;
Олысына-кечесенә ярап,
Чакрымнарны атлап юл йөргән...
Язмышында Феникска охшаш,
Үлемсез кош – яшәү маягы!
Сыгылса да, торып баскан чәчәк –
Җил аудармас шайтан таягы!
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев