Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөмбә тәмле ризык, әмма белмичә җыю куркыныч

Поганканы ашаучыларның гомерен саклап калып та булмый.

Яңгырлар яуды, гөмәбәләр дә чыкты. Шәһәрдәшләребез тыныч ауга йөри башладылар. Чаллыда гөмбә җыярга яратучылар шактый. Аларның кайберләре белән сөйләшеп тә алдык.

Гөмбә җыючылар күп
Лилия Мөнированың әнисе мәрхүм Римма апа һәрвакыт кунакларны тәмле гөмбә белән сыйлый иде. Кызы Лилия дә аннан калышмый. «Беренче яңгырлардан соң ук гөмбәгә бардык. Алабуга урманыннан ак гөмбәләр җыйдык. Аларны чистартып, пакетларга салып, суыткычка тутырып куйдым», – диде ул. 

Чаллы татар дәүләт драма театры артисткасы Ләйсән Нургалиева да күп итеп гөмбә җыйган. «Без тормыш иптәшемнең туган ягында – Минзәлә районы Әтрәкле авылы урманында бик күп майлы гөмбәләр жыйдык, аларны маринадлап куйдык. Яшь бәрәңге белән пешереп ашадык та. Бик тәмле», – диде.
Гөмбәне җыю рәхәт кенә, ә менә эшкәртү күп вакытны ала. Өстәвенә, чистартканда куллар да карала. Блогер, газетабыз герое Дания Дәүләтьянова лайфхак белән бүлеште. Ул гөмбә чистартыр алдыннан кулга сыек май сөртсәң, кул каралмый, ди. 

Гөмбә – тәмле ризык. Ә менә белмичә җыйсаң, агулануың бар. Белгечләр гөмбәне танымасаң җыймаска киңәш итәләр.

Танымыйсың икән, иң яхшысы – аны җыйма
Л.Ганиева исемендәге 4нче шифаханә табибы Гөлсәрия Абдуллина  газета укучыларыбызга киңәшләрен бирде. 
– Гөмбә белән агулану кеше сәламәтлеге өчен шактый куркыныч. Шуңа күрә агуланып мөрәҗәгать итүчеләрнең һәрберсен хастаханәгә җибәрәбез. Шөкер, быел әлегә андый мөрәҗәгатьләр белән килүчеләр юк. 

Безнең якларда бер генә төрле агулы гөмбә бар. Ул – агулы гөмбә (бледная поганка). Иң куркынычы шул: бу гөмбәне еш кына ал гөмбә (сыроежка) белән бутыйлар. Кешеләр ал гөмбә җыябыз дип чынлыкта агулы гөмбә җыя. Поганканы ашаучыларның гомерен саклап калып та булмый. 

Мондый куркыныч хәлләр булмасын өчен түбәндәгеләрне истә тотыгыз: 

1. Гөмбәне танымыйсың икән, иң яхшысы – аны җыймаска. Җыя белсәң, шул ук көнне төрләре буенча аерып, черек, чирлеләрен ташлап, тиз арада эшкәртергә кирәк.
2. Күп ашамагыз.
3. Кешедән сатып алмагыз, чөнки сез аларның кайдан җыйганын белмисез. 
Гөмбә белән агулану гөмбә төренә генә түгел, бу ризыкны күпме ашауга да, кешенең яшенә, сәламәтлегенә дә бәйле. Агулануны балалар һәм өлкән яшьтәгеләр аеруча авыр кичерә. Бала организмы гөмбәне, гомумән алганда, эшкәртә алмый. Шуңа да Роспотребнадзор хезмәткәрләре 14 яшькә кадәрге балага бу төр ризыкны ашамаска киңәш итә. Бөер, бавырләре авырткан кешегә дә артык күп ашаудан тыелырга кирәк. Аны хәтта сау-сәламәт кешегә дә көненә 100-150 граммнан да күбрәк ашарга киңәш ителми. Ә башка ризыкларны гөмбә белән алыштырырга ярамый. Гөмбәнең җир астындагы җепселләре була. Ул әйләнә-тирәдән минераль матдәләрне үзенә суыра. Әгәр бу җир зарарлы матдәләр белән тулган икән, гөмбә составында да агулы матдәләр бар дигән сүз. Ә гөмбәдәге авыр металларның тозы бавыр, бөерләрнең зарарлануына китерә.

Халык шәһәр парк-скверларында, ишегалларында, автомобиль юлларында җыелган гөмбә ашап та агуланырга мөмкин. Киптерелгән, тозланган, маринадланган һәм консервланган гөмбәләрне чит кешеләрдән сатып алмагыз. Чөнки бер агулы гөмбә бөтен банканы бозарга мөмкин.

Агулансаң нишләргә?
Агулансаң активлашкан күмер кабарга; ашказанын юдыртырга;
эчәкләрне чистартырга (клизма ясарга); күп итеп сыеклык эчәргә һәм кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
Гөмбә белән агуланган вакытта «ялган тынычлык» (мнимое благополучие) вакыты да булырга мөмкин. Ягъни бу вакытта кеше үз хәлен яхшырды дип уйлый, ләкин бу алай түгел. Чөнки бледная поганка белән агуланганнан соң, хәлсезлектән кала башка бернинди билге дә булмаган вакыт 48 сәгать дәвам итәргә мөмкин. Аннан соң кеше гөмбә ашаганын онытып җибәрә, агулануны башка әйбергә сылтый... Шуңа күрә кулыгызга гөмбә алыр алдыннан татар халкының «Җиде кат үлчә, бер кат кис» дигән бик дөрес мәкален истән чыгармагыз. 

Фото Лилия Мөнировадан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гөмбә