Гөмбә җыеп өлгердегезме әле?
Геройларыбыз гөмбәне ничек эшкәртүләре турында сөйләде.
Бу ел үтә дә уңдырышлы булды: чия, алма, сливаларны урнаштырып кына бетердек, гөмбә уңышы да куандырды. Базар, кибет яннарында чиләк-чиләк гөмбә сатып утыручылар моның ачык бер мисалы.
Валентина Груздеваның фамилиясе дә үзенә туры килеп тора. Уңдырышлы елларда ел саен гөмбә тозлый ул. Кырныштан ук алып килеп сата. Гөмбәне Боерган ягына барып җыялар икән.
«Кечкенәдән гөмбәләрне аерам», – ди ул. Май аенда ук дуңгыз гөмбәсен (маслята) җыйган. Аннары августта кызыл гөмбәгә (рыжик) йөргән. «Бу – патшалар гөмбәсе. Аны чи килеш тә, салкын һәм кайнар ысуллар белән тозлап ашап та була. Мин тозлы гөмбәне май һәм суган белән ашарга яратам. Кызыл гөмбә белән беррәттән гөреҗдә дә өлгерә. Аның да берничә төре бар. «Мохнатый» дигәне тәмлерәк, әче түгел. Опятаны маринадлаганын да, тозлаганын да яратмыйм. Каты була. Аны чи килеш кыздырсаң тәмле. Элек әни кыздыра иде, өстенә сало (хайван мае) сала иде, шуңа ул бозылмый иде. Кыздырылган опятаны банкаларга да ябып була. Үзебез өчен төрле гөмбәләрдән 20 банка әзерлим, туганнарга да таратам, артык калганын сатам», – ди гөмбәче.
Валентина Груздева 5 литрлы кызыл гөмбәне – 500 сумга, ә гөреҗдәне 700 сумнан сата. 700 гр-лы банкада тозланганын 350 сумга бирә.
Валерий Бушуев быел 10-12 чиләк кенә җыйган. «Бакчадан бушаган вакытта гына урманга барам», – ди. Татарстан поселогы белән Ташкичү арасындагы аланга йөри. «Урманда пошилар бар, хәзер аларның «туй вакыты», сак булырга кирәк», – дип кисәтә гөмбәче. «Тукай районында шакаллар да йөри башлаган», – ди элек аучылык белән шөгыльләнгән әңгәмәдәшем. Валерий Бушуев күбрәк гөреҗдә, каен гөмбәсе, кызыл гөмбә җыйган. 5 литрлы чиләген 700 сумнан саткан.
Алабугада яшәүче Фәния Шиһапова инде 20 ел гөмбә маринадлый. 3 ел сату белән дә шөгыльләнә. «Пенсиягә чыккач акча җитми башлады», – ди. Иптәше белән гөмбәне Удмуртия якларына кадәр, экологик чиста урыннардан барып җыялар.
«Быел инде 100 банкадан артык әзерләдем, санаган да юк алай. Сатудан кергән керем 15 мең сумнан артык. Мин 0,5 литрлы банканы, нинди генә гөмбә булуына кармастан, 350 сумга сатам. Башкаларныкы кыйммәтрәк йөри. Арзан булгач, Чаллыдан ук килеп алалар. Бушлай килгән гөмбә дисәләр дә, аның чыгымы да, мәшәкате дә күп. Шуңа күбесе үзләре җыеп азапланмый, сатып кына ала бит. Җыеп эшкәртеп банкаларга тутырыр өчен бензинга, электр утына, газына, суына, банкаларына, капкачларына акча чыгарасы да бар», – дип бүлеште Фәния апа.
Валуй (бычки) быел әз икән, аны 3 банка гына ясаган. «Сатмыйм, үзебезгә калдырам, яратып ашыйбыз», – ди гөмбәче. Быел улы да өйләнгән. «Гаилә ишәйде, туган-тумачалар, кода-кодагыйлар белән бергәләп ашарбыз», – дип елмая. Кайбер көннәрдә 11 чиләк җыеп алып кайтканнар. Хәзер гөмбә сезоны ахырына якынлаша инде. «Яңгырлар бетте бит, явым-төшем булса, әле гөмбә булыр иде», – ди Фәния Шиһапова.
Кайбер гөмбәләр кортлый да башлаган инде. Кызыл гөмбә, гөреҗдә дә әз генә калып бара икән. Әлегә каен һәм усак гөмбәләрен җыеп була әле.
Людмила Сальникова: «6 яшьтән гөмбәләрне аерам да, җыям да», – ди. Тик менә 3 ел инде аяклары йөрми, уллары алып кайтып биргән гөмбәне генә эшкәртеп тора. Бу эшкә малайларын да кечкенәдән өйрәткән, 2-3 чиләк җыеп алып кайталар.
«Гөмбә ел да булмый, булганда ашап, ясап калырга кирәк. Каймак, ипи белән гөреҗдәне уып ашарга яратам. Гөреҗдәне әби өйрәткәнчә тозлыйм, бик тәмле була», –ди ул.
Әбисеннән калган рецепт белән дә бүлеште шәһәрдәшебез. Ул гөреҗдәне бакларга салып тозлый.
Юылган гөмбәләрне эшләпәсен өскә каратып бер рәт тезергә, өстенә тоз сибәргә, тагын шулай бак тулганчы кабатларга. Тулгач, өстенә марля каплап, берәр авыр әйбер белән бастырып куярга. Шул рәвешле гөмбә бер атна тора, тозлана. Аннары аларга рассол әзерләп, тәмләткечләр салып банкаларга тутырырга мөмкин. Тәмләткечләрнең иң гадиен – канәфер, укроп орлыгы, берничә түгәрәк борыч, тоз, дәфнә (лавр) яфрагы гына саласы.
«Мин 3 литрлы банкаларга тозлыйм, болай эшләгәндә суыткычта урынны әзрәк ала. Әгәр сораучы булса, кечерәк банкаларга бушатып бирәм. Ак гөмбәне дә яратабыз. Мин аны яхшылап чистартам, әмма юмыйм. Чиста чүпрәккә төреп суыткычта саклыйм. Аннары шуны ашка салам, шулпасы телеңне йотарлык була», – дип серләре белән бүлеште шәһәрдәшебез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев