Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Госпитальгә – җылы юрганнар

«Шәһри Чаллы» «За жизнь» төркеме һәм Чаллыдагы ДОСААФ җәмгыяте белән берлектә акция игълан итте. Аның кысаларында шәһәрдәшләребез госпитальгә юрганнар китерде.

«За жизнь» гуманитар ярдәм төркеме кызлары, аларны җыеп, махсус хәрби операциядә яраланган ир-атларны кабул итү урынына илтәчәк. 

Җыю пунктына юрганнарны китереп бирүче Елена Забродина башта фамилиясен күрсәтмәвебезне сорады. «Нәрсәсе бар инде аның? Күпләр шулай ярдәм итә», – диде ул. Тик газетада бары тикшерелгән мәгълүмат, фактлар гына бирергә кирәклеген аңлаткач, әйтергә риза булды. Ул үзенең «За жизнь» төркеме җитәкчесе Диләрә Гәрәева белән 20 еллап таныш булуын сөйләде. 

– Аның фидакарьләрчә гуманитар ярдәм җыюын, хәрби медикларны кайгыртуын күзәтеп барсам да, үземә кагылмый диебрәк уйлый идем. Һәм бервакыт күңелем әллә нишләде. Әйе, солдатларны ашаталар, киендерәләр. Тик егетләргә безнең кайгыртуны тою мөһим. Кешегә күңел җылысы кирәк. Аеруча авыр вакытта. Аннары минем балалар Булат белән уйнап үсте. (Булат – Диләрә Гәрәеваның гуманитар ярдәм җыя башлауга сәбәпче булган туганы. Авт.). Ә ул медик, яраланган солдатларны коткара, гомерләрен саклап кала. Егетләр өчен борчылам. Шуңа күрә бу акциягә көчемнән килгәнчә ярдәм итәргә булдым. Кайсы танышларым юрганым бар, бирәсем килә дип хәбәр итә, шуларны барып алып, складка китереп бирәм. 

Әлеге акциягә кушылган тагын бер актив шәһәрдәшебез газета героебыз булып чыкты. Екатерина Денисенко – Чаллыда югалган кешеләрне эзләүче волонтерлар отряды администраторы. 

– Мин Чаллының 12нче мәктәбендә укыдым. 81нче елны тәмамлаган дүрт параллель сыйныф бик дус идек, хәзер дә үз Ватсап төркемебез бар. Шунда бу акция турында хәбәр итүем булды, сыйныфташым Наил 20 яңа юрган илтеп биргән! Акчалата күчерүчеләр дә булган. Галина кышка тәмле салатлар ясап, банкаларга тутырып, ватылмас өчен аларның һәркайсын көпшәк пленка белән төреп, посылка китергән, шәфкать туташларына тапочкилар бәйләгән. 

Мин «Мы» иҗат төркемендә эшлим. Хезмәттәшләремә дә әйттем. Сәнгать җитәкчесе Светлана Әхмәдьянова да юрганнар җибәрде, бакча уңышын банкаларга ябып әзерләп куйган.

«Искра» бакчачылык ширкәтендә дачабыз бар. Андагы төркемдә дә яздым. Күршем Римма иң беренче булып сигез одеял әзерләп куйды. Кулланылган юрганнарын яхшылап юган, киптергән. 

«Василиса» төркемендә 15-20ләп кеше бар, алар да кушылды. 

Мин кешеләргә аңлатырга тырышам инде – госпитальгә озатылган икән, димәк, солдат каты яраланган. Андый вакытта кеше туңа, хәлсезләнә. Өстәвенә, урын бушаганчы аларга шактый вакыт урамда көтәргә туры килә. Ә ул якларда һава дымлы, димәк, салкыннар да ныграк сизелә. Менә шул вакытта без җибәргән юрганнарның кирәге чыга да инде. Алар җылыны гына түгел, гомерне дә саклап кала. Ә Диләрәне мин безнең заманның герое дияр идем. Андыйлар бик аз», – ди Екатерина Денисенко.  

Диләрә Гәрәева газета укучыларыбызга яхшы таныш. Без аның бертуган апасы Лилиана (Булатның әнисе) белән фронтка ярдәмне үз машиналары белән озата баруларын язган идек. Аның хәрби медикларга ярдәм җыюын да даими яктыртып барабыз. Шуңа юрган кебек зур әйберләр җыярга мөмкинлек чыгу белән ул безгә акция оештыру тәкъдиме белән чыкты. Социаль челтәрләрдә укучыларыбыз аны күтәреп алды. Бүгенге көндә 100дән артык юрган җыелган. 

– Юрганнарны бишәрләп тартмаларга тутырабыз. Аңа кадәр мин аларны җилләтәм. Чиста, ныклы юрганнарны, аеруча яңаларны китерүчеләргә бик рәхмәтлемен. Тик, кызганычка каршы, алдан кисәтүгә карамастан, иске мамык юрганнар алып килүчеләр дә бар. Алар гадәттә төрелгән була, шундук күренми. Ачып карасам, кайберләрендә начар ис була, ул гына да түгел, күгәрек тә очрый. Ә бит ул юрганнар госпитальгә китә. Анда бит ачык яралы кешеләр, чисталык, хәтта стерильлек шартлары кирәк. Икенчедән, хәрби хәрәкәт зонасында җылылык юк, мамык тиз күгәрә, ә бу бактерияләр дигән сүз.

Аннары мин беренче чиратта табиблар, аларның сәламәтлеге турында уйлыйм. Без китергән әйберләр аларга зыян салырга тиеш түгел. Медиклар болай да җитми, – ди Диләрә ханым. 

Юрганнарны җыю өчен бүлмәне Чаллыдагы ДОСААФ җәмгыяте тәкъдим иткән.

– Сентябрь башында миңа Илнур Юскаев шалтыратып, шундый урын барлыгын әйтте. Безгә бүлмә ошады, чөнки аның урамнан керү өчен аерым ишеге бар, җылытыла. Беренче кат булуы да мөһим – шактый авыр әйберләрне ташырга туры килә бит. Бу урын булмаса, юрган җыюга гомумән тотынмас идем, гәрчә алар һәрвакыт кирәк булса да. Чөнки быел Булат эшли торган госпитальдә урыннар артты – элек 60 кешегә исәпләнгән булса, хәзер 150 яралыны кабул итә ала, – ди Диләрә Гәрәева. 

/ Сәрия Гарипова фотолары 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев