Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Гринландия» бөтенроссия музыка фестиваленә гариза биреп була

«Ә мин Россиядә яшим!» - "Гринландия"нең якын дусларының берсе, җырчы һәм композитор Сергей Трофимов (Трофим) җырыннан әлеге юл конкурсның исеме һәм темасына әверелде. Быел җырчыларга, сүз һәм музыка авторларына нәкъ менә шул тема буенча фикер алышырга тәкъдим ителә.

Быел конкурс 2 этапта үткәрелә.

1 этап – гаризалар җыю, ай дипломантларын сайлау 2022 елның 30 апреленә кадәр үткәрелә.

2 этап – лауреатларны сайлау, интернет-тавыш бирү, 2022 елның 1 маеннан алып 2022 елның 31 маена кадәр конкурска йомгак ясау. Лауреатларга диплом һәм 15 000 сум күләмендә акчалата бүләк тапшырыла. Шулай ук тавыш бирү барышында «Халык җиңүчесе» билгеләнәчәк, ул 30 000 сум күләмендә акчалата бүләк алачак.

Быел җыр-шигъри конкурста катнашучылар өчен "Россия үзенекеләрен ташламый!" дигән өстәмә номинация барлыкка килде. Әлеге номинациядә авторлар, башкаручылар һәм коллективлардан Россия халыкларының рухи һәм сугышчан батырлыгына багышланган җырлар һәм шигырьләр кабул ителәчәк.

Конкурста сүз һәм музыка авторлары, композиторлар, шагыйрьләр, башкаручылар, дуэтлар, ансамбльләр һәм хорлар катнаша ала. Шулай ук махсус номинацияләр каралган: «Видеоклип»; «Иосиф Кобзон репертуарыннан җырларны иң яхшы башкаручы».

Конкурска гаризалар grinlandia-kirov@mail.ru электрон почтасы аша һәм «Вконтакте» төркемендә кабул ителә.

Нигезләмә белән монда танышырга мөмкин: https://grinlandia.ru/konkurs/polozhenie-o-provedenii-vserossiyskogo-zaochnogo-pesenno-poeticheskogo-konkursa-a-ya-zhivu-v-rossii.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев