Быел гриппка каршы вакцинаны иртәрәк башладылар
Чаллының 3нче шәһәр шифаханәсендә прививка ясату әһәмияте турында сөйләделәр.
Табиблар гриппка каршы чараларны алдан күрергә киңәш итә.
– Грипп – аеруча йогышлы вируслы авыру, аның белән теләсә кем авырырга мөмкин. Инфекция кешедән кешегә йөткергән, төчкергән яки сөйләшеп торган вакытта да күчә. Грипп симптомнары – тән температурасы 38 градустан артып китү, баш авырту, күз алмалары авырту, буыннар һәм мускуллар авыртуы, хәлсезлек, өшү. Соңрак бу билгеләргә тамак авыртуы, йөткерү, томау да кушылырга мөмкин. Мондый симптомнар күзәтелсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый. Чөнки респиратор инфекцияләрдән аермалы буларчак, грипп белән авырганнан соң кеше өзлегергә мөмкин. Пневмония, синусит, ринит, бронхит, отит, миокардит кебек авырулар башлануы, үпкәләргә һәм бавырга да зыян килүе ихтимал, – ди 3нче шәһәр шифаханәсенең медицина өлкәсе буенча баш табиб урынбасары Ольга Юминова.
Вакытында вакцина ясату 90 процент очракта гриппны булдырмый калдырырга ярдәм итә. Авырган очракта да, ул катлаулы формада булмый һәм организмга зарар китерми. Прививка – грипптан саклануның һәм иммунитетны ныгытуның бердәнбер дөрес ысулы, дип билгеләп үттеләр табиблар лекция вакытында.
Эпидимиолог Эльвира Сафина белән прививка ясатырга кирәкме, йөкле хатын-кызларга вакцина кадатырга ярыймы – шул турыда сөйләштек.
– Чаллыда прививкаларны ясату 15 августтан соң башлана, ул вакытта медицина оешмалары вакцина белән тәэмин ителә. Әйтергә кирәк, быел әлеге чаралар бераз иртәрәк башланды. Икенче, өченче триместрга күчкән йөкле хатын-кызлар, балалар һәм медицина хезмәткәрләре өчен вакцинаның беренче партиясе килде инде. Бу категория кешеләр хәзер актив рәвештә прививка ясата. Бераз соңрак вакцинаның икенче партиясе килүе көтелә. Барлык кешеләргә, бигрәк тә хроник авырулардан интегүчеләргә, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә, аерым һөнәрләр буенча риск төркемендәге кешеләргә, укытучыларга, студентларга, хезмәт күрсәтү, транспорт өлкәсендә эшләүчеләргә, хәрби хезмәткә чакырылучыларга, дәүләт чиге аша үткәрү пунктларында, вахта ысулы белән эшләүчеләргә, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә прививка ясатырга киңәш ителә.
Шунысы бар: вакцина компонентларына аллергик реакция, аллергик авырулар, тән температурасы югары булганда, хроник авырулар кискенләшкән вакытта прививка ясатырга ярамый.
Вакцинация бушлай үткәрелә. Шәһәрдәшләр яшәү урыны буенча теркәлгән шифаханәләргә мөрәҗәгать итә алалар. Аларны башта табиб-терапевт тикшерә, әгәр пациентның бернинди зарлары, вакцинаның сәламәтлегенә ярамавы турында күрсәтмәләр (противопоказания) булмаса, прививканы махсус кабинетта ясыйлар, – дип сөйләде ул.
Моннан тыш Эльвира Илгизәровна грипптан ничек сакланырга кирәклеген аңлатты.
– Авыру билгеләре булган кешеләр белән аралашканда якын тормагыз, битлек кисәгез яхшы. Даими рәвештә кулларны сабын белән юыгыз яки спирт, составында спирт булган эремәләр белән сөртегез. Авызыгызга һәм борыныгызга юылмаган куллар белән кагылмагыз. Кешеләр күп җыелган урыннарда булу вакытын мөмкин кадәр кыскартыгыз. Җәмәгать транспортында каты йөткергән һәм төчкергән кешеләрдән читтәрәк торыгыз. Күп кеше йөри торган чараларга, бигрәк тә ябык бүлмәләрдә уздырыла торганнарына йөрмәгез. Авыру йоктырган туганнар һәм дуслар белән, алар тулысынча терелеп беткәнче очрашмагыз. Шулай ук нык туңмаска һәм иммунитетны ныгытырга тырышыгыз.
Профилактика максатыннан витаминнарга бай ризыклар – суган, сарымсак, кәбестә, мүк җиләге, карлыган, сырганак, нарат җиләге, лимон, бал һ. б. күбрәк кулланыгыз. Иммун системасын ныгыту өчен сәламәт яшәү рәвеше (тиешенчә туклану, физик активлык, тәмәке тартудан һәм алкоголь эчүдән баш тарту) алып барыгыз. Моннан тыш сыйфатлы итеп, җитәрлек йоклау да – профилактиканың нәтиҗәле ысулы, моны игътибарсыз калдырмагыз, – дип билгеләп үтте табиб-эпидимиолог.
- Вакцина үзе авыру китереп чыгармый.
- Саклагыч антитәнчекләр организмда вакцинациядән соң 1-2 атна эчендә эшләп чыгарыла башлый.
- Иммунитет 1 елга кадәр саклана. Шуңа күрә ел саен гриппка каршы вакцинация ясарга киңәш ителә.
- Вакцина кеше организмын әлеге эпидемия сезонында актуаль булган һәм вакцина составына кергән грипп вирусы штаммнарыннан саклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев