Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ГТО кире кайтты

Шәһәр мәктәпләрендә ГТО нормалары тапшыру башланды. Беренче этапта 7 төр буенча спорт мәйданчыкларында 5-11нче сыйныф укучылары өч көн дәвамында үз көчләрен сынады. Өлкән һәм урта буын кешеләре хәтерлидер, Совет чорында, 1931 елдан алып 1991 елга кадәр ГТО (Готов к труду и обороне СССР) нормаларын, яшь үзенчәлекләренә карап, һәркем тапшыра иде....

Шәһәр мәктәпләрендә ГТО нормалары тапшыру башланды. Беренче этапта 7 төр буенча спорт мәйданчыкларында 5-11нче сыйныф укучылары өч көн дәвамында үз көчләрен сынады.

Өлкән һәм урта буын кешеләре хәтерлидер, Совет чорында, 1931 елдан алып 1991 елга кадәр ГТО (Готов к труду и обороне СССР) нормаларын, яшь үзенчәлекләренә карап, һәркем тапшыра иде. Әлеге нормаларны үтәргә тиеш булу илнең 10 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге халкын билгеле бер дәрәҗәдә сәламәт яшәүгә тартты. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә, һөнәри уку йортларында, спорт оешмаларында ГТО нормалары тапшыру яшьләргә патриотик тәрбия бирү системасының нигезен тәшкил итә иде.

2014 елда РФ Президенты Владимир Путин ГТО системасын кайтару турындагы указга кул куйды. ГТО нормалары тапшыру быелгы уку елыннан мәктәпләргә кертелә һәм РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов сүзләренә караганда, 2015 елдан башлап, ГТО комплексы тапшыру нәтиҗәләре югары уку йортларына кергәндә дә исәпкә алыначак.

Мәктәпләрдә 17 төр буенча ГТО нормативлары билгеләнгән һәм аларны өч этапта - сентябрь-октябрь, январь-февраль, апрель-май айларында тапшыру каралган.

Шәһәр мәктәпләрендә нормативлар тапшыру оешкан төстә өч көн дәвамында - 22-24 сентябрь көннәренә билгеләнгән иде. "Иң элек балаларга ГТО нормалары турында сөйләү-аңлату алып бардык. Нормативлар тапшыру ирекле, беркемне дә мәҗбүр итмәдек. Беренче көнне физкультура буенча төп сәламәтлек төркемендәге - 5-6нчы, икенче көнне - 7-9нчы, өченче көнне 10-11нче сыйныф укучылары ГТО нормалары тапшырды, - ди 28нче мәктәпнең физкультура укытучысы Марина Анатольевна Дюжикова (рәсемдә). - Балаларның яшь үзенчәлекләренә карап, нормативларда бераз аермалар бар. Кечерәк сыйныфларда гәүдә сыгылмалылыгын яхшыртуга, ә югары сыйныфларда мускулларның көчен арттыруга караган күнегүләргә игътибар юнәлдерелгән. Кызларга белән малайларга каралган нормативлар да төрле. Җәйге төрләр буенча нормативларны уңышлы тапшырдык".

ГТО нормативлары тапшыру өчен база спорт мәйданчыклары итеп билгеләнгән 6 мәктәп яны спорт мәйданчыгыннан тыш, шәһәр спорт объектлары ("Җиңү", "Яр буе" парклары һ.б.) бу көннәрдә гөж килеп торды. Үзләренең нигә сәләтле булуларын сынап карау, мөгаен, укучыларның үзләренә дә бик кызык булгандыр.

Шәһәр күләмендә җәйге спорт күнегүләре буенча ГТО нормативлары тапшыру нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел. Ә кышкы төрләр буенча үткәрелүче чираттагы этап январь-февраль айларына тәгаенләнгән. ГТО тапшыру өчен барлыгы 19 төр буенча нормага сыешу кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев