Гүзәл Әхтәмова: «Рэкетирлар акча түләмәсәң товарга зелёнка сибәләр иде»
«Шәһри Чаллы»ны яратып укучы шәһәрдәшебез тормыш юлы турында сөйләде.
«Шәһри Чаллы»ны яздыручылар газета белән ничек танышкан? Нинди язмаларны аеруча яратып укыйлар? Бу сораулар белән абунәчеләребезгә (подписчиклар) мөрәҗәгать иттек. Аннары, аларның үз язмышлары кызыксындыра безне. Чөнки тормыш юлы турында китап язарлык кешеләр бар. Бу язмамның герое – илебездә юклык, буталчыклык чоры булган 90нчы елларда югалып калмаган Гүзәл Әхтәмова. Ул чарасызлыктан, акчасызлыктан базарга сатарга чыга, үз җилкәсендә товар ташып шәһәрдәшләребезне киендерә. Газетага аны кызы – мәкалә героебыз, чәкчәк пешерү остасы Алия Ганиева яздырды. Бер генә ел таныш басманы әңгәмәдәшем якын дустым дип атый.
Гүзәл Әхтәмова 1992 елда эшсез кала. Декреттан гына чыккан вакыты. Нишләргә? «Тоттым да базарга сатарга чыгып киттем. Берни белмибез, сорарлык кеше, өйрәнерлек дәреслекләр дә юк иде. Бар да безнең ишеләр, интеллигентлар», – дип искә ала әңгәмәдәшем.
Ирем Нәсим алтын куллы минем, ди Гүзәл ханым. Иптәше бүрекләр тегә, ул сата. Сату итүдә дә тәртип юк, Үз юллары белән, авырлыкларны ерып алга баралар. «Хәзер ул вакытларны искә алам да шаккатам. Төрлесе булды инде. Иртән-иртүк «Апа, акча!» дип рэкетирлар килеп баса иде. Түләмәсәң товарга зеленка сибәләр. Хәтерлим, 93нче елны Мәскәүгә товарга бардым. 13 сәгать буе 3нче полкада – түбә астында ук ятарга туры килде! Икенчесендә юлда сары авыруы ияртеп кайтканмын – ике ай хастаханәдә яттым. Аннары кышлары суык иде – киез итек, сырган чалбардан басып торсак та туңа идек. Тора-бара эшнең җаена кереп киттек, товарыбызны әйбәт алдылар – һәркем кешедән ким күренмәскә, чәшке бүрек, формовка алып кияргә тырыша иде. «Одежда» кибетендә урын алып, 15 ел шунда саттык».
Төн йокыларын калдырып эшләгәч, тырыш гаилә күңелле итеп ял итәргә, балаларга дөнья күрсәтергә дә җаен таба. Төркия, Мисырга, илдәге санаторийларга баралар. Кызлары Алия, Лилия үзләре дәрес карый, үзләре ашарга пешерә, яхшы укыйлар. Мөстәкыйль булып үскәч, тормышта да үз урыннарын тапканнар – икесе дә эшмәкәр.
Пандемия вакытында башка бик күп кибетләр ябылгач, Әхтәмовларның ноктасы да эштән туктый: «Хәзер инде чәшке бүрекләрнең кирәге дә калмады – кешеләр машинада гына йөри, артык җылы киенми. Хәер, эш юклыкка зарланмыйм – бакчабыз зур, оныкларны үстерешәм. Аллага шөкер, сихәтлегем булганда тик тормаска инде. Ак мәчеттәге кичке курсларда ислам дине нигезләрен өйрәндем, шулай да әле төшенәсе белемнәрем бар», – ди ул.
Әйткәнемчә, безнең газетаны узган елдан укый. «Ничек шулай булгандыр, моңарчы мин «Шәһри Чаллы» барлыгын белмәдем. Якын дус кебек газетадан мәхрүм калыр идем. Бик ошый ул миңа! Аллага шөкер, вакытында китерәләр. Ул хат ташучы кызларның хәленә керергә тырышып, сатарга алып килгән чәйләрен дә алгалыйм. Газетаны кертү белән бер сулышта укып чыгам. Файдалы киңәшләрне кызыксынып укыйм, яңалыкларны. Язмышлар турындагы мәкаләләрне яратам. Кайберләрен укыгач, бала йоннарым кабара – алар өчен борчылам, кайгырам, шаккатам. Кайвакыт танышлар турындагыларын бастырасыз. Андыйларын кабат-кабат укыйм, берни дә төрмим, шкафка алып куям. Шулай җыйгач, Тукай районы Югары Суыксу авылында, сеңлем Гөлназ тәрбиясендә яшәүче әнием Лүзиягә кайтарам. Аңа 83 яшь. Аллага шөкер, бик зиһенле ул, илдә-көндә ни булган, барыннан да хәбәрдар».
Телефоннан Лүзия апаның үзе белән дә аралашып алдык. Күзлексез укый икән газетаны, сөбханалла! Ул авылга кайтып сыер савучы булып эшләгәнче Чаллыда төзелештә катнашканын искә алды. «Авылга кайтып китсәм дә, шәһәр дип яшәдек, иптәшем Саим дә КамГЭСэнергостройда эшләде. Шуңа кызым алып кайткан газеталарда беренче итеп таныш фамилияләр юк микән дип карыйм. «Шәһри Чаллы»ны бик яратып укыйм. Ии, кайнап тора Чаллы! Ул пятачокларын гына әйт инде. Мин белгәндә андый түгел иде әле шәһәр. Бер Үзәк урам бар иде, су буеннан пароходлар йөри иде», – дип хатирәләрен барлый әңгәмәдәшем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев