Һәлакәттә 5 кеше вафат булды
Фаҗига Татарстан районында килеп чыкты.
Әлки районындагы коточкыч юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 5 кешенең гомере өзелде.
11 апрель кичендә җиңел машина йөртүче тизлекне арттырып алдында барган «Беларус» тракторына бәрелә. Нәтиҗәдә трактор әйләнеп каплана, җиңел машина юл кырыена төшеп китә.
Фаҗига урынында «Лада» автомобиленең 28 яшьлек йөртүчесе, 56 яшьлек тракторчы һәм 26, 31 яшьлек ике пассажир һәлак була.
12 апрель иртәсендә тагын бер кеше: 28 яшьлек пассажир хастаханәдә үлде.
Шулай итеп ашыгу һәм тизлекне арттыру нәтиҗәсендә вакытсыз 5 кешенең гомере өзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев