Халык сәламәтлеге – иң кыйммәтле багланыш
Шушы көннәрдә Чаллыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы медицина советының киңәйтелгән утырышы булды. Аның эшендә ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова һәм шәһәр хакиме Наил Мәһдиев катнаштылар. Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Олег Сабаев үзенең чыгышында 2015 елда халыкның сәламәтлеген саклау юнәлешендә...
Шушы көннәрдә Чаллыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы медицина советының киңәйтелгән утырышы булды. Аның эшендә ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова һәм шәһәр хакиме Наил Мәһдиев катнаштылар.
Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Олег Сабаев үзенең чыгышында 2015 елда халыкның сәламәтлеген саклау юнәлешендә башкарылган эшләргә йомгак ясады, проблемаларга тукталды, 2016 елда кичектергесез хәл ителергә тиешле бурычлар белән таныштырды. Табибларыбызның һөнәри осталыгын бәяләү, диагностикалауда югары технологияләрнең әһәмиятен дәлилләү йөзеннән, мисаллар китерде. Әйтик, 2015 елда чаллылыларның уртача гомер озынлыгы 74 яшькә җитте. Бу Россия күрсәткеченнән - 4 , уртача республиканыкыннан 2 елга озынрак.
Узган чорда Чаллы халкына 2742 югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелгән, шул исәптән, 1789 пациентка - йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча. Нәтиҗәдә, кан әйләнеше системасы хасталарыннан үлем-китем 8,6%ка кимеде. Гомумән, йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы кысаларында эре сәнәгать предприятиеләрендә һәм җәмәгать урыннарында 200дән артык акция оештырылды. Сәламәтлекләренә һәрдаим куркыныч янаган 29 238 пациент ашыгыч ярдәм күнекмәләренә өйрәтелде.
Башка күрсәткечләрдә дә алга китеш күз алдында. Узган чорда юл-транспорт һәлакәтләрендә гомер өзелү 25,7%ка кимеде. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең травмотология үзәгенә 540 кеше, шул исәптән, М-7 федераль трассасында зыян күргән 82 юлаучы мөрәҗәгать иткән. 499 кеше, шул исәптән, 69 бала госпитальләштерелгән.
Чаллының демографик күрсәткече дә куанычлы. 2015 елда шәһәребездә 10343 сабый дөньяга килде. Бу 2014 елгыдан 200гә күбрәк.
Ләкин, уңай күрсәткечләр белән беррәттән, хәвефле фактлар да җитәрлек. Иң аянычы - яман шеш авыруларыннан үлем-китем елдан-ел арта. Соңгы елда гына әлеге күрсәткеч 14,5% тәшкил итте. Бүгенге көнгә 20 000 чаллылы онкология исәбенә теркәлгән. Статистикадан күренгәнчә, якын киләчәктә һәр сигезенче хатын-кызга - күкрәгендә яман шеш ачыклану, һәр ир-егеткә мәни бизендә рак куркынычы яный. Нигездә, яман шеш авырулары 50 һәм 69 яшь аралыгында иң күп ачыклана. Узган елда теркәлгән яман шеш авыруларыннан беренче урында - ашказаны рагы, икенчедә - хатын-кызларның күкрәкләрендә яман шеш, өченчедә - тән тиресендәге рак. Һәрдаим искәртеп, кисәтеп торуга карамастан, үз сәламәтлекләренә битарафлар шактый. Ярты сәгатьлек тикшерүгә вакыт таба алмаучылар, ракны башлангыч чорында ачыклау өчен иң кирәкле вакытны кулларыннан ычкындыра. Бигрәк тә туры эчәкләрендә һәм үпкәләрендә яман шеш башланганын сизми йөреп, авыртуга түзә алмый башлагач кына килүчеләр шактый. Бу бигрәк тә ир-егетләргә кагыла, дип ассызыклап, борчылуын җиткерде шәһәр онкология үзәге баш табибы Илсур Мөкатдәс улы Вәлиев. Чыннан да, бүген Чаллыга диагностика, дәвалау һәм тернәкләндерү цикллары бер бинага тупланган югары технологияле онкология үзәге кирәк. Авыруларының үз вакытында тиешле медицина ярдәме ала алмавы да бит диагностиканың бер урында, дәвалауның икенче хастаханәдә башкарылуы белән сузыла, диде баш белгеч.
ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин бу нисбәттән, Чаллыда заманча онкология үзәге төзүгә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус күрсәтмәсе барлыгын әйтеп, проектның инде күзаллануы турындагы яңалыкны җиткерде. Чаллы табибларының потенциалы югары булуын һәм югары квалификацияле табиблардан торган креатив команданың республика сәламәтлек саклау системасына лаеклы өлеш кертүен дә ассызыклап әйтте министр.
Катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү дәвам итә. Быел 2нче шәһәр хастаханәсе стационарын капиталь төзекләндерүгә 176 млн сум бүлеп бирелде. 7 нче шифаханәне өлешчә төзекләндерү - 6 млн 910 мең сумга, 6нчы шифаханәне яңарту 6 млн 630 мең сумга төшәчәк. Тагын 3 медицина учреждениесе Уңай мохит" программасына кертелде.
Киңәшмәдә югары квалификацияле белгечләргә кытлык көнүзәк проблема итеп куелды. Бүген Чаллыда табиблар белән тәэмин ителеш 54,7% тәшкил итә. Әлеге мәсьәләне хәл итү максатында, шәһәр хакимияте уку бәясенең 50 процентын түләү шарты белән, булачак табиблар белән килешүләр төзи. Чаллыдан шундый 28 студент Казан дәүләт медицина университетында белем ала. Ләкин бу күлдәге тамчыга тиң. Соңиаль ипотека программасы буен:ча торак белән тәэмин итү шарты белән дә яшь белгечләрне Чаллыга җәлеп итү юнәлешендә җитди сөйләшүләр бара. Узган ел гына Чаллыга республика районнарыннан һәм башка төбәкләрдән 166 белгеч күчеп килде. Бу юнәлештә эш тукталмаячак,. Чөнки халык сәламәтлеге - иң кыйммәтле багланыш, дип ассызыклап әйтте шәһәр хакиме Наил Мәһдиев.
ТР медицина советының йомгаклау утырышы Чаллы халкының сәламәтлеген саклауда уңышларга ирешкән, пациентларының ышанычын казанган медицина хезмәткәрләрен бүләкләү белән төгәлләнде.
Рәзинә Насыйбуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев