Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Халыкны нәрсә борчый?

Әлеге сорауга шәһәрдәшләребезне борчымый торган берәр тармак бармы икән, дип җавап бирәсе килә. Узган 9 айда гына җирле үзидарә органнарында 7050 язма дәгъва каралган. Шәһәрнең рәсми сайтындагы интернет кабул итү бүлмәсенә 2630 кеше мөрәҗәгать иткән. 2637 чаллылыны (49%ы пенсионерлар) төрле дәрәҗә җитәкчеләр шәхсән кабул иткән. Чаллылыларны нинди проблемалар борчый соң?...

Әлеге сорауга шәһәрдәшләребезне борчымый торган берәр тармак бармы икән, дип җавап бирәсе килә. Узган 9 айда гына җирле үзидарә органнарында 7050 язма дәгъва каралган. Шәһәрнең рәсми сайтындагы интернет кабул итү бүлмәсенә 2630 кеше мөрәҗәгать иткән. 2637 чаллылыны (49%ы пенсионерлар) төрле дәрәҗә җитәкчеләр шәхсән кабул иткән. Чаллылыларны нинди проблемалар борчый соң?

"Иң авырта" торганнары, әлбәттә, торак-коммуналь хуҗалыгы эшчәнлегенә, шәһәр юлларына, аеруча кварталлар эчендәгеләренең торышына, өлешләп түләүле торак төзелешенә кагыла. 65нче микрорайондагы алданган "өлешче"ләр турында гына 266 хат килгән. Халык шулай ук җәмәгать транспортында хезмәт күрсәтүнең тиешле дәрәҗәдә булмавыннан, кайбер машина йөртүчеләрнең тупаслыгыннан зарлана.

"Халык контроле" системасын да актив куллана чаллылылар. Узган чорда гына әлеге порталга 596 мәгълүмат урнаштырылган. Шәһәрдәшләр, нигездә, территорияләрне төзекләндерүдәге, юл-транспорт хәрәкәтен оештырудагы җитешсезлекләр хакында борчылып яза. Йорт яннарына керү юлларын томалап, тротуарларга, газоннарга тезелгән җиңел машиналар проблемасын тиз арада хәл итүне таләп итә. Сораулар, гозерләр, чыннан да, бик күп. Ә кайчан һәм ничек хәл ителүе һәр тармак өчен җаваплы җитәкчеләрдән, вазыйфаи затлардан тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев