Һәрбер очыш китап язарлык
«Очып китәсең... Таулардан өскә күтәреләсең... Әйтеп бетергесез матурлык!» – дип сөйли беренче класслы пилот Гарәфетдин Вәлиев.
Кукмара төбәге тыйнак шәхесләргә бай. Шундыйларның берсе – Гарәфетдин Вәлиев. Ул 33 ел буе корыч кош иярләгән, 12 мең сәгать һавада очкан якташыбыз. Айларга, елларга күчерсәң, бу ел ярым вакыт. «Һәрбер очыш китап язарлык», – ди Гарәфетдин абый.
Ул 1958 елда Кукмара районы Чишмәбаш авылында гаиләдә тугызынчы бала булып дөньяга килә. Мәктәптә әйбәт укый, тырыш була. Башлангыч мәктәпне гел «5»легә генә тәмамлый. Урта мәктәпне бетергәндә аттестатында ике генә «4»лесе була.
1975-76 елларда Чишмәбаш авылы клубын җитәкли. Җиде ай гына эшләсә дә, шушы дәвердә күп кенә чаралар үткәрә, спектакльләр куялар, күрше авылларга гастрольләргә йөриләр. Спектакльдә катнашырга артистлар эзләгәндә кызлар «Бал алып чыксаң гына уйныйбыз» ди торган булалар. Чөнки Гарәфетдин атаклы балчылар нәселеннән була.
«Әйбәт укыгач, очучы буласым килде», – дип сөйли Гарәфетдин абый. 1976 елда Оренбург өлкәсенең Бугуруслан шәһәренә очучылар әзерли торган училищега керә. Анда өч ел укыгач, Казанга кайтып авиакомпаниягә эшкә урнаша. Башта кечкенә «АН-2» самолетында оча. Унике кеше сыя торган «кукурузник» була ул. Кыш көне районнарга кеше ташыса, җәйләрен колхоз кырларына ашлама сибә. «Самолет кечкенә булганлыктан, тирә-як аермачык, авыл, шәһәрләр генә түгел, кешеләрнең эшләгәннәренә кадәр күренә. Урманчы белән урманнарны карап, тикшереп йөрдек. Бу чор – иң истә калган вакытлар. Әле өйләнмәгән, яшь чак. Колхозларга бара идек тә, кызларны да утыртып оча идек», – ди ул.
Училищены тәмамлагач, туган авылына кайтырга рөхсәт ала. «Кукурузник» авыл өстеннән әйләнә. Төшәргә ярамый. Очып йөри дә картонга сәлам хаты язып очыра. Ул Марзия апалар бакчасына төшә, әти- әнисе хат өчен бик сөенә.
Аннары үзе командир булгач туган авылына кайта. «Күрше Кара Елга авылы басуына утырдым. Колхоз рәисе самолетны саклап калды, үзем туган йортның хәлен белеп чыктым», – ди ул. Авыл балалары тимер атны карарга җыела. Барысына да кызык.
«Кукурузник»та шактый гына очышлар ясаганнан соң, ул зур самолетка күчә. Аннары аны дүрт самолетка җаваплы звено командиры итеп куялар. Казанны калдырып, Ленинград шәһәренә күченә. Академиягә командирлар әзерли торган факультетка укырга керә. Башта 48 кешелек «АН-24» самолетында, аннары «АН-26» йөк самолетында оча. Аннары аны 180 урынлы «ТУ-124»кә алыштыра.
1990 елларда чит илләргә оча башлый. Авырлыгы 214 тонналы 350 урынлы «ИЛ- 86» самолетына күчә. «Кабинада утырганда күп фатирлы йортның 3нче катында кебек хис итәсең. Жирафлар, крокодиллар яши торган илләрдә булдым. 1997-2007 елларда «ТУ-154»тә бөтен дөнья буйлап сәяхәт иттем. Төркия, Гарәп Әмирлекләре, Мисыр, Испания, Греция, Италия, АКШ, Болгария, Германия, Чехия, Кытай, Бангладеш, Пакистан һ.б. илләрдә булдым», – ди ул.
Бер ел 5-6 км биеклектә таулар иле Көньяк Америкада яши. Монда аэродромнар шул таулар арасында урнашкан. Самолетны күтәртү авыр. «Очып китәсең... Таулардан өскә күтәреләсең... Әйтеп бетергесез матурлык!» – дип сөйли якташым.
Аннары бер ел Перуда, ярты ел Пакистанда яшәргә туры килә. Гарәп Әмирлекләрендә дә була, туристларны йөрткәндә алар белән бергә ял да итә. Кытай пирамидаларын да күрә. Очучы кайсы илдә генә булсаң да, андагы кагыйдәләрне, кануннарны белергә кирәклеген искәртә.
Аның иң озакка сузылган рейсы Мәскәүнең Домодедово аэропортыннан Пекинга очу була. Ул 8 сәгать 5 минутка сузыла.
Гарәфетдин абый бик тыйнак кеше. Зур Сәрдек мәктәбенең 110 еллык юбилеена очучы формасыннан кайтмаса, аның турында бик аз белер идек. Беренче класслы пилот бүгенге көндә лаеклы ялда, гаиләсе белән Казанда яши. Авылга кайта, туган мәктәбен онытмый, укучылар белән очрашуларда була.
Суфия Шәфигуллина.
Кукмара районы Чишмәбәш авылы
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев