Һава шарында очучы Гөлнара Гилаева: «Иремнең хыялы биеккә алып менде»
Чаллы пилоты Әрмәнстаннан җиңү белән кайтты.
Шәһәрдәшләребез Гөлнара һәм Эмиль Гилаевлар һава шарында Кавказ таулары өстеннән очты. Анда Беренче ачык Әрмәнстан кубогына ярышлар узды. Спортчының тормыш иптәше Гөлнара Гилаева белән әңгәмә кордык.
- Һава шары белән кайчаннан мавыга башладыгыз?
- Бар да гаилә белән кич кино караган җирдән башланды. Фильм ахырында бөтен геройлар һава шарына утырып очып киттеләр. Искиткеч мизгел иде бу! Мин ул чакта аңа бик игътибар итмәгән идем, ә менә ирем шул көннән һава шарлары белән кызыксына башлады. Интернетта "Татарстанда кайда һава шарында очарга була" дип эзләнә үк башлады. Ни гаҗәп, бары Казанда гына мондый хезмәт күрсәтүчене тапты. Анысы да бер институт базасы кысаларында булды. Шуннан ирем үзебезгә һава шары сатып алу хыялы белән янып яши башлады. Башта кайда сатуларын белеште. Аннары шул ук 2012 елда һава шары пилотына укып чыкты. Мондый белгечләрне бары Великие Луки шәһәрендә генә әзерлиләр иде. Күп тә үтми үзебезнең һава шарын тектереп алып та кайттык без. Россия буенча нибары ике генә һава шары тегүче оешма бар иде. Ул чакта без әле Алабугада яши идек. Шунда бергәләп очышлар да ясый башладык.
- Һава шарында очу сезонлы шөгыль дип беләм. Төп һөнәрегез нинди, Гөлнара?
- Без ирем белән икебез дә Чаллы педагогия институтының математика факультетын тәмамладык. Үзебезнең робототехника клубы бар. Балалар анда лего конструкторыннан фигуралар җыя, программалар төзи, роботлар белән идарә итәргә өйрәнә. Җәйге каникулларда клуб ябыла. Ә без бөтен гаиләбез белән һава шарында шәһәрләр буйлап фестивальләргә чыгып китәбез.
- Димәк, балаларыгыз да сезнең командада?
- Әйе, һава шары белән барыбыз да мавыга. Ул башкача мөмкин дә түгел. Танышларыбыз арасында өчәр, дүртәр буын пилотлар да бар. Оча башлаганда улыбызга әле 5 кенә яшь иде. Кызыбыз бераз зуррак булгандыр. Алар башта карап кына йөрүчеләр булсалар, хәзер инде очыш вакытында һәркайсы аерым бер функциясе үти. Икесе дә үскәч әтиләре кебек һава шарын иярләргә хыяллана. Алар Әрмәнстандагы ярышларга гына бара алмады, чөнки уку вакыты иде. Аннары бу ярышлар калганнарына караганда катлаулырак та булды. Ярдәмгә яхшы танышларыбыз килде. Ирем һавада чакта, машина белән маршрут буйлап сакта да йөрделәр.
- Бу ярышлар нәрсәсе белән катлаулы булды?
- Беренчедән, анда климат башка. Рельеф таулы. Һава шары бит ул җил ярдәмендә хәрәкәт итә. Төрле һава катламында җил дә төрле. Исү тизлеге, юнәлеше башка. Яхшы пилот боларның барысын да белергә, шарны кирәкле маршрут буенча алып бара алырга тиеш. Эмиль әйтүенчә "Әрмәнстанда җил дә башка" булды. Безнең моңа кадәр мондый биек таулы җирлекләрдә очкан булмады. Тау өслегенең кояшта төрлечә җылынуы да зур роль уйнады. Һава агымнары бертуктаусыз үзгәреп торды.Ярышта катнашкан 20 очучының 2се тигез балл җыеп, икесе дә гран-прига лаек булды. Берсе ирем Эмиль, икенчесе - шулай ук Россия пилоты Иван Меняйло иде.
- Нинди илләрдән катнашучылар бар иде?
- Бразилия, Япония, Бөекбритания, Германия, Грузия, Әрмәнстан һәм Россия командалары көч сынашты анда.
- Һава шары белән мавыгу бер дә очсызлардан түгелдер?
- 2012 елда шарны тектерү, кәрзин, горелка, прицеп алу 1 миллион сумга төште. Ул вакытта бу акчага бер бүлмәле фатир алып була иде. Хәзер дә шул бер фатирлык кына торадыр. Аннан кала ул прицепны тарту өчен ныклы, юлсыз җирлекләрдән дә йөри ала торган кроссовер машина да кирәк булды. Фестивальләргә чыгу, катнашу шулай ук безнең хисапка башкарыла. Кайбер җирләрдә туристлар да безгә утырып оча. Шул рәвешле азмы-күпме чыгымнар каплана. Урынына карап кайбер фестивальләрдә җиңүчеләргә акча да бирәләр, Әрмәнстанда исә андый бүләкләү булмады.
- Тагын кайларда фестивальләрдә буласыз?
- Быел Великие Луки шәһәрендә Россия кубогы булды. Анда катнаштык. 38 очучы килгән иде. Түбән Новгородта, Магнитагорскта булдык. Иң озак вакытка каралган бәйге Казанда узды. 10 сәгать очты Эмиль. Анда алтынчы урынны яуладык. Башкортстанда Урал тауларын да гизәргә насыйп булды... Менә шулай иремнең хыялы безне бикләргә алып менде. Анда кичергән хисләрне берни белән дә чагыштып булмый. Һәм аннан башка инде яшәп тә булмый!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев