Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Комбайнчыларга өчәр йөз мең сум түлиләр

Урып-җыю кампаниясе ничек бара?

Көне-төне яуган яңгырлар, тотрыксыз һава торышы авыл хуҗалыгында эшләүчеләр өчен кыенлыклар тудыра. Бу җәй уңышка мул булды, әмма тырышып үстергән икмәкне вакытында җыю да мөһим бит әле. Тулган башаклар комбайн кергәнен, ә комбайнчылар яңгыр туктаганын көтеп тора. Бүген урып-җыю кампаниясе ничек бара – бу хакта Тукай районы авыл хуҗалыгы идарәсенең консультанты Газинур Хөснуллин белән сөйләштек. 

–    Газинур Әбүзарович,  һава торышы Тукай районы аграрийларына ничек тәэсир итә?
–    Яхшы тәэсир итми. Урып-җыю эшләре тукталып торды. Бүгенге көндә 41 % мәйданда икмәк игелде.  Бу әйбәт түгел. Бу вакытка инде урып-җыю эшләре 60-70% бетәргә тиеш, 80 булмаса. Башка еллар белән чагыштырганда артта калабыз. Көздән чәчкән бодай да урылып бетмәде әле. Язгы бодайны, арпаны  җыябыз. Борчак белән солы басуларында эш бетте. Хәзерге вакытка, яңгыр яумаса, арпа белән көзге бодайны бетерергә тиеш идек инде. 16 мең гектар җир бит ул. 

–    Әле бит яңгырлардан соң икмәкне киптерәсе дә бардыр, юкса бозылырга мөмкиндер?
–    Хәзер киптерәләр инде егетләр, сүз дә юк. Киптермичә булмый, бозыла. 3 көннән соң җылыта диләр дә бит, кем белә. Кечкенә фермерларга аеруча уңайсыз, аларның киптерү җайланмалары да юк, эре оешмаларда гына бар. Аларга да минус, комбайннар басуда батып кала, машиналарны өстерәп чыгаралар.

–    Кече фермерлар, ашлык әрәм булмастан, эре оешмаларга сушилкага китерә алмыймы?
–    Андый тәҗрибә бар, фермерлар бер-берсенә булышалар. Быел әле үзләренекен бетермичә кешеләрнекен алмыйлар. Сушилка ничек эшли – бочкага салып куялар, җылы һава өрдерә, аны икенче бочкага күчерәләр, тагын шуны ук киптерәләр. 2-3 тапкыр шулай. 

–    Мәшәкать өстәлә икән...
–    Чыгым өстәлә, мәшәкате дә өстәлә, сүз дә юк. 

–    Әле бит бу өстәмә кадрлар да дигән сүз. Авыл хуҗалыгында эшләргә кеше җитәме соң? Игъланнар карап утырганда «комбайн йөртүчегә 180 мең сум түлиләр» дигәненә тап булган идем, дөрес микән? 
–    Дөрес, кайбер хуҗалыклар 300-дән дә ким түләми. Бу бер айга түгел, урып-җыю вакытына. Менә хәзер буш торалар. Башка елларда урып-җыю 1 ай, ай ярым дәвам итә иде. Июль ахырында башлап  август уртасында бетерә идек. Әле бу «ялкау» елларны дисәм дә була. Хәзер октябрьгә дә калырга мөмкин.

–    Бәлки якын арада әйбәтләнер әле. Уңыш яхшы чыгамы? Кайбер алдынгы хуҗалыкларны атап үтә алмыйсызмы?
–    Алар бер тирә бара. Уңыш буенча «Камский бекон», «Ирек», «Сәйдәш», «Әнәк», «Кама» алдынгылар рәтендә. Уртача алганда безнең гектарга 47 центнер туры килә. Былтыр 34 белән тәмамлаган идек. Уңышы әйбәт тә, һава торышы безнең яклы түгел әле, вакытында җыймасаң коела башлый. 

–    Нинди бурыч куясыз, һава торышы булса, көне-төне эшләрләр микән, ипине әрәм итеп булмый бит?
–    Безнең Тукай районы башлыгы карары нигезедә комбайнчыларга һәр 10 мең центнер өчен 10 мең сум акча бирелә. Бу премия бер тапкыр тапшырылды инде, хәзер тагын бирергә тиешләр. Комбайнчылар үзләре эшләргә дип атлыгып торалар. Кайбер комбайнчылар кырда эшләр өчен заводлардан китеп ял ала. Бу эштә шәһәрдән килеп эшләүчеләр дә бар.  Шуңа аларның тизрәк бетерәсе килә, яңгырлар беткәнен көтәбез. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев