Хөрмәткә лаек шәхес
Авылдашым спорт мастеры Фирдәвис абый Шәемов -легендар шәхес. Чаллыда күп еллар яшәсә дә туган ягы Актаныш районы Аеш авылын сагынып гомер итә, ел да көзен шунда кайтып йөгерү буенча ярышлар үткәреп килә. Күпләр аның марафончы, СССР вакытында илебезне дөнья чемпионатларында җиңел атлетика буенча яклап чыгыш ясаган йөгерешче икәнен белмиләрдер дә....
Авылдашым спорт мастеры Фирдәвис абый Шәемов -легендар шәхес.
Чаллыда күп еллар яшәсә дә туган ягы Актаныш районы Аеш авылын сагынып гомер итә, ел да көзен шунда кайтып йөгерү буенча ярышлар үткәреп килә. Күпләр аның марафончы, СССР вакытында илебезне дөнья чемпионатларында җиңел атлетика буенча яклап чыгыш ясаган йөгерешче икәнен белмиләрдер дә. Фирдәвис абый үзе дә инде олыгаеп бара, ә шулай да күңеле яшь аның, ул яшьләр спортны яратсыннар өчен тырышып йөри. Быел да җәй көне үк редакциябезгә йөгереп килеп җитте:
- Елдагыча Актанышка кайтып районыбызда туып-үскән шәхесләр һәм үземнең призга йөгерү бәйгесе үткәрәм, - диде ул.
Без спорт ярышларына иганәче булуны сорап хатлар язып бирдек, ә ул барысын да үзем оештырам, булдырам, дип канатланып чыгып китте. Халык телендә Фирдәвис Шәемовның "Бегунок" дигән кушаматы бар, ул аңа бик туры килеп тора, гел йөреп кенә тора ул.
...Инде ул туган җирендә җиденче тапкыр үткәргән "Алтын көз" җиңел атлетика бәйгесе - укучыларның да, физкультура укытучыларының да иң яраткан, көтеп алган ярышларга әйләнде. Быел бу бәйге Бүләк трассасында узды. Фирдәвис абый җиңүчеләргә бүләкләрне шактый күп әзерләгән. Гомумән, призлар итеп ул мәктәпләргә спорт инвентарлары, волейбол, баскетбол туплары алып кайта, медальләр ясата, дипломнары да була. Фирдәвис абый иганәчеләрне эзләп Казанга хәтле барып җитә, быел да бүләкләрне шактый мул алып кайткан.
Ул оештырган "Алтын көз" бәйгесендә районның барлык мәктәпләреннән дә укучылар катнаштылар. Йөгерүне үз иткән балалар күп икән Актаныш төбәгендә. Шулай булмый, Фирдәвис абыйлары гына да үзе ни тора, ә атаклы чемпионкабыз Фирая Солтанованы кемнәр генә белми?!
Быелгы ярышта барысы 280 укучы катнашты. Беренче урыннарны төрле дистанцияләрдә түбәндәге командалар яуладылар: төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында I урында - Богады, II урында - Уразай, III урында - Иске Кормаш мәктәпләре; урта мәктәпләрнең кечкенәләр төркемнәрендә I урында - Актанышның 2 нче, II урында - кадет интернат-мәктәбе, III урында - Актанышның 1нче мәктәпләре; урта мәктәпләрнең зурлар төркемендә I урында янә Актанышның 2нче мәктәбе, II урында - кадет интернат-мәктәбе һәм III урында - Пучы мәктәбе командалары.
Җиңүче балаларга медальләрне спорт мастеры үзе тапшырды, шул чагында аларның йөзендәге шатлыкны күрсәң икән?! Бәйге оешкан төстә күңелле үтте.
Шул көнне ярышлардан соң, Аеш авылында Фирдәвис Шәемовның туган нигезендә тантаналы рәвештә мемориаль такта ачылды. Ул биредә туып-үсеп зур спортка юл алган: 7 яшеннән мәктәп ярышларында катнаша башлап, җиңүләр яулаган, атаклы марафончы булып танылган. 65 елдан артык спорт дөньясында кайнап-янып яши, гомеренең 10 елын зур спортка багышлап яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Заманалар үзгәрсә дә батырлар югалмаска тиеш, дигән бер язучы. Бик дөрес фикер, Фирдәвис абый кебек кайчандыр илебез данын яклаган шәхесләр хәзер онытылып калды кебек . Өлкән спорчыга күптән инде атказанган исеме бирелергә тиеш булса да, нишләптер ул читтә калган. Уйлавымча, бу гаделсезлекне төзәтергә әле соң түгел. Кешегә исем исән чагында кирәк. Әйткәнемчә, Фирдәвис Шәемов күптән Чаллыда яши, шәһәрнең ашлык эшкәртү комбинатында эшләде.
Авылдашларына үзен хөрмәтләгән өчен рәхмәт әйтте ул тантанада, истәлекләре белән дә уртаклашты:
- Аеш мәктәбендә укыганда ук Кәшфи абый Шәйхразыев безне ярышларга йөртә иде. Мин йөгердем дә, чаңгыда да узыштым, штанга күтәрүдә дә көч сынаштым. Зур спортка 1968 елда, инде армия хезмәтеннән кайтып, Әлмәт физкультура техникумында укый башлагач кереп киттем. 1972 елны КАМАЗ чакыруы белән Чаллыга килдем. Иң беренчеләрдән булып, КАМАЗны, Чаллыны ил күләмендә һәм чит илләрдә без күрсәттек. РСФСР, СССР күләмендә уздырылган ярышларда 5, 10, 20, 30 чакрымга йөгереп, призлы урыннарга ия булдым.
Фирдәвис Шәемовның 1975 елда РСФСР халыкларының VI Спартакиадасында 42 чакрым 195 метрны 2 сәгать 22 минут 4,6 секундта үтеп, республикабыздан алтын медаль яулаган тәүге спортчы да ул.
- Спортчы булу өчен, иң элек, аңа сәләтең булу кирәк. Аннан соң, түземлек, тырышлык, һәм, иң мөһиме, ихтыяр көче, - ди спорт мастеры. - Мин һәрчак үз-үземә, республикамны танытырга тиешмен, дигән таләп куя идем. Бүгенге яшьләргә, укучыларга да киңәшем шул - үзләренә максат куеп, армый-талмый алга барсыннар. Инде җиденче ел рәттән оештырылучы шушы ярышларның да максаты - районыбызда үсеп килүче яшь буыннан иң-иңнәрен күреп алу, үстерү, юнәлеш бирү. Ярышлардан соң мин нәтиҗә ясыйм: үзгәрешләр алга таба, димәк, файдасы бар.
Хәзер атаклы йөгерүче районның спорт мәктәпләре, тренерлары, укытучылары һәм спортчы кыз-егетләр белән элемтә урнаштырган, алга табада алар белән бергәләп ярышлар уздыру нияте белән янып яши.
Спорт мастеры Фирдәвис Шәемовны ак калабыз да да онытмасыннар иде дигән теләк бар, аның исеме белән аталырдай урыннар күп бездә! Ул олы хөрмәткә лаек шәхес! Ә мин үз чиратымда, күренекле авылдашыма исәнлек-саулык телим, тагы күп еллар шулай йөгереп йөрергә язсын, "Бегунок"!
Мирһади Разов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев