Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәтер көне

11 октябрь көнне көндезге сәгать унбердә башкаланың милли мәдәни үзәге янында Хәтер көне узачак. Оештыручылар хәбәр итүенчә, җыенда милли зыялылар, шагыйрьләр, җырчылар милләт проблемалары, аның үткәне һәм киләчәге турында чыгыш ясаячак, милли хисләр белән тулган җырлар, шигырьләр яңгыраячак. "Хәтер көне - ул 1552 елда Казанны яклап шәһит киткән бабаларыбызны, аларның...

11 октябрь көнне көндезге сәгать унбердә башкаланың милли мәдәни үзәге янында Хәтер көне узачак.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, җыенда милли зыялылар, шагыйрьләр, җырчылар милләт проблемалары, аның үткәне һәм киләчәге турында чыгыш ясаячак, милли хисләр белән тулган җырлар, шигырьләр яңгыраячак.

"Хәтер көне - ул 1552 елда Казанны яклап шәһит киткән бабаларыбызны, аларның горур көрәшен, батырлыкларын искә алу көне. 1552 елдан алып бүгенге көнгә кадәр, төрле шартларда милләтебез өчен көрәшкән барлык татар уллары-кызларын хәтергә төшерү көне. Ул заманнарны искә алу - бабаларыбыз алдында гына түгел, киләчәк буыннарыбыз алдында да бурычыбыз булып тора", - ди оештыручыларның берсе Наил Нәбиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев