Хәтер сандыгыннан ядкәрләр
Вакыт уза. Бакыйлыкка күчкән кешеләр белән алар яшәгән чор, тормыш мизгелләре, истәлекләр дә китеп бара. Шигырь юллары белән әйткәндә: Картаябыз, тиздән безне акбүз атлар алып, Зәңгәр күккә таба элдерер... Вакыт узгач кына җаннарыбыз, Йолдыз булып җиргә сибелер. Һәр әдипнең укучысына әйтер сүзе әсәрләренә генә дә сыеп бетми, ә калганы, вакыт...
Вакыт уза. Бакыйлыкка күчкән кешеләр белән алар яшәгән чор, тормыш мизгелләре, истәлекләр дә китеп бара. Шигырь юллары белән әйткәндә:
Картаябыз, тиздән безне акбүз атлар алып,
Зәңгәр күккә таба элдерер...
Вакыт узгач кына җаннарыбыз,
Йолдыз булып җиргә сибелер.
Һәр әдипнең укучысына әйтер сүзе әсәрләренә генә дә сыеп бетми, ә калганы, вакыт җиткәнен көтеп, хәтер сандыгында җыелып килә. Мин дә хәтер-хатирәләр сандыгында кадерле сер итеп сакланган ядкәрләремне укучы хозурына тәкъдим итәргә булдым. Балачак елларын, яшүсмер чакларны повесть-хикәяләрдә файдаландым. Әсәрләрем әдәби дип аталса да, аларның нигезендә тормыштагы вакыйгалар, тере персонажлар ята. Гомумән, әдип сүзенең, фикеренең көче дә менә шушы дөреслектәдер, мөгаен. Миңа яшүсмер чактан ук Воркутага китеп, тормыш казанында кайнарга туры килде. Күргән-белгәннәребезне кәгазьгә күчерер өчен дистәләгән китаплар да җитмәс иде. Аннан кырыс армия хезмәте, Ленинградта уку. Кичләрен "Леннаучфильм" киностудиясендә эшләү. Һәм, ниһаять, Чаллы...
Биредә миңа 70, 80, 90нчы еллардагы вакыйгаларны күрергә һәм шушы мохиттә яшәргә туры килде. Бәхетемә, бу чорда язылган мәкаләләр, Казан, Чаллы телевидениеләрендә күрсәтелгән тапшыруларның сценарийлары исән. Шәһәр Советы депутаты булганда теркәп барган вакыйгалар да саклана. Язуымның сәбәбе дә үземне күрсәтү өчен түгел, ә шул чорны, андагы шәхесләрне, вакыйгаларны киләчәк буынга җиткерү. Кызганычка каршы, ул чактагы хыял-омтылышлар инде күптән артта калды. Чаллы бүген үзенең милли төсен генә түгел, рухын да югалта бара. Шәһәр Европа форматына күчә. Һәм анда татарлыкка урын күренми. Мин монда кемнәрнедер гаепләргә җыенмыйм, чөнки без - илне, мөстәкыйльлекне югалткан, җиңелүгә дучар булган халык. Шул ук Болгар, Казан ханнары халкының киләчәге турында уйласа, Шаһгали кебек сатлык җаннарны үстермәс иде. Бердәм булыр иде алар. Ә бит йөзәрләгән еллар үткәч, оныкларының оныклары: "Безнең киләчәгебез өчен сез ни кылдыгыз?" - дигән сорау бирәчәкләрен уйламадылар микәнни?! Бүген дә шулай. Киләчәктә бүгенге хакимнәрнең дә, депутатларның да, миллиардерларның да исемнәрен искә алучы да булмас. Халыкның милли хәтеренә кереп калу барлык кешеләргә дә тәтеми шул ул. Аның өчен бүген безгә халкыбызның яшәешен яхшырту, гомерен озайту максатында, фәкать яхшы гамәлләр генә кылу кирәк.
Бу иҗади бәйләмгә 80-90нчы еллардагы вакыйгаларны үз эченә алган публицистик әсәрләрем керде.
Рахман Шәфигуллин.
Чаллы, Чаллы Яр...
Мин Чаллыга 1977 елның башында килеп, "Якты юл" газетасы редакциясендә эшли башладым. ГЭС бистәсе инде төзелеп беткән. Әмма Яңа шәһәрдәге Тынычлык, Мәскәү проспектларыннан кала, үтә алмаслык саз. Тирә-якта кайнап торган төзелеш: балалар бакчалары, мәктәп салалар. Тәүлек буе трамвайлар халыкны КАМАЗ заводларына ташый. Совет, партия оешмалары Гидротөзүчеләр бистәсендә булганлыктан, иртәләрен Яңа шәһәрдән бирегә килү зур проблема. Бөтен транспорт хәзерге "Челныгорстрой" бинасы янындагы тар гына күпердән чыгып, балык заводы аша Муса Җәлил проспектына үтә. Яңа шәһәрдәге бакчаларда урын җитмәгәнлектән, күпчелек нәниләрен ГЭС бистәсенә йөртә.
КАМАЗның беренче чираты тапшырылган. Конвейердан төрле төсләргә буялган зур йөк күтәрешле автомобильләр төшә. Электр җиһазлары заводы төзелеп ята, теплица комбинаты, кошчылык фабрикасы... Тагын бик күп предприятиеләр сафка кереп, халыкны авыл хуҗалыгы продуктлары белән туендыра. Төзүчеләр Түбән Кама электр станциясендә җиһазлар урнаштыра. Соңгы елларда Казанга бару бик зур проблемага әйләнгәнлектән, халык ике як ярның тоташуын көтә.
Чаллыда яшәүчеләр, нигездә, 30-40 яшьлекләр. КАМАЗны бөтен ил төзеде дисәләр дә, без, татарлар, күпчелек идек. Иң авыр эшләрне татарлар башкарды. Тулай торакларда, вакытлы поселокларда тормыш корып ятсалар да, шәһәр ул елларда авылдан килгән егет-кызларның милли рухы белән сугарылган иде. Шуңа күрә һәр җирдә татар сөйләме, ә кичләрен "пятачоклар". "Сердәш" ансамбле бик тиз арада абруй казана. Илдар Хаҗиевның халык театры гөрли. Казан артистлары да халыкка рухи азык өләшә.
"Якты юл" газетасында җиде ел хезмәт куйганнан соң, мине республика телевидениесенең хәбәрчеләр пункты мөдире итеп билгеләделәр. КАМАЗ, Камгэсэнергострой, Түбән Кама, Алабуга, Зәй шәһәрләрендә яшәүчеләрнең тормышын яктырту бурычы йөкләнде. Җаваплылык зур. Барын да күрсәтү өчен, проблемаларда да, уңышларда да хәбәрдар булырга кирәк. Шуңа күрә кермәгән объект, танышмаган кеше калмады. Без һәр көнне икешәр сюжет, 5-6 хәбәр җибәреп тордык. Моның өстенә, аена икешәр тапшыру эшлибез. Һәр материалны 16 мм киңлектәге пленкага төшерү өчен 7-8 яктырткыч кую кирәк иде. Сюжетларны Казанга җибәрү бик зур елгырлык таләп итә. Биредә эшләү миңа республикадагы вазгыятьне күзәтеп һәм анализлап бару мөмкинлеген бирде.
Шулай итеп, Чаллы безнең күз алдында үсте. Рәсми хакимиятнең татар телен, мәдәниятен үстерүгә игътибары булмаса да, әле милли рух көчле иде. Шуның нәтиҗәсендә, Чаллы татар шәһәре булып формалашты. Әлеге көчкә илнең төрле өлкәләреннән, республикаларыннан килгән татар егет-кызлары да өстәлде. Аларның күпчелеге төзелештә, КАМАЗ заводларында эшче булып хезмәт куйса, соңыннан Казан, Самара, Уфа, Мәскәү институтларын тәмамлаган югары белемле татар зыялылары кайтты. Берән-сәрән булса да, цех, участокларга җитәкчелеккә шушы егетләр һәм кызлар билгеләнде. Вакыт узу белән, алар үзләренең осталыкларын чарлады. Хәзер инде завод, идарәләр белән җитәкчелек итәр чаклары җитте.
Республиканың икътисади үсешен тәэмин итү белән бергә, кадрлар мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк иде. Татарстан үзенең статусын үзгәртү сызыгына килеп җитте. Союздаш республика булу безгә яңа сулыш, мөмкинлекләр бирергә тиеш иде. Менә шушы максатлардан, бер төркем зыялылар татар иҗтимагый үзәген оештырды. Аның башында техник фәннәр кандидаты Гаяз Мәлихов, икътисадчы Фаикъ Таҗиев, журналист Рәүф Гыйззәтуллин, җаваплы хезмәткәрләрдән Дамир Шәйхразиев, Илгизәр Гыйльфанов, Марсель Хәертдинов, Рәфкать Кормашев, Габдрахман Җәләлетдинов, Йосыф Жимангулов, Дамир Галиев, Зиннур Әһлиуллин, бертуган Рәфис һәм Нәфис Кашаповлар да бар иде. Алар - татарны уятуга лаеклы өлеш керткән шәхесләр. Хәер, икенче як та тик тормады. Чаллыга бернинди катнашы булмаган Бухарин клубы (Валерий Песигин), саентологлар мәктәбе (Клипиницр), демократлар оешмасы (Валерий Кузнецов) барлыкка килүе илдә җитди үзгәрешләр булачагын искәртте. Милләтебезнең киләчәген кайгырткан татар иҗтимагый үзәге исә халкыбызның абруен казанды. Аның тарафдарларының саны тиз арада үсеп китте. Җыелышлар педагогия институтының зур залында үтте. Әле партиянең көчле вакытында институт ректоры Зиннур Шәрәфетдиновның "милләтчеләргә" урын бирүе чын батырлык булды. ТИҮ әһелләре эшне халык белән киңәшеп алып барды. Шуңа күрә аларның сафы алдынгы карашлы милләтпәрвәрләр исәбенә арта барды. Дүшәмбе җыелышлары да концертлар залына күчте.
1988-89 елларда Чаллыда Татарстан АССР статусын үзгәртү өчен имзалар җыю оештырылды. Җәмәгатьчелек таләбе һәм ярдәме белән Тәүбә мәчетен төзү дә халыкны бергә туплады. Батыр йөрәкле, тирән белемле Идрис хәзрәт Галәветдин үзе дә милли хәрәкәтнең алгы сафына басты. "Челныгорстрой" идарәсе җитәкчесе Марат Бибишев, архитектор Маркиз Басыйров һәм башкалар Аллаһы йортын сафка бастыруда башлап йөрделәр. Михаил Горбачевның державага көчләп таккан үзгәртеп корулары халыкның тормыш шартларына тискәре йогынты ясады. Эчүчелеккә каршы көрәш, завод-фабрикаларга кертелгән сыйфат контрольләре, бер сум хезмәт хакына бер сумлык халык куллану товарлары җитештерү, Германиядән Совет гаскәрләрен чыгару - болар барысы да зур ялгышлык иде, әлбәттә. Илдә тормыш шартларын җайга салу, яңа производстволар ачу хакында кайгыртасы урында, җитәкчеләр сүз баткаклыгына кереп чумдылар. 1989 елда СССР Югары Советына сайлаулар һәм андагы депутатлар чыгышын турыдан-туры радио һәм телевидениедән трансляцияләү илнең сәнәгатен җимерде, куәтен алды. Матди байлыгың булмый торып, ниндидер иллюзияләргә бирелү халыкның ышанычын бетерде, егәрен алды. Властька "любой ценой" омтылган Ельцин һәм аның иярченнәре дә илнең киләчәге турында уйламады. СССРны җимерү буенча максатчан эш алып барылды.
Язгы ташу вакытында бөтен чүп-чар өскә калыккан шикелле, Чаллыга да әллә кайлардан "милләтчеләр" кайтып тулды. Мәскәүдән килгән татар демократлары газета-журналлар таратты. Каяндыр "болгарчылар", "кара полковниклар", "боксерлар" килеп чыкты. Ярты миллионлы шәһәребездә "болгату" эшләре башланды. Бу уңайдан 1989 елның октябрь аенда "Энергетик" мәдәният сарае янында үткән митинг хәтергә кереп калган. Без анда КПССның шәһәр комитеты беренче секретаре Александр Логутов белән бергә килгән идек. Типсә тимер өзәрлек кара мыеклы егетләр русларны хурлап чыгыш ясадылар. "Далой русских" дигән кычкырулар тирә-юньне дер селкетте. Без алар арасында бер-ике генә Чаллы кешесен шәйләдек. Болар шәһәрдә милли конфликт чыгару өчен җыелганнар иде, күрәсең. А.Логутов үзендә батырлык табып сүз алды: "Чаллының күп милләтле халкы дус-тату яши. Татарлар белән руслар арасына чөй кагу максаты барып чыкмас. Ике милләт ничә гасыр бертуганнар кебек тормыш итә. Ул киләчәктә дә шулай булачак. Чаллыда бүтән мондый эчтәлекле митинглар уздырмагыз. Кайдан килдегез, шунда китегез", - диде.
Милли хисләр, әлбәттә, изге төшенчә. Шуңа күрә татар милли хәрәкәте әгъзаларының күпчелеге бу мәсьәләдә бик уйлап эш итте. "Милләтләр дуслыгы - Татарстанның төп байлыгы" дигән төшенчә Чаллының символына әйләнде. Кавказ егетләренең беренче адымнары шуның белән тәмамланды. Бездә җирле проблемаларга кагылышлы чараларга өстенлек бирелде. Татарстан атом станциясен, Менделеевскида полиуритан заводы төзелешен туктату кебек көнүзәк мәсьәләләргә багышлап дистәләгән митинглар, пикетлар оештырылды.
1990 елның мартында РСФСР, ТАССР һәм шәһәр Советына сайлаулар да киеренке шартларда үтте. Татар иҗтимагый үзәге дә һәр сайлау округына үзенең кешеләрен куйды. Тавыш бирү демократия шартларында үтсә дә, пычрак технологияләр күп кулланылды. Шул ук КПСС шәһәр комитеты беренче секретаре Александр Логутовка, 16нчы сайлау округында закон бозуларны сәбәп итеп, тавыш бирү гамәлдән чыгарылды. КАМАЗда эшләп, шәһәр коммунистлары белән җитәкчелек итү дәрәҗәсенә ирешкән А.Логутовның шәһәр мэры булачагына шик булмаса да, беренче чиратта, аның командасының ваемсызлыгы аркасында, ул тиздән бөтенләй эшсез калды. Кече предприятие оештырып та әлләни уңышка ирешә алмады. Соңыннан туган җире - Смоленск шәһәренә кайтып китәргә мәҗбүр булды. Талантлы җитәкче анда да югалмады. Өлкә губернаторының беренче урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелде. Хәзерге көндә пенсиядә булуына карамастан, институт ректоры булып эшли. Вакытлар узгач, шәһәр сайлау комиссиясе әһеле миңа: "Мин урнага 300 данә бозык бюллетеньнәр аттым", - дип мактанды. Ә бит әлеге хәрәмлекне оештыручылар да әллә кая китә алмады. Гөнаһлары үзләренә әйләнеп кайтты.
Әйтүемчә, Александр Логутов бик акыллы, кеше хәленә керә белә торган шәхес, КАМАЗ төзелешендә "канат ярган" тәҗрибәле белгеч иде. Минемчә, әгәр ул депутат булып сайланып, шәһәрне җитәкләсә, яхшырак булыр иде кебек. Ни кызганыч, кайвакыт кешеләрнең язмышларын арабыздагы "шайтаннар" хәл итә. Шуның аркасында тормыш бозыла, өстәмә кыенлыклар туа.
Шәһәр Советына депутат булып 126 кеше сайланды. Әйткәнемчә, алар арасында А.Логутов кына булмады. Беренче сессиядә үк Совет демократлар һәм милли карашлы депутатлардан торган төркемнәргә бүленде. Рәис һәм аның урынбасарын сайлау ике атнага сузылды. Юрий Петрушин, Валерий Кузнецов, Рәфкат Алтынбаев, Тәлгать Зәйнуллов, Вячеслав Лунегов тиешле күләмдә тавыш җыя алмадылар. Соңгы чиктә килешенеп, Совет рәисе итеп Юрий Петрушинны, башкарма комитетка Рәфкат Алтынбаевны сайладык. Талантлы икътисадчы, оештыручы Тәлгать Абдуллинга да рәис булу өчен ике генә тавыш җитми калды.
Югарыда әйткәнемчә, миңа, Казан телевидениесенең корпункты мөдире буларак, Чаллыдагы җитәкчеләрнең сәләтен төрле вакыйгаларда күзәтергә туры килде. А.Логутов, Ю.Петрушин, Т.Абдуллин, һичшиксез, абруйлы һәм көчле шәхесләр иде. Аннан Р.Алтынбаев һ.б.
Мин үзем дә оештыру сессиясендә, депутат Раиса Романова белән бергә, Рәфкат Алтынбаев кандидатурасын яклап тавыш бирергә дип, кешеләрне өндәп йөрдек. Һәм эшебез нәтиҗәсез булмады - Алтынбаев Башкарма комитет рәисе итеп сайланды. Тагын бер елдан аңа Совет рәисе вазифалары да тапшырылды.
Илдә барган үзгәртеп корулар сәяси тормышка да үтеп керде. 1989 елда - СССР Югары Советына, 1990 елда РСФСР, ТАССР югары һәм җирле Советларына депутатлар сайлаулар демократия шартларында узды. Алар арасында интеллигенция вәкилләре дә, эшче, төзүчеләр дә җитәрлек иде. Күпчелеге мул тормышлы, ирекле җәмгыять төзү идеясе белән янып-көеп йөрде. Хәер, тора-бара араларында җимерүчеләрнең дә байтак икәнлеге ачыкланды. Элеккеге елларда СССР Югары Советына өстән килгән күрсәтмә буенча 3-4 кеше сайлана иде. 1989 елда КАМАЗның станоклар җитештерү идарәсендә партком секретаре булып эшләгән керәшен егете Николай Сазонов сайлауларда күпчелек тавыш җыйды. Ул нечкә күңелле кеше иде. Ләкин аның дөньяга карашы тормыштан аерылган булып чыкты. Шуңа күрә демократлар кулына эләгеп, бер уенчыкка гына әйләнеп калды. Башта ул Казанда өлкә партия конференциясендә беренче секретарь Гомәр Усмановны һәм партия өлкә комитетын искечә эшләүдә гаепләде. Базарларда, урамнарда митинглар оештырып, халыкның игътибарын үзенә җәлеп итте. Соңыннан СССР Югары Советына сайланды. Ул вакытта академик Андрей Сахаров, Анатолий Собчак, Гавриил Попов кебек демократларның чыгышларын әле күпләр хәтерлидер. Телевизор экраннарында социал-демократлар фракциясе җитәкчесе Николай Сазонов та еш күренде. Аңа сүз бирмәсәләр дә, төрле тәкъдимнәр ясый иде. Соңрак аны Кырым татарлары проблемасын тикшерү комиссиясенә дә билгеләделәр. Мин аннан илдә бара торган хәлләр турында интервьюлар алдым. Ничек кенә булмасын, ул милләтебезнең бер үксез баласы иде. Ул беркайчан да татарлыгын онытмады. Шул ук Кырым татарларын реабилитацияләү буенча да үзенең төпле фикерләрен әйтте.
СССР таркалгач, Югары Совет эшен туктатты. Николай Семенович Чаллыга кайтып, кече предприятие оештырды, ләкин уңышка ирешә алмады. Аңа ни Казанда, ни Чаллыда эш тәкъдим итмәделәр. Чаллы халкы зур ышаныч биреп сайлаган СССР Югары Советы депутаты Николай Сазонов 40 яшен дә тутырмый, сәер шартларда һәлак булды. Нигәдер аның исемен республика, Чаллы энциклопедияләрендә дә искә алмадылар... Самолетта куркыныч җинаятьчене тоткан өчен "Батырлык өчен - За мужество" ордены белән дә бүләкләнгән иде, югыйсә.
Ә менә РСФСР Югары Советына сайланган Камгэсның автотранспортчысы В.Скрынник Мәскәүгә китү белән Чаллыны, республиканы онытты. Дөрес булса, Татарстанның суверенлыгына каршы эшләүчеләрнең берсе булган, диләр. 128нче округтан шагыйрь, җир баласы Марсель Гыймазетдинов сайланса, файдасы зуррак булыр иде.
ТАССР Югары Советына Чаллыдан абруйлы кешеләр сайланды. Т.Абдуллин, Э.Мостафин, Ф.Латыйпов, Ф.Әхмәтов, Н.Мансуров, Җ.Сафиуллин, А.Әхәтов суверенлык алган көннәрдә зур тырышлык куеп йөрделәр. Наил Мансуров, Тәлгать Абдуллин үзләрен оста оратор, сәясәтче итеп таныттылар. Абдуллин соңрак татар халкының Милли мәҗлесе рәисе итеп сайланды, ә Н.Мансуров суверенлык фракциясен җитәкләде. Моның өстенә, Чаллыга кайтып, халык алдында даими чыгышлар да ясады. Үзенең киңәшләрен бирде.
Безнең шәһәр Советында да төптән уйлап юл күрсәтүче шәхесләр күп булды. Аларның акыллы тәкъдимнәрен тыңлап, халык начар гамәлләргә бармады. Ә бит ике якта да ут белән уйнаучылар юк түгел иде. 1990 елда Чаллыга ТАССР Югары Советы депутаты, язучы Фәүзия Бәйрәмова, танылган җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь Айдар Хәлимнең килүе дә зур вакыйга булды. Алар милли хәрәкәт лидерлары сафына бик вакытлы кушылдылар.
"Чулман-Идел" һәм Чаллы-ТВ оешу
Радио-телевидение, татар газетасына ихтыяҗ бу елларда аеруча үсеш алды. Ләкин халыкка дөрес юнәлеш бирү чыганаклары юк дәрәҗәсендә иде. 90нчы елларда Чаллыга милли хәрәкәт үзәге генә түгел, төрледән-төрле дини, иҗтимагый-сәяси оешма вәкилләре килеп тамыр җәйде. Аларның күпчелеге халыклар арасында ыгы-зыгы китереп чыгару буенча "җимерү" эшләре алып барды. Хакимият ризалыгы белән саентологлар мәктәбе, Махараши университеты эшли башлады. Көнбатыш Украина, Белоруссиядән килгән егет-кызлар безгә чит булган диннәрне пропагандалап йөрделәр.
ТИҮ әһелләренең дә вакыт-вакыт кайберләре вәкаләтләрен арттырып җибәрде. КАМАЗ ААҖ, ЭЭИ, суд, прокуратура биналары янында пикет, митинглар үткәрү, трамвай, автобус хәрәкәтләрен туктату, качакларга фатирлар өләшү, хәрби хезмәттән качып йөрүчеләрне яклау, кирәк-кирәкмәгәнгә чит ил журналистларына интервьюлар бирү гадәти күренешкә әйләнде. Гомумән, хәлләр куркыныч юнәлеш алды. Чаллыны, КАМАЗны төзергә килгән кайбер кешеләр биредән китү ягын карады. Әнә шулай шәһәр корабы чайкалды. Имеш-мимешләр канат җәйде. Менә шушы киеренкелекне төпле фикерле кешеләрнең чыгышы гына йомшарта ала иде. Бу максатка ирешү өчен яңа мәгълүмат чаралары кирәк булды. Ул вакытта шәһәрдә "Знамя коммунизма" басмасы 80 мең данә тираж белән чыкты. Абруйлы газета КПССның шәһәр комитеты тарафыннан нәшер ителде, уртаклыкны саклады. "Нур", "Якты юл", "Таң йолдызы" газеталары да чыгып килде. Әлбәттә, болар гына ярты миллионлы шәһәр халкының рухи ихтыяҗын канәгатьләндерми башлады. 1930 еллардан алып, һәр шәһәр, район үзәгендә чыбыклы радиолар эшләде. Тәүлегенә бер сәгать җирле тапшырулар, аннан Казан, Мәскәү сөйли иде. Радиотапшырулар җирле газета редакцияләренә буйсынып килде. Корреспондент-редакторның вазифасы халыкны газетада чыккан мәкаләләр белән таныштып барудан гыйбарәт иде.
Техник җиһазлар мескен дәрәҗәдә булгач, радио ничек абруйлы булсын ди?! Казан бу кимчелекләрне Чаллыда булса да бетерү максатында, шәһәр элемтә үзәгенең 7/01 бинасында өч бүлмә биреп, эшне яңача оештырырга булды. Бер сәгать тапшыру алып бару өчен, Чаллы хакимияте элемтәчеләргә шактый күләмдә акча бирергә тиеш иде. Мин Дәүләт комитеты рәисе Илгиз Хәйруллин кушуы буенча радио студиясе төзелешен контрольдә тоттым. Барысы да ярыйсы кебек иде. Ләкин радиоүзәк астында кислоталы аккумуляторлар склады булу шактый гына проблемалар тудырды. Аптырагач, студияне хакимият бинасының подвалында урнаштырырга булдык. Казан радиосының Чаллы бүлегенә кадрлар әзерләү дә миңа йөкләнде. Мин элекке елларда бергә хезмәт куйган Ирек Диндаров белән Гамир Гайфетдиновка яңа эшкә алынырга тәкъдим ясадым. Башта алар хәбәрчелек пунктында әзерлек эшләре алып бардылар. И.Диндаров башта "Якты юл"да, аннан Тукай районы халык контролендә, КАМАЗның двигательләр заводында партком секретаре урынбасары булып эшләгән иде. Ләкин күңеле белән ахыргача иҗатчы булып калды ул. Һәм яңа эшкә теләп алынды. Техник мөмкинлекләр чикле булуга карамастан, чыбыклы радио аеруча милли хәрәкәт әһелләренең яраткан мәгълүмат чыганагына әйләнде. Анда һәр кеше үзенең фикерен халыкка җиткерә, "парын чыгара" ала иде. Тулаем алганда, "Диндаров радиосы" ул вакытта Чаллы тормышында мөһим роль уйнады.
1990 елның мартында мин депутат һәм хәбәрдарлык, матбугат комиссиясе рәисе итеп тә сайландым. Совет рәисе Юрий Петрушин беренче көннән үк Советның үз газетасы булырга тиеш дигән бурыч куйды. Ә аның татарчасы дубляж гына булырга тиеш иде. Президиум утырышында чыгыш ясап, мин президиум әһелләрен татар газетасының мөстәкыйль булырга тиешлегенә инандырдым. Май аенда инде демократик юл белән баш редакторларны да сайлап куйдык. "Время"га - Николай Алешков, "Чулман-Идел"гә - Йосыф Жимангулов билгеләнде. Август аенда инде әлеге басмаларның беренче саннары да дөнья күрде. "Шәһри Чаллы" бүгенге көнгә кадәр халыкка хезмәт итеп килә. Киләсе елда беренче шәһәркүләм иҗтимагый-сәяси газета чыга башлауга 25 ел тула.
Демократия чире йоккан төрле милләт, төрле һөнәр ияләреннән торган депутатларны яңарыш юлыннан алып бару ансат булмады. Аларның күбесе үз мәнфәгатьләрен аңлап бетермәсәләр дә, кирәк-кирәкмәгәнгә тыгылу белән шөгыльләнде. Без моны авыр кичерсәк тә, әлеге көчне аңлату юлы белән, үзебезнең максатларга файдаланырга тырыштык. Безнең даими комиссия тәкъдиме белән, шәһәр типографиясенә яңа җиһазлар кайтартылды, газеталар офсет ысулы белән басыла башлады. 1990 елның июль аенда мин президиумга Чаллыда төбәкара эфирлы радио һәм телевидение оештыруга документлар әзерләп тапшырдым. Совет рәисенә дә, президиум, даими комиссия әһелләренә дә әлеге мәгълүмат чарасының кирәклеген аңлатырга туры килде. Озак кына бәхәсләшкәннән соң, президиум телевидение һәм радио оештыру турында карар кабул итте. Әмма моны 1992 елның 15 апрелендә генә хәл итәргә мөмкинлек туды. Бүгенге Чаллы телевидениесе һәм "Күңел" радиосына рәсми яктан шушы көнне нигез салынды.
Бу уңайдан кайбер вакыйгаларга тукталып үтәсе килә. Ул вакытта властька, әйткәнемчә, Р.Алтынбаев татар депутатлары тырышлыгы белән килде. Чөнки Т.Абдуллин да үтмәгәч, безнең башка кандидатура булмады. Алтынбаев - партия үстергән кадрларның берсе. Ул производствода аз эшләгән. Аннан шәһәр төзелеш идарәсендә - комсомол комитеты секретаре, КПССның шәһәр комитетында инструктор булып хезмәт куйган. Җиде ел Автозавод райкомында оештыру бүлеген җитәкләгән. Соңыннан район башкарма комитеты рәисе, КПСС шәһәр комитетының икенче секретаре итеп сайланган. Белүемчә, аны властька күтәрүдә Раиса Романова, Александр Логутов мөһим роль уйнады. Рөстәм Гафаров һәм депутатлар төркеме тырышлыгы белән, 1991 елның декабрендә без аны шәһәр Советы рәисе итеп тә сайладык. Шулай итеп, чикләнмәгән власть бирдек. Ә моңарчы аңа ике ут арасында эшләргә туры килде. Менә бер генә мисал.
1990 елның августында ул, депутатлар белән килешми торып, "КАМАЗ" производство берләшмәсен акционерлык җәмгыяте итеп рәсмиләштерде.
Бу СССРда оешкан беренче акционерлык җәмгыяте иде.
Миллиардларга төшкән мөлкәт бер селтәнүдә акционерлар карамагына күчте. Рәхмәт йөзеннән, Николай Бех Р.Алтынбаевны Латин Америкасына "тәҗрибә" алырга чакырды. Аның кайтуына шәһәрдә кышка яшелчә, бәрәңге әзерләнмәгән, трамвайлар йөрми. Октябрь урталарында үткәрелгән президиум утырышында киләчәктә Р.Алтынбаевның башкарма комитет рәисе булу-булмавы хәл ителде. Бу хакта президиум әгъзасы Яков Геллер тәфсилле чыгыш ясады. Алтынбаев исә үзенең чыгышында ситуациянең куркыныч түгеллеген рәсми саннар белән дәлилләргә омтылды. Аңлау һәм яклау тапмагач, "Әгәр ышанмасагыз, мин китәргә гариза бирәм", диде. Аның кулына каләм белән кәгазь генә тоттырмадылар. Бер яклаучы да табылмагач, мин сүз алып: "Республика статусын үзгәртү алдында тора. Милли кадрларны үстерәсе урында, Рәфкат Зәкиевичны эштән җибәрү хата түгелме? Ул бит Чаллыда абруйлы кеше. Депутатларның да күпчелеге аны яклый. Сессиядә алар ни дип әйтер?" - дидем. Озак кына торгач, Кәриб Мөдәррисов берничә уңай сүз әйтте. Шулай итеп, аны киеренке хәлдән тартып чыгаруга ирештек. Утырыштан соң нык кына дулкынланган Р.Алтынбаев: "Рахман Галимович, век не забуду, выручил. Рәхмәт", - дигән иде.
Әлбәттә, шәһәр хакиме, мэр булгач, үзгәрде. Кадрларны кимсетергә гадәтләнде. Шул ук Н.Бех белән уртак тел таба алмаганлыктан, Чаллының үзәгендәге "тюбетейка" да сакаллы объект булып калды. Әйткәнемчә, миңа, хәбәрдарлык һәм даими комиссия рәисе, президиум әһеле буларак, барлык сәяси-икътисадый вакыйгаларның шаһиты булырга туры килде. Әлбәттә, үземнең фикерләремне әйтергә күп сорамый идем. Шуңа күрә кызулыгым өчен кемнәргәдер ошап та бетмәдем. Президиум әгъзаларының шактые татар булуга карамастан, аска карап, рәискә теләктәшлек итте. Вакыты-вакыты белән Кәриб Мөдәррисов активлык күрсәтте. Журналист буларак, утырыш, сессияләрнең кыскача эчтәлеген яшел тышлы амбар дәфтәренә язып та бардым. Аларны кызыксынып укыйм хәзер...
Татарстанның статусын күтәрү барлык милләт халыкларына да файда гына китергән булыр иде. Ләкин көне-төне моның киресен тукыдылар. Әнә бит татар язарга, укырга өйрәткән Урта Азия республикалары ничек чәчәк ата. Эстония, Латвия, Литва нинди үсеш алды. Елына йөзәр миллион тонна нефть чыгарган Татарстан әйбәт тормышка лаек түгелме?!
1990 елның август аенда РСФСРның Югары Советы рәисе Борис Ельцин Чаллыга килде. Аннан соң, 24 августта шәһәр Советы суверенлык декларациясен кабул итте. Илдә махсус оештырылган йөгәнсезлекне безнең Татарстанга да кертергә омтылдылар. Кара көчләр юкны бар итеп, киеренкелекне куертырга тырыштылар. Шунысы мөһим, Татар иҗтимагый үзәге халык массалары арасында зур көчкә ия булды. Провокацияләр дә хисапсыз иде. Ә менә турыдан-туры Мәскәүгә буйсынган прокуратура, КГБ хезмәткәрләре әлеге чорда бик акыллы позициягә күчтеләр. Барлык хәлләргә өстән килгән күрсәтмәләр буенча түгел, ә йөрәк кушуы буенча нәтиҗә ясарга омтылдылар. 1990 елның 15 ноябрендә булган президиум утырышында шәһәрдәге сәяси хәлләр каралды. Аны Совет рәисе Ю.Петрушин алып барды. Ю.Петрушин: "Шәһәрдә хәлләр әйбәт түгел, ТИҮ чыгырыннан чыкты, демонстрация, пикетлар үткәрә. 7 ноябрьдә булган демонстрациядә РСФСР флагын ертып ташладылар. Хокук саклау органнары, сез нәрсә карыйсыз?!" - дип белдерде.
Милиция полковнигы, эчке эшләр идарәсе башлыгы Н.Шипилов: "Мин сәясәтче түгел, ә менә юридик яктан бәя бирә алам. ТИҮнең демонстрация вакытында маршрутларны үзгәртүе законга каршы килми. Сәяси хәлләр, чыннан да, кыза бара, ниндидер көчләр аны кискенләштерү ягында. Милиция начар эшләми, ел башыннан җинаять кылу 15 процентка кимеде. Без үзебезнең алда торган бурычларны үтәргә сәләтле", - дип җавап бирде.
А.Стародубцов, президиум әһеле:
- Флагны ерталар, вывескаларны ваталар. Сез кемне дә булса җаваплылыкка тарттыгызмы?
Н.Шипилов:
- Моны билгесез кешеләрнең вак җинаятьчелеге дип бәялибез.
Г.Хәмидуллин, шәһәр прокуроры:
- Мин үзем демонстрациядә булдым. Бу мәсьәләне КГБ бүлегендә дә тикшердек. Сез әйткән Арсланов Россия байрагын ертмады, таптамады. Ул аны җирдән сөйрәп кенә барды. Мин моны байрак дип тә әйтмәс идем. Байракның бит Югары Совет раслаган үз үлчәме бар. Минем, мәсәлән, Россия гербы төшкән төймәм өзелеп җиргә төште икән, аны ничек бәяләргә була?
Гаделшина, яшьләр оешмасы рәисе:
- Әлбәттә, нормадан тайпылу бар, тик шунысын да әйтәсе килә. Казанны яклап, безнең бабаларыбыз гомерләрен дә кызганмады. Кирәк булса, моны без дә эшләрбез.
В.Будаев, президиум әһеле:
- Агрегат заводында Масленников ТИҮгә җыелыш оештыруга рөхсәт бирмәде, яхшы эшләде. Без киләчәктә дә Россия флагын мыскыл итүгә ирек бирмәбез.
Ә.Гоманов, КГБның Чаллы бүлеге башлыгы:
- Илдә "властька буйсынмаска" дигән юнәлеш көч ала. Бу бик куркыныч хәл. Законнарны үтәргә һәм аны хөрмәт итәргә кирәк. Бүген килешеп, аңлашып эшләү таләп ителә. Әгәр без корал куллануга барабыз икән, аның нәтиҗәсе бик аяныч булырга мөмкин. Минем татар милләтеннән булган депутатларга мөрәҗәгать итәсем килә. Сез иҗтимагый үзәк эшендә актив катнашсагыз иде. Начарлыкны вакытында бетерү барыбызга да файдалы гына булыр.
30 ноябрьдә булган президиум утырышында Р.Курмашев, З.Әһлиуллин, К.Сафиуллин, И.Гыйльфанов катнашында зур сөйләшү булды. Сүз татар телен үстерү, мәдәниятен яңарту һ.б. мәсьәләләр хакында барды. Аралашу киеренке булса да, киләчәктә аңлашып яшәргә кирәк, дигән фикергә киленде. Бу вакытта Чаллыда казачество оештыру хакында мәкерле эш тә алып барылды. Милиция полковнигы Шәүкәт Таштабанов, Гамир Хәмидуллин, Әмир Гоманов кебек милләттәшләребез тырышлыгы нәтиҗәсендә, хәлләр критик ноктага җитмәде. Һәр нәрсәдә начарлык күрергә теләгән шовинистларның планнары да тормышка ашмады. Акыл белән эш итү нәтиҗәсендә, Чаллыны кан коюдан саклап кала алдык. СССР җимерелгәч, яңа власть суверенлык ягында булган җитәкчеләрдән арыну ягын карады. Н.Шипилов пенсиягә китте. Ә.Гомановны Казанга күчерделәр, Г.Хәмидуллин "үз теләге белән" вазифаларыннан азат ителде. Шәүкәт Таштабанов исә ниндидер авырудан бакыйлыкка күчте.
"Чаллы-ТВ" һәм аның "дуслары"
Янә телевидение оештыру мәсьәләләренә кире кайтыйк. Озак кына аңлата торгач, телерадиокомпанияне оештыруга Р.Алтынбаев ризалык бирде. Мин, беренче дәлил итеп, Чаллының абруе артуын, ул киләчәктә республиканың төзелеш һәм автомобиль сәнәгатенең үзәге булуын китердем. Бу эшне башкару өчен, Казан телевидениесендә туплаган тәҗрибәм дә җитәрлек иде. Өстәвенә, республика хөкүмәте дә ярдәм вәгъдә итте. Минем элеккеге җитәкчем Илгиз Хәйруллин һәм дустым Мансур Хаснуллин ул чорда вице-премьер вазыйфаларын башкардылар.
Телевидение ул, әлбәттә, бер камера һәм кинога төшерүче генә түгел, ул - заман таләпләренә җавап бирә торган техника белән җиһазландырылган студия, төшерелгән сюжетларны эшкәртү цехы һәм материалларны эфирга чыгару станциясе дә. Болар белән тәҗрибәле инженерлар, белгечләр идарә итәргә тиеш. Акчасы булганда, моңа ике ел вакыт сарыф ителә. Ә безгә санаулы көннәр бирелгән. Ярты ел эчендә эфирга без беренче тапшыруны чыгарырга тиеш. Ә ничек итеп? Урынбасарым-техник директор Рафик Имашев белән күп уйлагач, вакытлыча Россия каналына кереп, эфирга чыгу мәсьәләсен алга сөрдек. Параллель рәвештә "Хитачи" фирмасы белән Betacam форматындагы аппаратура кайтару һәм "Госкомсвязьнадзор" идарәсе аша ешлыклар алу (частота) мәсьәләләре дә уңай хәл ителде.
1992 елның август аенда ретротрансляция станциясенең республика җитәкчесе Николай Шаховнинга үзебезнең теләкне җиткергәннән соң, гаҗәпләнеп: "Сез акылыгыздамы? Мәскәүгә караган структура аша эфирга чыгарга кем рөхсәт бирсен", диде. Мин Шаховнинны күндерә алмагач, Министрлар Кабинеты рәисе Мөхәммәт Сабиров, аның урынбасарларына теләгебезне җиткердем. "Вакытлыча эфирга чыгарга рөхсәт итәргә", дигән имза алганнан соң, кабат Шаховнин янына киттем. Ни булса, шул булды, тегеннән-моннан арзан хакка сатып алынган аппаратлар белән беренче тапшыру җыелды, һәм ул 29 декабрьдә Россия каналында эфирга чыкты. 20 кВт көчәнешле тапшыргычлар тараткан сигнал хәтта Башкортстанга кадәр барып җитте. Шулай итеп, иң авыр этапны уңышлы үттек.
Вакытлыча эфирга чыгу 1997 елга кадәр дәвам итте. Юктан бар булган оешмага һәрдаим ярдәм итәсе урынга, аяк чалучылар күбәйде. 1993 елның март аенда булган президиум утырышында, Алтынбаев әйтми-нитми торып, әле яңа туып килә торган телерадиокомпанияне икегә аерырга, диде. ТВ белән җитәкчелек итү информация агентлыгы җитәкчесе В.Дунаевка йөкләнергә тиеш икән. Президиум әгъзалары минем ачынып сөйләгән чыгышыма да игътибар итмәделәр. Башларын иеп булса да, бертавыштан аерырга, дип кул күтәрделәр. Ләкин Р.Алтынбаев бу мәсьәләне нигәдер сессиягә чыгарырга ашыкмады. Бераздан Чаллы телевидениесен һәм радиосын үстерү өчен акча бирелде. Ә аппаратура сатып алу информация агентлыгына, ягъни В.Дунаевка йөкләнде. Бер елдан агентлык бетерелде. Дунаев миллион долларлык аппаратура урынына ике видеокамера һәм кассеталар гына тапшырды... Акча кая киткән - анысын Алла үзе генә белә!
Бернигә дә карамастан, шәһәребезнең республикада абруен күтәрү һәм тотрыклылыкны саклау буенча Чаллы телевидениесе һәм радиосы үзенең миссиясен үтәде. Әмма без күргән авырлыкларны белүче дә, аңлаучы да табылмады. Киресенчә, эшкә тыкшыну, акыл өйрәтү, бәйләнү гадәткә керде. Мин чарасызлыктан күпмилләтле халыкка дөрес юнәлеш, киңәш биргән мәгълүмат чараларын оештыруда башлап йөрүем белән рухи яктан шатлана гына алдым.
1995 елның марты якынлашты. Бу айда шәһәр һәм Югары Советка сайлаулар үтәсе. Р.Алтынбаев үзенең чыгышында "Чаллыдан бер генә егет тә Чечняга бармаячак" дип, ата-аналарга вәгъдә бирде. Моны Россия Президенты Ельцин белән оборона министры гына хәл итә ала.
Төнге икедә Алтынбаев шалтыратты: "Рахман, выручай, телеоператорыңны ал да Автозавод тимер юл станциясенә бар. Анда Новый поселогындагы хәрбиләрне Чечняга җибәрергә әзерләнәләр", - диде. Мин, такси яллап, Михаил Шепелев белән тимер юл станциясенә бардым. Анда Чаллы егетләрен төягән эшелон минуты-секунды белән кузгалырга тора. Бар җирдә ыгы-зыгы. Милли хәрәкәт әһелләре тимер юлга яткан. Без вакыйганы телевидениегә төшерәбез, интервью алабыз. Гомумән, соңгы чиктә хәрбиләр карарларын үзгәртергә мәҗбүр булдылар. Солдатларны кире Новый поселогына алып киттеләр. Иртәнге сигездә Алтынбаев килде. Халыкка үзенең вәгъдәсен үтәве турында сөйләде. Сайлаулар уңышлы үтте.
Һәр нәрсәнең башы булган кебек, ахыры да була. Чаллы телевидениесе эшли, 51нче һәм УКВ 67,79 каналлары алынган, тапшыргыч аппаратуралар кайтартылган. Хәзер аларны яңа бинага урнаштырып, тәүлек буе эшне башларга гына кирәк. Әмма миңа карата ыгы-зыгы оештырылды. Хезмәттәшләремә начар йогынты ясамасын дигән теләктән, зур авырлыклар белән тудырган "Чаллы-ТВ"дан китәргә дигән карар кабул иттем. Мине Менделеевск район Советы һәм хакимияте массакүләм мәгълүмат чараларын яңача оештыру бурычын йөкләп, эшкә чакырды. Вакытлыча китү 5 елга сузылды. Республикада беренче мәртәбә газетаны компьютерда җыеп калыпка салу, аерым татар басмасы оештыру, удмурт һәм мари телләрендә кушымталар чыгару, газета призына татарча көрәш буенча бәйгеләр үткәрү... Кыскасы, бу елларда башкарган нәтиҗәле хезмәтем шул булды. Район Советына депутат итеп сайландым, "Татарстанның атказанган хезмәткәре" исеме бирелде.
2001 елның 4 январенда шәһәр мэры мәрхүм Рәшит Хәмәдиев мине "Чаллы-ТВ"га ярдәмгә чакырды. Монда хәлләр мактанырлык түгел иде. Бер генә төшерү студиясе дә юк, хезмәт хаклары түбән. Өстәвенә, телевидениенең пенсия фондына ике миллион бурычы җыелган. Исәп-хисап счетлары ябылган. Бернигә карамый, көне-төне хезмәт куйдык. Нәтиҗәдә, эфирга яңа тапшырулар чыга башлады. Яңалыклар студиясе сафка басты. Кибет булган бинада заманча студия ясап, яшьләр өчен "Ты не один" дигән ток-шоу әзерләнде. Кышкы бакчада туры эфирда оештырылган "Хәерле иртә, Чаллы - Доброе утро, Челны" ике сәгатьлек программасы да халыкның яраткан тапшыруына әйләнде. Тора-бара болар исәбенә "Сабак", "Яшь йөрәкләр", "Без тарихта эзлебез", "Чал тарихлы кала", "Будь здоров", "Первопроходцы", "Молодежный коктейль", "Шаги Камаза", "Оперативная сводка" һ.б. тапшырулар өстәлде. "Күңел" радиосында гына да тематик тапшырулар саны 37гә җитте. Популярлык үсте. Моның белән реклама акчасы да килә башлады. Тулаем алганда, 10 ел эчендә дистәләгән фестивальләрдә, конкурсларда җиңү яуланды. 57 хезмәткәргә ипотека буенча фатир бирелде. 32 егет-кызыбыз тормыш корды. Тулаем реклама хезмәте 250 миллионнан артып китте. Алар социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә һәм яңа аппаратура алырга, реконструкция эшләренә тотылды.
2004 елның 4 мартында безгә ТР Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев килеп, эшебезгә югары бәя бирде. РФ Дәүләт Думасы беренче рәисе урынбасары Олег Морозов, РФ Эчке эшләр министрлыгының наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәшү идарәсе башлыгы, генерал-лейтенант А.Михайлов, РФ Дәүләт Думасының оборона комитеты рәисе, запастагы генерал-полковник А.Воробьев, Израильнең Россиядәге илчелеге секретаре Моше Шер, мөфти Тәлгать Таҗетдин, халык язучылары Туфан Миңнуллин, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев һ.б. бик күп дәүләт җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләренең дә безнең хезмәтне югары бәяләп китүләре киләчәккә ышаныч уятты.
Җаваплы хезмәт белән вакыт сизелмичә үтә. Миңа 61 яшь тулды. Киләчәк турында уйлап, мин алмаш әзерләүгә дә җитди әһәмият бирдем. Галина Илалтдинова, Әлфия Шәрипова, Мирһади Разов, Радик Гыймаев, Резидә Йосыпова, Руслан Исмәгыйлев, Луиза Сафуанова, Илшат Солтанов, Гүзәл Хәлиуллина, Илшат Әюпов, Илдар Кәримов, Рәйханә Хөсәенова, Энҗе Гәрәева, Ленар Мифтахов, Гөлсирә Солтанова, Ренат Гыйззәтуллин, Алмаз Хаҗиев Чаллы телекомпаниясенең матур традицияләрен дәвам иттерергә сәләтле җитәкчеләр булып үстеләр. Аеруча, төрле елларда минем уң кулым булган Рафик Имашев, Рәзинә Насыйбуллина, Татьяна Подольская һәм башка шәхесләргә зур рәхмәтлемен. Кызганычка каршы, югарыда санап үткән кешеләрнең берсе дә Чаллы телевидениесендә юк инде... Ләкин тормыш без уйлаганча гына бармый икән шул. 1993 елда үзем эшкә алып, өйрәтеп, урынбасар итеп күтәргән А.Батюшовны - коммерция нигезендә эшләүче СТВ медиа холдинг директорын - 10 елдан соң, параллель рәвештә "Чаллы-ТВ"га куярлар дип башыма да китермәдем. Бу адым закон бозу гына түгел, рухи кануннарга да төкерү иде. Ул моны "Сверху сказали и я пришел", дип аңлатты. Җиде радио, ике телевидение һәм урам рекламасыннан кергән акча аз булган, күрәсең! Әгәр бик талантлы җитәкче икән, моның белән генә чикләнми, Татарстандагы барлык массакүләм мәгълүмат чараларын СТВ холдингына кушарга иде. Акчасы да күбрәк булыр иде, ичмасам!
Мин үзем 15 яшемнән Воркута шәһәрендә эшли башладым. Тормышның авырлыкларын да, шатлыкларын да күрергә туры килде. Беркайчан да гайбәт йөртмәдем, кешеләрнең өлешенә кермәдем, шикаятьләр язмадым. Мине Ходай шуңа күрә саклый да торгандыр. Халык алдында йөзем ак, рухым-калебем пакь.
Хәтердәге яралар, хәтердәге ядкәрләр... Әлбәттә, безнең буынга, минем яшьтәшләремә, хезмәттәшләремә күп кенә вакыйгаларның шаһиты булырга туры килде. Тулырак әйткәндә, без халкыбызның абруен, данын үстерергә, тарихи дөреслекне кире кайтарырга күп көч куйдык. Мин бу язмамда шанлы милли күтәрелеш елларында булган кайбер хатирәләрне генә атап үттем. Бу чор, анда ирек даулап йөргән егет-кызлар, әби-бабайлар исеме онытылмасын, милләтебезнең көчле рухы беркайчан да сүнмәсен иде.
Яр Чаллы. 2014 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев