Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җиңү арты җиңү

Коляскада бал биюләре башкарып танылган Гөлназ Акбашева белән Виталий Морозов Европа чемпионатыннан кайттылар. Польшаның Ломянки шәһәрендә узган ярышта Чаллы биючеләре ике көмеш, бер бронза медаль белән бүләкләнделәр. Дөньяның төрле төбәкләреннән килгән бию парлары белән ярышу Гөлназ Акбашева белән Виталий Морозовта җылы тәэсирләр калдырган. "Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Төмәннән килгән көндәшләребез көчле...

Коляскада бал биюләре башкарып танылган Гөлназ Акбашева белән Виталий Морозов Европа чемпионатыннан кайттылар. Польшаның Ломянки шәһәрендә узган ярышта Чаллы биючеләре ике көмеш, бер бронза медаль белән бүләкләнделәр.

Дөньяның төрле төбәкләреннән килгән бию парлары белән ярышу Гөлназ Акбашева белән Виталий Морозовта җылы тәэсирләр калдырган. "Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Төмәннән килгән көндәшләребез көчле иде", - ди Гөлназ.

Бу юлы беренче урынны яуламасалар да, төшенкелеккә бирелмиләр алар. "Аның каравы, өч тапкыр дөнья чемпионнары булган Чаллы биючеләрендә иң күп медаль: ике көмеш һәм бер бронза. Алар халыкара Европа программасы, фристайл һәм соло фристайл программасы буенча уңышлы чыгыш ясадылар", - ди "SТS" клубы тренеры Таһир Мәүләветдинов.

Гөлназ Акбашева белән Виталий Морозовның Польшага баруын бу юлы да Венера Иванова җитәкчелегендәге "Безнең мирас" хәйрия фонды финанслады. Югары дәрәҗәдәге мондый ярышларда Татарстан һәм Чаллы данын яклаучы биючеләргә киләчәктә дәүләт ярдәме дә күрсәтелсә, алар тагын да зуррак уңышларга ирешерләр иде.

Бүгенге көндә Гөлназ Акбашева белән Виталий Морозов Санкт-Петербургта узачак Россия чемпионатына әзерләнәләр. Ярышлар ноябрь ахырына билгеләнгән. Финанс ярдәме булса, биючеләр анда катнашып, шәһәргә янә җиңү белән кайтырга җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев