Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җиңү көнендә Чаллыда бәйрәм салюты булачак (+программа)

22 апрельдән башлап шәһәрдә «Георгий тасмасы» акциясе үткәрелә. 6 май көнне Яр буе паркы мәйданында Мариин театрының симфоник оркестры, дирижер Валерий Гергиев чыгыш ясаячак. 7 май көнне Җиңү паркында тынлы оркестрлар фестивале узачак.

9 Май – Җиңү көнендә шәһәрдә нинди бәйрәм чаралары үткәрелә соң? 

9:00 – Муса Җәлил һәйкәле янында бәйрәм митингы була. Монда Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары һәм кадетлар чыгыш ясый. 

Шул ук вакытта «Ватан-Ана» мемориаль комплексы янында почетлы караул тора башлыйлар. 
9:30 – олы балалар хоры һәм оркестр чыгышы була. 
10:00 – парад. Әлеге чара  «Ватан-Ана» мемориаль комплексы янына чәчәкләр салу белән тәмамлана.

Бәйрәм чаралары шәһәрнең өч районында да уздырыла
∗ «Солдат боткасы» исеме белән кыр кухнясы реконструкцияләнәчәк 
✓ 11:30 – Комсомол районында 
✓ 12:00 – Үзәк һәм Автозавод районнарында 
∗ Җиңү паркы мәйданчыкларында бәйрәм чаралары уздыру да планлаштырыла

Автозавод районында
– «Лавровый венок» һәйкәле янында «Безгә хәтер һәм дан васыять итеп калдырылган» чарасы үткәрелә. Монда парад уза, моннан тыш Советлар Союзы Геройлары һәйкәленә һәм бюстларына чәчәкләр кую да оештырылачак;
– Парк сәхнәсендә «Ул бөек елларның даны бер дә тынмас» исемле бәйрәм концерты уздырылачак.

Үзәк районда
– «Җиңү кайтавазы» шәһәр конкурс-фестиваленең гала-концерты үтәчәк. Моннан тыш «Җиңү юллары белән» исемле күчмә күргәзмә дә булдырылачак. «Җиңү өчен!» дип исемләнгән театраль тамаша да куела. 

Комсомол районында
– «Җиңү кайтавазы» фестивале үтә

Җиңү көнендә шулай ук «Үлемсез полк» йөреше дә булачак. Ул 16:00 сәгатьтә башлана.

Бәйрәм исә 17:00 сәгатьтә Яр буе паркы мәйданында театральләштерелгән программа белән дәвам итәчәк. Тамаша тәмамлангач, 18:00дән 19:00 сәгатькә кадәр балалар коллективларының бәйрәм концерты оештырылачак.

Соңыннан исә бар Чаллы Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу өчен «Бер минут тынлык» бөтенроссия акциясенә кушылачак. 
19:00дән 21:00 сәгатькә кадәр иҗат коллективлары һәм шәһәр башкаручылары катнашында бәйрәм концерты оештырылачак. 
21:00 сәгатьтә бәйрәм салюты булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев