Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иң мөһиме – сыйфат

Яр Чаллыда яңа трамвай линиясе өчен рельслар һәм шпаллар салу мәйданнары тулысынча әзер. Әлеге җиһазларны урнаштыру инде 65 процентка үтәлде. Эшләр тулысынча төгәлләнгән участоклар дәүләт системасы буенча кабул ителәчәк, дип ассызыклап әйтте шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев. "Бүген без трамвай юлының һәр метрын җентекләп тикшереп, шунда ук кимчелекләрне подрядчыга күрсәтеп, төзәтеп...

Яр Чаллыда яңа трамвай линиясе өчен рельслар һәм шпаллар салу мәйданнары тулысынча әзер. Әлеге җиһазларны урнаштыру инде 65 процентка үтәлде.

Эшләр тулысынча төгәлләнгән участоклар дәүләт системасы буенча кабул ителәчәк, дип ассызыклап әйтте шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев.

"Бүген без трамвай юлының һәр метрын җентекләп тикшереп, шунда ук кимчелекләрне подрядчыга күрсәтеп, төзәтеп барырга һәм сентябрь аенда әзер мәйданчыкларны кабул итәргә тиеш. Салынган юлның озынлыгы 100 метрмы, 10 метрмы - анысы мөһим түгел. Иң мөһиме - башкарылган эшнең сыйфаты. Әлеге урынга подрядчы кабат кайтырлык булмасын! - дип ассызыклап әйтте шәһәр хакиме. - Әлегә төзелә торган юлның ян-якларында тәртипсезлек, хуҗасызлык күзгә ташлана".

Сентябрьдә, ниһаять, "КамПИ" тукталышындагы павильон - төзүчеләр юл өстендә калган бердәнбер корылма - сүтеп алыначак. Моннан тыш, киләсе елның язында трамвай юлы янәшәсеннән - "Пединститут" тукталышыннан алып, "Челныгорстрой"га кадәр - җәяүле-велосипедлылар өчен махсус сукмак салыначак. Васил Шәйхразиев инженерлык һәм төзелеш аудиты идарәсенә бүгеннән үк әлеге юлның проектын төзү бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев