Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җиңү паркында чыршы ачылды

Автозавод районының Җиңү паркында чаллылылар «Могҗизалар көткән дөнья» дип исемләнгән Яңа ел бәйрәмендә катнаштылар.

Чара программасында «Эврика» шәһәр мәдәният үзәгенең, «Бисеринки» балалар хореография мәктәбенең, 17 нче балалар хореография сәнгатенең иң яхшы солистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. Кыш Бабай һәм Кар Кызы шәһәр халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, «Маскарад костюмы» конкурсына йомгак ясадылар һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр. 
Шәһәрдәшләргә котлау сүзләре белән Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, Шәһәр Советы депутаты Вадим Матюшин, Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов мөрәҗәгать иттеләр. Алар узып баручы елга йомгак ясадылар һәм Яңа ел перспективалары турында сөйләделәр.
Яшь чаллылылар 1нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае һәм «Олимпия» спорт мәктәбе тарафыннан оештырылган конкурсларда һәм хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар. Шәһәр халкы буйлы фигуралар белән фотога төште, атларда йөрде. Автозавод районы халкын һәм кунакларын Түбән Кама шәһәреннән Pegas шоу-проекты «Крылья» программасы белән сөендерде.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел