Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иң популяр исемнәр

2020 елда Чаллыда 6736 бала туган. ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова әйтүенчә, елдан-ел малайлар күбрәк туа икән. Узган елда алар 3437 булган.

Узган елда алар 3437 булган. Сабыйла туу буенча июнь ае беренче урында. Бу айда 617 бала туган. Гыйнвар аенда балалар саны иң  аз: 500 бала дөньяга килгән. Иң кечкенә сабыйның авырлыгы – 620 грамм.

Узган ел чаллылылар яңа туган балаларга 900гә якын исем кушкан. Иң популяр хатын-кыз исемнәре: София, Әминә, Ева, Ясминә, Алисә, Амелия. Ир-атлар исемнәре арасында Тимур озак вакытлар лидер булып санала, шулай ук популяр исемнәр исемлегенә Әмир, Марк, Артем, Кәрим, Максим кергән. 2020 елда Ева һәм Марк рейтингның өченче баскычына күтәрелгән.

Кызларны Филадельфия, Мелангелла, Апрель, Ария, Элизабет, Октавия, Фаришта, Каталея һәм Айрис кебек гадәти булмаган исемнәр белән дә атаганнар. Сирәк ир-ат исемлегендә Ричард, Альтаир, Граф, Витольд, Карапет, Соломон, Рамзес, Тибет, Нариман бар.

Ата-аналар арасында балаларга ике исем бирү очраклары да булган. Артур-Сильвестр, Йосыф-Йисраэль, Мөхәммәд Али, Мөхәммәт-Әнәс исемнәре шундыйлардан.  Әти-әниләр кайчандыр Светлана, Наталья, Татьяна, Эльвира, Антон, Олег, Илдар, Игорь, Юрий кебек бик популяр исемнәрне сирәк бирә башлаганнар. Бала тудыру йортыннан чыкканчы туган балаларны теркәү 98 % тәшкил итә. Күпьеллык традиция буенча һәр бала өенә тантаналы шартларда озатыла.

Фото: Диляра Эстрина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев