Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ябыгу өчен Яңа ел салатлары

Оливье салатына менә дигән алмаш

Чаллының 5нче хастаханәсенең кардиология бүлеге мөдиире, табиб-диетолог Лиана Мансур кызы Хәлимовадан файдалы рецептлар

 Фатуш-салат
Кирәкле ризыклар: 
Помидор, кыяр, редис, кызыл суган, бөтнек (мята) яфраклары, романо салаты яфраклары, анар (гранат) бөртекләре, юка лаваш.
Соус өчен кирәкле ризыклар: 
3 аш кашыгы рафинадланмаган кукуруз мае, 1 аш кашыгы «Наршараб» гранат соусы, борыч, 1 чәй калагы лимон согы, 1 чәй калагы  сумах тәмләткече.
Эш барышы: 
Помидор, кыярны шакмаклап, редисны түгәрәкләп  турап, бөтнек, салат яфраклары салырга, гранат бөртекләре өстәргә. Өстенә соус салып, вак кисәкләргә бүленгән, майсыз табада кыздырылган лаваш сибәргә.


Тел кушып ясалган җылы салат
Кирәкле ризыклар: 
Пешерелгән тел, помидор, кыяр, Айсберг салаты, яшел алма, серкә (уксус), бүдәнә (перепелка) йомыркалары.
Соус өчен кирәкле ризыклар: 
Әчелеге 0,2 булган зәйтүн (оливковое) мае , лимон согы һәм бәбрия (розмарин) үләне.
Эш барышы:
Пешерелгән телне юка итеп кисәргә, помидор, кыярны турарга, Айсберг салатын вак итеп кисәргә, алманы юка телемнәргә турап, өстенә серкә сибәргә. Барысын да бергә болгатып, пешкән һәм урталай киселгән бүдәнә (перепелка) йомыркалары өстәргә. Салатка әчелеге 0,2 булган зәйтүн (оливковое) мае, лимон согы һәм бәбрия (розмарин) үләне салып болгатырга. Оливье салатына менә дигән алмаш бу. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев