Ял көннәрендә Чаллыда һава торышы үзгәрә
Яңалыклар тасмасы

Ял көннәрендә Чаллыда һава торышы үзгәрә

8 октябрь, шимбә төнендә, төбәк циклонның тыл өлешендә калачак.

Ял көннәрендә республикабызда, шул исәптән Чаллыда, җылытачак, явым-төшем туктап торачак. 

8 октябрьдә көндез атмосфера басымы сизелерлек артачак. Термометр баганасы +11 градусны күрсәтәчәк. Якшәмбе, 9 октябрьдә дә явым-төшемнәрсез. Һава температурасы +14 градуска кадәр җылытачак.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында республикага янә яңгырлар киләчәк. Көндезге температура 8 градустан 14 градуска кадәр булачак.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев