Яңа ел чараларын уздырмаска уйлыйлар?
Яңалыклар тасмасы

Яңа ел чараларын уздырмаска уйлыйлар?

«Superjob» порталы уздырган сораштыру нәтиҗәләре шул турыда сөйли.

Россиядә яшәүчеләрнең һәр икенчесе (сораштыруда катнашучыларның 52 проценты) быел Яңа ел чараларын уздырмаска кирәк, дигән фикердә.

«Superjob» порталы уздырган сораштыру нәтиҗәләре шул турыда сөйли. Катнашучыларның 29 проценты бу фикер белән килешми, ә 29 проценты җавап бирергә кыенсынган. Шунысы кызык: бәйрәм чараларының кирәк булмавын белдереп, күбесенчә 45 яшьтән өлкәнрәкләр тавыш биргән. 35–44 яшьлекләр арасында бу фикерне кешеләрнең 53 проценты хуплаган.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


яңа ел

Нет комментариев