Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа ел төнендә нәрсә кияргә?

Аждаһа якты, ялтырап һәм балкып торган һәр нәрсәне ярата, шуңа күрә аның тукымаларына, пайеткаларына, стразаларына, ташларына, люрексларына игътибар итәргә кирәк.

Аждаһаның яраткан төсләре – кызыл һәм алтынсыман. Киемегездә бу төсләрнең берсе булсын. Яшел төс тә уңыш китерәчәк. Аждаһа нәфис аристократ, шуңа күрә киемнәрне затлы материаллардан сайлагыз, әйтик: бәрхет, велюр, шелк, замша. Бу сезнең нәфислегегезне күрсәтәчәк.

Шунысы бар: үзләре Аждаһа елында туганнарга яшел төс киңәш ителми. Ул уңыш китермәскә мөмкин. 

Аның яратмаган төсләре – зәңгәр һәм коңгырт. Аждаһа елын каршылаганда мондый төстәге киемнәр кимәскә тырышыгыз. Гомумән, мөмкинлеккә карап, Аждаһа елын зәвыклы киенеп каршыларга кирәк. Ул бай күренгәнне, балкыганны ярата.
Әгәр «кычкырып торган» киемнәрне бөтенләй дә яратмыйсыз икән, тыныч, классик күлмәк-костюмнарга өстенлек бирегез. Ләкин ул сыйфатлы тукымадан тегелгән, өстегездә килешле итеп матур утырган һәм уңайлы булсын.

Алтын, көмеш, төрле асылташлардан һәм ярымкыйммәтле ташлардан ясалган беләзек-муенсалар, олы йөзекләр кияргә яки матур бижутерия сайлап куярга да онытмагыз.

Фото: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев