Яңа елга керәбез. Планыгыз бармы соң?
Психолог, коуч, мотиватор Регина Хәкимҗанова белән 2025нче елга дөрес итеп план кору, теләк-максатларга ирешү серләре турында сөйләштек.
Редакциябезгә Кукмарадан кунак килде. Регина Хәкимҗанова – психолог, коуч, мотиватор, трансформацион уеннар алып баручы, хатын-кызларны ябыгырга өйрәтүче белгеч, блогер, артист, 3 бала әнисе. 35 кг-га ябыгу тәҗрибәсе дә бар аның! Узып баручы ел азагында туры эфирда аның белән яңа, 2025нче елга дөрес итеп план кору, теләк-максатларга ирешү серләре турында сөйләштек.
– Регина, үзең белән якыннанрак таныштырып үт әле.
– Чын исемем Рәзинә. Туган көннәрем икәү. Белемем буенча театр актрисасы. Язмышымда сынаулар күп булса да алар мине нык булырга өйрәтте. Сез санап киткән һөнәрләрдә уңышка ирештем дип әйтә алам, Аллаһка шөкер. Мин кияүдә, өч бала үстерәбез. Бүгенге көндә психолог, коуч буларак мин интернет аша, онлайн эшлим. Блогер буларак та аккаунтымны алып барам. Моңарчы мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган идем.
– Бүген без 2025нче елга план кору турында сөйләшәбез.
– Тормышта үз вазыйфасын тапкан кешенең планнары гамәлгә аша, эшләре уңа.
– Син нык ябыгып теләгеңә, максатыңа ирешкән кеше. Бу да план буенча идеме?
– Әйе, мин ябыгуны 2023нче ел планына куйдым. 101 кг идем, 35 кг ябыктым. Авырлыгымны 5 ай эчендә киметтем. Организмга стресс та булмады, чикләүләр дә куймадым, теләсә кайчан, ашыйсы килгән бар нәрсәне ашый ала идем. Чөнки мин ябыгуның асылын аңладым. Эш туклануда гына түгел, эчке кичерештә дә – күңелең тыныч, борчуларсыз булырга тиеш. Башыңда аңлау булганда, ябыгу өчен үзеңә кулай ысулны табасың. Әгәр дә зур чикләүләр куясың икән, әйтик, миңа туңдырма ярамый дигән уйны башыңа кертсәң, гел аны кабып карыйсы килә башлый. Шул рәвешле тыела алмый башлап, кирәгеннән артык ашап ташлыйсың. Чикләүләр булмаса, чамалавы җиңелрәк. Һәм, әлбәттә, хәрәкәт кирәк. Гомумән, тылсымлы таблетка юк ул.
– План кору кирәкме? Эшләр болай да башкарыла сыман бит.
– Иң элек, бер фикерне аңлатып үтәсем килә. Ул план белән бәйле. Кешенең күңеле тыныч булса, ул үзенең халәтен аңлый, эчке тавышын тыңлый ала, үзенә нәрсә кирәклеген белә. Тормышындагы кайсы өлкәне үзгәртергә һәм иң мөһиме нинди юл белән моңа ирешергә кирәклеген күрә. Сез шушы халәттә булсагыз, теләк, хыял, куя аласыз. Ә инде максат бар икән, аны Б ноктасы, ә хәзерге хәлне А ноктасы дип атап, Адан Бга бару юлын – план төзергә була. Плансыз тормыш хаоска әверелә, максатка ирешү дә мөмкин түгел. Шунысы да бар, план ул ниндидер зур, глобаль әйберләр түгел, кечкенә генә адымнар.
– План ул эшләр исемлеге генәме?
– Категорияләргә бүләргә киңәш итәм. Әйтик, сәламәтлек өчен аерым бит, мөнәсәбәт өчен – аерым.
– Нинди категорияләр турында сүз бара?
– Үземнең тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, 5 юнәлешне тигез алып барырга кирәк. Сәламәтлек, мөнәсәбәтләр (тормыш иптәшең, дус-туганнарың белән), хезмәт, матди үсеш (хезмәт хакын арттыру), үз сәләтең, мөмкинлекләреңне куллану, тормышка ашыру (эшеңне башлау, мавыгуларыңны үстерү) һәм рухи як. 2023нче елда мин шундый максат куйдым – башта үземне дәвалыйм, аннары кешеләр белән эшлим.
– Планны кәгазьгә язу белән телефонга теркәү арасында аерма бармы?
– Бар. Кул белән язганның тәэсире башка. Истә дә кала, аннары мондый язу баш миенә үзеннән-үзе бу эшнең мөһимлеге турында сигнал бирә. Мин кәгазьгә генә түгел, зур ватманга язарга киңәш итәм. Аны стенага ябыштырып куясыз да һәр өлкәгә бер фото беркетәсез. План төзегәндә «Ябыгу» дип зур эшне түгел, ә кечкенә адымнарны билгеләгез. Әйтик, уңайлы урында фитнес-үзәк табып, тренерга язылып кую. Мин мисал өчен, 10 мең адым атлауны максат итеп куйган идем, хәзер – Кукмарадан Казанга җәяү барып кайтырга телим.
– Казан белән Кукмара арасы ничә км соң?
– 180. Болай да көненә 10 мең адым йөрим, кайчак 20 мең дә була. Шунда Казанга бару минем өчен хәзер юк кына әйбер булырга тиеш инде дип, уйлап куйдым.
– Планны язганда ниндидер кагыйдәләрне истә тотарга кирәкме?
– Пунктлар саны чикләнмәгән. Кемдер бер елга 5 пункт яза, кемдер – 25. Ләкин иң мөһиме, планның тормышка ашу сере – күңелең белән ышану. Бер клиентым 2025нче елга машина алуны максат итеп куйган иде. Маркасын да язды, төсен дә. Хәтта урындыкларына чехолын да алып куйды, чөнки көзгә руль артына утыруына ышана. Уйларыбыз һәм гамәлләребез берләшкәндә максатыбызга туры барачакбыз. Шунысын да истә тотыгыз, гомерлек максатларны бер елга язу да дөрес түгел. Мөмкинчелегеңне, җаеңны карыйсың. План язуның аерым бер көне юк. Исеңә төшкән саен теркәп барасың да, декабрь аенда зур, матур кәгазьгә язып чыгасың.
– Бу кагыйдәләр һәрвакыт «эшлиме» әллә һәр ел үзенчәлеклеме?
– Кагыйдәләр эшли, әмма дөньядагы вакыйгаларны истә тоту кирәк, әлбәттә.
– План кору, психология турындагы бу белемнәрне син кайда үзләштердең?
– ӘлхәмдүлиЛләһ, бүгенге көндә өченче уку йортында белем алам. Хәзер бик уңайлы, онлайн форматта укыйбыз. Укытучыларыбыз – көчле белгечләр. Алар өйрәткәннәрнең барысын да үзем сынап карадым.
– Үтәлгән планнарың турында да сөйлә әле.
– 2023нче елда ябыгуны максат итеп куйдым, 54нче размер кия идем, 46нчы размердагы күлмәк сатып алдым. Бүген мин 46ны да, 44не дә киям. Ә 2024нче елда мин Төркиягә барып, Истамбулда фотосессия ясарга дип, планга язган идем. Интернеттан бер фото табып, ябыштырып куйдым. Нәкъ шулай булды – бардым, матур фотолар ясадым, видеолар белән интернеттагы аккаунтымны тутырдым.
2025нче елда бар кешеләргә дә беренче чиратта сәламәтлек, тормыштагы үз вазыйфаларын табып максатларына ирешүләрен телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев