Яңа елга ничек әзерләнергә?
Һәр хуҗабикә, Яңа елны каршы алганда, мул итеп табын әзерли. Сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен бәйрәмне ничек билгеләп үтәргә? Табиблар мондый киңәшләр бирә.
– Бәйрәмгә 2-3 көн кала әзерләнә башларга кирәк. Организмны чистартырга, җиңелчә туклануга күчәргә. Салатлар, боткалар файдалы.
– Күп ашамагыз. Артыгын ашау матдәләр алмашы, ашкайнату функциясе бозылуга, холестерин, шикәр күтәрелүгә сәбәп була.
– Спиртлы эчемлекләр кулланыр алдыннан үсемлек мае кушып ясалган салат яки уылдыклы бутерброд ашарга кирәк. Ул алкогольгә бирешмәскә булыша. Табынга газлы эчемлекләр куймагыз. Тәмәке тартмаска кирәк, спиртлы эчемлекләр белән аның тискәре тәэсире тагын да арта. Ашкайнату системасы зәгыйфь булган кешеләргә шампан шәрабын ач карынга эчәргә ярамый. Ул сару кайнауны көчәйтә, гастритны кискенләштерә.
* Бәйрәм табыны артында озак утырмаска кирәк, хәрәкәт, биюләр файдалы. Саф һавага чыгып керегез, урамда хәрәкәтчән уеннар уйнау сәламәтлеккә файдалы, кәефне дә күтәрер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев