Яңа елны – сәяхәттә: кайда һәм ничек ял итү отышлырак?
Яңа елны кайда каршы алырга?» дигән сорау бүген күпләрне кызыксындыра.
Кемдер бәйрәм кичен бары тик өйдә үткәрү яклы, ә берәүләр, киресенчә, маҗаралар эзли. Әле январь аенда да атнадан артык ял итәбез, матур урыннар күрергә вакыт булачак. Карлы-буранлы чорда кайларда ял итү отышлы соң? «Фортуна» туристлык агентлыгы җитәкчесе Розалия Сироткина белән шул хакта сөйләштек.
– Кышын туристлар күбрәк нинди юнәлешләрне сайлыйлар?
– Иң актуаль кышкы юнәлешләр — Көньяк-Көнчыгыш Азия яклары, Мисыр ел дәвамында популяр. Ул беренче урында. Туристлар Таиландны да ярата, анда яңа юнәлешләр дә бар. Күптән түгел Вьетнамга туры рейслар барлыкка килде. Бик колоритлы шәһәр. Быел Фукуок утравына да туры рейслар ачылды. Бу да Вьетнам, әмма аерым курорт. Материктагысына охшамаган, шуңа Вьетнамга ике тапкыр барырга кирәк. Берничә ел рәттән Казаннан Шри-Ланкага да самолетлар оча. Ул да үзенчәлекле ил, башкалардан аерылып тора, халкы да үзгә, матур. Гарәп Әмирлекләрен дә бик яраталар, ел әйләнәсе очарга була, әмма анда көзен, язын, җәен барсаң яхшырак. Дөрес, җәен эссерәк. Шуңа юлламалар да арзан. Әмма акчаны янга калдырып, кыйммәтле отельләрдә ял итеп була. Туристлар мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмый. Кайберләренең аерым бер отельдә ял итәсе килә. Анда бит кунакханәләр берсеннән-берсе матур. Кытай да хәзер иң күп соралучы маршрут. Анда ял итү өчен дә, бизнес буенча да йөреп торалар.
– Бу илләр күбрәк актив ял өчендер? Балалар белән кайда ял итеп була?
– Балалар белән иң кулае — Төркия. Җәен әлеге илдән дә кулаерак урын юк. Хәзер Россиядә дә күп кенә кунакханәләр гаилә ялы өчен яраклашкан. Балалар өчен клублар, мәйданчыклар, бассейннар бар. Россиядә Кара диңгез буенда да мондый шартлар бар. Төркиядә сезон озаграк дәвам итә, майда башлана, октябрьдә дә барып була әле. Мисыр да гаилә белән ял итәр өчен туры килә. Гарәп Әмирлекләрендә дә балалар белән рәхәтләнеп йөреп була. Бала дигәч тә, аларның бит үсмерләре дә бар әле. Аларны Таиландка, Шри-Ланкага да алып була.
– Яңа елга да күп калмады. Бу бәйрәмне кайсы илдә шәп итеп уздырырга мөмкин?
– Яңа елны бөтен илдә дә каршы алалар. Кунакханәләрне дә бизиләр, чыршылар да куялар. Ноябрь ахырыннан алып февраль башына кадәр бар җирдә дә тылсымлы матурлык хөкем сөрә. Бу мәсьәләдә отельләр бер-берсе белән ярыша-ярыша эшли хәтта. Барлык кунакханәләрдә дә диярлек Яңа елны каршы алалар, артистлар чакыралар, матур өстәлләр әзерлиләр, бәйгеләр оештыралар.
– Россиядә бит әле Яңа ел каникуллары да атнадан артык дәвам итә. Сезнең «Фортуна» агентлыгына турлар сорап килүчеләр күпме?
– Бәйрәм чорында күп юнәлешләр буенча урыннарны алдан алып куярга кирәк. Мисал өчен, Таиландка, Вьетнамга, Шри-Ланкага якын арага тур табу кыен. Төркиядә әле җайлырак, анда кунакханәләр күп. Әмма кышын бу илгә рейслар саны кими, җәй белән чагыштырырлык түгел. Мисырда да ел саен иң популяр кунакханәләрдә урын алабыз. Алдан кайгыртмасаң, авызыңны ачып каласың.
– Розалия Котдусовна, «кайнар» юлламалар белән алдан урын алып калу турында да сөйләгез әле, кайсы очракта отышлырак?
– Әйе, «кайнар» турлар була. Рейс кузгалырга бер атна, 3-5 көн калганда, туроператорларга арзанрак бәядән булса да, самолетта калган урыннарны сатып бетерү кирәк. Әгәр кеше ял итү өчен арзан вариант сайлый икән, бу очракта «кайнар» тур отышлы. Димәк, ул теләсә кайсы вакытта кузгалырга әзер, чемоданы тутырылган булырга тиеш. Ә менә гаилә, балалар белән ял итү өчен мондый турлар туры килми. Мисал өчен, 6 кеше бергә барасы килергә мөмкин, ә самолетта 3 кенә урын кала. Алар отпускаларын көтеп торган, хәзер булганына ризалашырга тиеш була. Җәен мондый турлар булмый диярлек, күбесе отпускада, диңгез буена җыена. Без үзебез алдан урын алып калучыларны яратабыз. Чөнки арзанракка чыга. Инфляция бездә генә түгел, Төркиядә дә, башка илләрдә дә бар. 8-9 ай алдан юллама алсаң, отышлы. Җәйгә тур алу өчен хәзер иң кулай вакыт, аннары январьда ташлама – 40, февральдә 20 процентка гына кала. Мисал өчен, бер гаилә январьда җәйге чорга тур алып куя, апрельдә аларның дуслары яки туганнары да алар белән бергә барырга тели, тик алар шундый ук турны күпкә кыйммәткәрәк сатып алачаклар. Хәзерге вәзгыятьтә борчылучылар да күп. «8 айдан соң ни буласын белмибез», – диләр. Тик без үз тормышыбызны планлаштырмасак, тормыш үзе план кора башлый.
– Уңайлылык буенча, һәрчакта да 5 йолдызлы яки «ультра»ны сайлау яхшымы? Әллә 4 йолдызлылар арасында да яхшылары бармы?
– Яңа гына чит илгә баручылар өчен бу бик тә актуаль сорау дип саныйм. Без күптән инде кунакханәләрне 5 йолдыз белән генә бәяләп булмаганын аңладык. Эконом бишле, уртача бишле, ныклы бишле бар. Безгә туристларның бюджетына, теләкләренә туры килерлек отель сайлау мөһим. Шул суммага иң яхшы кунакханә сайларга тырышабыз. Бәлки без аларны Мисырга барырга яки Россиядәге яхшы кунакханәне сайларга күндерербез. Әйе, туклану мөһим, әмма сервис, диңгез – болар барысы да исәпкә алынырга тиеш.
– Россия буенча иң популяр юнәлешләр нинди?
– Соңгы арада Россиядә туристлык бизнесы зур темплар белән алга бара. Кавказ, Дагыстан – иң еш соралучы юнәлеш. Анда тәмле итеп ашарга, табигать белән хозурланырга, җәен диңгездә коенырга була. Чечня Республикасын да яраталар, анда Дагыстаннан барып була. Кавказ Минераль суларын да карарга була. Алтайга да турлар бихисап, анда җәен дә, кышын да бик матур. Байкалны күрәсе килмәгән кеше юктыр ул. Мин анда февральдә булдым, боз каткан гына вакыт иде. Аның гүзәллеге... Анда төрле фестивальләр дә уза, тәмле итеп ашаталар да. Камчатканы да сорый башладылар. Тик Ерак Көнчыгышка бару җайсызрак, анда маршрутны яхшылап уйларга кирәк.
– Россиядә Кыш бабайның, Кар кызының апартаментлары бармы?
– Әлбәттә. Мисал өчен, Татарстанда Арчага барырга мөмкин. Великий Устюгка да сәяхәт кылып була. Яңа ел бәйрәмнәренә анда поездда махсус рейслар оештырыла. Поездга Казаннан, Ижаудан вагоннар кушыла. Алар Устюгка иртән килеп җитә, балалар ял итә, төрле бәйгеләрдә катнаша, Кыш бабай белән аралаша, матур паркларда йөри, әкият иленә сәяхәт итә. Кич поезд яңадан кузгала, төн юлда уза, икенче кичкә Казанга кайтып җитә. Мин узган ел оныкларымны алып бардым, аларга бик ошады. Костромада Кар кызының резиденциясе бар, анда да сәяхәт итәргә мөмкин.
– Розалия ханым, Татарстанда да экскурсияләр күп алып барыла. Күбрәк нинди урыннарны сайлыйлар?
– Казан беренче урында, Лаешта – Семрук авылы, Иннополис, Кукмара, Чаллы. Шул ук Казанны гына алыйк, соңгы елларда ул бик яхшы якка үзгәрде. Шәһәр буенча автор турлары да бар, фестивальләргә дә эләгергә мөмкин, опера һәм балет театрына, Камал театрына алып барабыз. Гомумән, Татарстанга Россиянең барлык төбәкләреннән дә бик теләп киләләр.
– Бүгенге көндә, мошенниклык очраклары еш күзәтелгән заманда, үз менеджерыңны ничек табарга, ничек алданмаска?
– Пандемия вакытында һәм аннан соң да күп кенә оешмалар өйдән эшли башлады, офислар ябылды. Бер яктан, бу экономия. Икенче яктан, тур менеджерының өйдә утыруы дөрес түгел. Безнең 18нче комплекста үз бинабыз бар, офисны ябып беркая да кача алмыйбыз. Ишекләр иртәнге 9дан кичке 7гә кадәр ачык, урамнан алдан шалтыратмыйча килеп керсәләр дә, кабул итәбез, булышабыз. Без туризм өлкәсендә 20 елдан артык эшлибез – бу да зур күрсәткеч. Чөнки озак еллар бу юнәлештә эшләүчеләр шуның белән яши. Алар өчен бу эш кенә дә түгел, алар кешегә ярдәм итеп үзләре дә энергия ала, клиентлар турында кайгырта. Без индивидуаль сәяхәт пакетлары да әзерлибез, экскурсия, ял өчен каралганнары да бар. Без туристларга: «Төркиягә генә йөрмәгез, дөнья күрегез», – дибез. Алар шуңа ияләнгән. Европа илләрен дә күреп кайтырга өндибез, башка урыннар тәкъдим итәбез. Ахырдан шундый рәхмәтле булып кайталар.
– Үзегезнең иң яраткан юнәлешегез нинди?
– Круизларны үз итәм. Идел, Чулман елгалары буенча да турлар күп, әмма миңа берничә ил аша узган сәяхәтләр ошый. Хәзер кунакханәдән ким булмаган корабльләр төзиләр. Мисал өчен, җәен Стамбулдан Мисырга йөзеп баруны күздә тоткан турлар башлана. Аның кысаларында Бодрум, Мармарис, Каш шәһәрләре аша узабыз, аннары Мисырга, Александриягә килеп җитәбез. Көн саен аерым шәһәргә эләгү мөмкинлеге! Эгей диңгезеннән кузгалып, Урта диңгезгә килеп чыгасың. Александриягә экскурсия дә тур бәясенә кертелгән. Балконлы каюталар, бассейн, хамам, спорт залы, кафе – корабльдә барысы да бар. Барысы да хәләл, чөнки корабльне Согуд Гарәбстанында ясадылар. Сочидан – Стамбулга, аннары яңадан Россиягә баручы корабль дә бар. Шанхайдан кузгалучы круиз да оештырылган. Аларда аквапаркка кадәр бар. Мондый круизларга 1-2 ел алдан ук урын алып калалар, соңга таба бәяләр арта.
– Шәһәрдәшләребезгә Яңа елга нинди теләкләр җиткерер идегез?
– Барысын да якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлыйм. Тынычлык телим. Сәяхәт итегез, һәркемгә, һәр бюджетка туры килгән турлар бар. Хис-кичерешләр – иң яхшы бүләк. Шуны онытмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев