Яңа өйләнүшечеләргә – түләүле ял?
Думада шундый тәкъдим белән чыктылар.
Өйләнешүчеләргә эш бирүче хисабына 5 көнлек түләүле ял тәкъдим иткәннәр. «Бердәм Россия» фракциясе башлыгы Сергей Миронов РФ Дәүләт Думасына закон проектын керткән.
Сәясәтче социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә шундый документ кертүе турында хәбәр иткән. Аның әйтүенчә, гамәлдәге канун яңа өйләнешүчеләргә, никахлары теркәлгән очракта, 5 көнлек ял мөмкинлеге бирә. Тик – үзләренең хисабына. Депутат фикеренчә, никахлашу һәм гаилә кору – зур финанс чыгымы белән бәйле иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе.
«Бер атналык хезмәт хакын югалту гаилә бюджетында нык сизелә, – ди ул. – Хезмәт кодексына төзәтмәләр кертеп, эш бирүчеләрне, вазыйфасын һәм хезмәт хакын саклап, никахлашучыларга 5 календарь көн кадәр ял бирергә тәкъдим итәм».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев