Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа үсеш банкы президенты Чаллы хастаханәсенең технологиясе белән танышкан

БСМП БРИКС саммиты кысаларында оештырылган күргәзмәдә катнашты.

Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе БРИКС саммиты кысаларында оештырылган «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәдә катнашты. Кунакларга патентлаштырылган NBC технологиясен тәкъдим итте. Әлеге технология белән Яңа үсеш банкы президенты, Бразилиянең элеккеге президенты Дилма Руссефф кызыксынды.

Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе хәбәр итүенчә, компьютер томографиясе нәтиҗәләре буенча БСМПда 3D-принтерда авыруның зарарланган аортасының 3D-моделе ясала. Ул булачак протезның макеты һәм стент-графт өчен шаблон булып та  файланыла. Бу технологияне бүгенге көндә Европа хирурглары актик куллана.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БСМП Яңа технологияләр БРИКС саммиты