Яңадан исәпләүне таләп итәргә мөмкин
Яңалыклар тасмасы

Яңадан исәпләүне таләп итәргә мөмкин

Әгәр торак-коммуналь хуҗалык хезмәте күрсәтелмәсә яки аларның сыйфаты билгеләнгән нормаларга туры килмәсә, моны таләп итеп була.

«Мисал өчен, фатирда температура +18 градустан түбәнрәк булса яки җылылык 16 сәгатьтән артык сүндерелгән булса, сез түләүне киметүне таләп итә аласыз. Нормадан түбән һәр градус өчен сумма киметелергә тиеш», – ди экспертлар. 

Шулай ук әгәр озак вакытта бу фатирда яшәмәсәгез, чүп-чар чыгарган өчен дә яңадан исәпләү мөмкин. Раслау сыйфатында билетлар яки медицина белешмәсе бирергә мөмкин.
Түләүне киметүгә подъездны тиешенчә карап тормау, яктылык яки лифтның озак вакыт эшләмәве сәбәп  булырга мөмкин. Мондый очракларда белгечләр авария-диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, хокук бозуны теркәргә киңәш итә.

Әгәр идарәче компания моны хәл итмәсә, актны күршеләр белән мөстәкыйль рәвештә фото – һәм видеолар кушып төзергә мөмкин. Шуннан соң яңадан санау өчен гариза бирергә кирәк. Яңадан исәпләүдән баш тарткан очракта дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ул идарәче компаниядән яңадан исәпләү үткәрүне һәм аны җаваплылыкка тартуны таләп итәргә хокуклы.
 


акча яңадан исәпләү

Нет комментариев