Янгында ике кеше һәлак булды
Аларның мәете янгын сүндергәннән соң табыла.
Тукай районындагы «Восход-1» бакчачылык ширкәтендә янгын чыкты. Коткаручылар янгынны сүндергәннән соң, ике кеше мәете таптылар.
ТР прокуратурасы мәгълүматлары буенча, әлегә аларның шәхесләре ачыкланмаган.
Әлеге фаҗиганың сәбәпләрен тикшерү башланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев