Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Яңгыр түгел, таш яуса да эшкә чыгабыз»

«Татэнерго» АҖ филиалы «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» компаниясе быел 50 еллык юбилеен билгеләп үтә. Айрат Зәйнуллин җитәкчелегендәге әлеге коллективта үз эшен җиренә җиткереп эшләүчеләр шактый. Алар арасында ремонт хезмәтләре башлыгы Зөфәр Мәҗитов та бар.

«Татэнерго» АҖ филиалы «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» компаниясе быел 50 еллык юбилеен билгеләп үтә. Айрат Зәйнуллин җитәкчелегендәге әлеге коллективта үз эшен җиренә җиткереп эшләүчеләр шактый. Алар арасында ремонт хезмәтләре башлыгы Зөфәр Мәҗитов та бар. 15 июльдә аның биредә эшләвенә 40 ел тула. Аны кешелекле, кул астында эшләүчеләрне хөрмәт итүе өчен яраталар.

Зөфәр Габделхак улы – республикага  талантлы композитор Ринат Гобәйдуллинны, авыл хуҗалыгы фәннәре профессоры Нәҗип Мәҗитовны  биргән Ютазы районы Иске Урыссу авылы егете. Токарь булу хыялын тормышка ашыру өчен ул Урыссудагы  һөнәр училищесына укырга кергән, шул ук  1978 елны хәрби заводка эшкә урнашкан. Армия сафларыннан кайткач та шул коллективта хезмәт юлын дәвам иткән. 23 яшьлек егет тырышлыгы, ярдәмчеллеге белән тиз арада коллективта абруй казанган. Яшь дип тормаганнар, ана җирле cоветка депутат итеп тә сайлаганнар. Гаилә корган, кызы Светлана туган. Аннары хатыны һәм җизнәләре Чаллыга барып урнашырга киңәш иткәннәр.

«Юкса Урыссуда да һөнәри яктан үсү  һәм яшәү өчен дә шартлар бар иде. Институтка укырга җибәрмәкчеләр иде. Язмыштыр инде. 1985 елда гаиләм белән Чаллыга киттек. Яхшы гына эшкә урнаштым. Бирегә күченүебезгә беркайчан да үкенгәнем булмады. Чөнки автокалада гел яхшы кешеләр генә очрады», – дип искә алды язмам герое шәһәргә килгән вакытларын.

«Яңа микрорайоннар, яңа учреждениеләр барлыкка килде. Юлларда бихисап күп машина. Без Чаллыга килгәндә беренче автомобиль юлыннан бер «Волга», бер «Москвич», тагын бер йөк машинасы үтте. Барсы 5-6 машина иде. Хәзер транспорт чараларының күплегенә исең китмәле!» 

24 яшьлек Зөфәр хатыны һәм кызы белән әнә шулай Чаллыга килеп урнаша. Бу 1985 елның июль ае була. Башта хатынының туганнарында яшиләр. Зөфәр УРЭИК ремонт-механика цехына эшкә урнаша. Мәүлет Яһудин җитәкчелегендә токарь булып эшли башлый. Предприятиедә үсеш баскычларын үтә. Мастер дәрәҗәсенә ирешә. Үзенә йөкләнгән эшен җиренә җиткереп башкарган яшь белгечкә тиз арада «малосемейка» бирәләр. Аннары фатирлы да булалар. Хатыны да әлеге предприятиедә оператор булып эшләгән. 

Камиллекнең чиге юк диләр. Зөфәр Габделхакович читтән торып КамПИны (хәзерге КФУ филиалы) тәмамлый, инженер-механик һөнәрен үзләштерә. Ул бүгенге көндә җаваплы вазифаны башкара: ремонт хезмәтләре башлыгы булып эшли. «Миңа эшем бик ошый. Кул астымда 40ка якын кеше эшли. Һәр бригадада дүртәр кеше. Бүгенге көндә торбаларны капиталь ремонтлау белән шөгыльләнәбез. Агымдагы ремонтны да башкарабыз. Сидоровкадан башлап, яңа шәһәрнең очына кадәр хезмәт күрсәтәбез. Безгә барлыгы 1921 метр торбаны капиталь ремонтлау планы бирелде. Март ахырына агымдагы ремонт белән барлыгы 724 метр торба алмаштырылды инде. Бу  безгә бирелгән планның 27 %ы. Гидравлик сынау башланганчы, барлык эшләрне дә тәмамлыйбыз. Аннары сынау вакытында килеп чыккан тишекләрне ямыйбыз, кимчелекләрне бетерәбез. Материаллар, кирәк-яраклар җитәрлек. Техниканы вакытында бирәләр. Аллаһка шөкер, барлык эшләрне дә вакытыннан алда башкарабыз. Безнең эштә  иң авыры – җирдә  эшләү. Һава торышының нинди булуына карамастан, кар, таш яуса да егетләребез эшләрен хилафлык китермичә башкаралар. Алар – коллективның нигезе, таянычы. Алардан башка без, җитәкчеләр, үзебез генә берни булдыра алмыйбыз. Аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә планнарны үтибез, уңышларга  ирешәбез», – ди ул. 

«Рөстәм һәм Фәнил Хәйбиев, Фәнил Рафиков, Ринат Мөнипов, Игорь Ефимов –  һәрберсе үз эшен җиренә җиткереп башкара. Наил Әхәтов белән озак еллар бергә.  Буяучы, төзекләндерү эшләрендә эшләүче хатын-кызларым да,  слесарь-сантехниклар мактауга лаек». 

Зөфәр абый элеккеге  җитәкчеләре Анатолий Мирошниченко, Михаил Слободянюк,  Нурсинә Әбдрәшитова, Рамил Уразаевны, Юрий Кожаринны  яхшы яктан гына искә алды. Яшь егетнең тырышлыгын күреп, дәрәҗәле вазифага күтәргәннәре өчен ул аларга рәхмәтле. Бүгенге директор Айрат Зәйнуллин белән дә күптән бер-берсен беләләр.

«Айрат Зиннәтуллович белән ул хакимияттә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча җаваплы җитәкче булып эшләгәндә  дә, хәзер дә аңлашып эшлибез. Мин коллективны, эшемне бик яратам», – ди ул.

«Алма агачыннан ерак тәгәрәми», –  диләр бит. Зөфәр Габделхаковичның улы Руслан да шушы коллективта эшли. АСУТП (технологик процесслар белән автоматлаштырылган идарә системасы) хезмәте башлыгы ул. «Мин лаеклы ялга китсәм, улым кала», – ди язмам герое.

Зөфәр Габделхакович бәйрәмнәрне егетләре белән  бергә Актаныш районы Күҗәкә авылында уздырулары турында да сөйләде. «Рөстәм белән Фәнил Хәйбиевлар шул яктан. Эшли дә, ял да итә беләләр. Бик тырыш егетләр. Баҗана елгасы буенда балык тотып, учакта уха пешереп рәхәтләнеп ял иттек. Актаныш халкы бик кунакчыл бит», – дип белдерде ул.

Зөфәр Мәҗитов – бәхетле язмыш иясе. Аны коллективта да, гаиләсендә дә яраталар, хөрмәт итәләр. Ул оныклары Никита, Азамат, Салаватны өзелеп ярата.  «Үзләре дә бабай дип кенә торалар, берүк исән-сау булсыннар», –  ди бәхетле бабай.

Фотолар: шәхси архивтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татэнерго АҖ Зайнуллин