Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Яр буе” паркындагы төзелгән биналарда нәрсә булачак?

Аларны аукцион буенча уйнатачаклар.

“Яр буе” паркын реконструкцияләүнең беренче этабы кысаларында шактый эшләр башкарылды. Җәяүле һәм велосипедчылар юлы ясалды, балалар һәм спорт мәйданчыклары булдырылды. Этләрне уйнату буенча да аерым зона бар. Урманга кергәндә зур биналар да төзелде. Берсендә - кафе, икенчесендә велосипедларны прокатка бирү пункты булачак. 

Хәзерге вакытта әлеге объектларны республика карамагыннан шәһәр исеменә күчерү мәсьәләсе хәл ителә. Соңыннан эшмәкәрләр арасында аукцион уздырылачак. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев урман янында велосипедларны прокатка бирү пункты хуҗасы белән сөйләште. Эшмәкәр Артур Хәйруллин яңалыкларны күзәтеп бара икән. Яңа бинага күчергә теләүчеләр күп, ди ул. Әмма бирешергә уйламый. Аукционда катнашачагын белдерде. 

“Беркемгә дә өстенлек бирмибез. Танышлык буенча сайламаячакбыз. Аукционга чыгарабыз. Кем җиңә – шул керә. Бөтенесе гадел булачак”, - диде мэр. 


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яр буе паркы