Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Яраларың белән яратырмын (Повесть)

...Алар ике дистә елдан соң очрашырга тиешләр иде.

Менә ул ел килеп тә җитте. Бүген ире эштән кайткач та сөйләшергә кирәк. Олы шәһәр урамы буйлап ашыкмыйча гына үз уйларына чумып атлады да атлады. Автобуска утырмыйча әллә ничә тукталышны үтте: башындагы уйларны тәртипкә салырга кирәк. Күтәрелеп тирә-ягына карады. «Шәһәр матур, ул төзегән шәһәр иң матур шәһәрләрнең берседер, бәлки. «Ак шәһәр» диләр бит аны! Үзәк урамнары чәчкәгә күмелгән, урамның урта бер җиреннән олы юлны уртага бүлеп кыргый алмагачлар үсеп утыра. Кем уйлап тапкандыр ике юл арасын җимеш агачлары белән бүләргә?! Язын-көзен аларның матурлыгы әйтеп бетергесез – тагын кайсы шәһәрдә бар икән мондый матурлык! Бардыр, әллә нинди матур шәһәрләр бардыр, тик бу – ул төзегән шәһәр! Бар җирдә асфальт, матур туфлиләр дә – тек-тек. Ә бит монда алар, унсигез-егерме яшьлек кызлар, резин итек белән тездән саз ерып, шушы мәктәп, кибет, йортларны төзеделәр. Аның да көче керде бит монда. Барысы да күз алдында: шәһәр көннән көн үсә, матурая». 
Асия иртәгәдән чираттагы ялына китә, бүген соңгы көн эшләде. Бер-ике көн өйдәге эшләрне карарга да юлга җыенырга кирәк. Нинди юл белән килсә, шул юл белән кайтачак – бу аның яшьлеккә сәяхәте булачак. Ул моны ике дистә ел көтте.
Өйгә кайтып кергәндә, аш бүлмәсеннән тәмле исләр таралган, радиодан җыр-моң агыла. Кергәнен ишетүче юк. Асия акрын гына аш бүлмәсенең ишек янагына килеп сөялде һәм, елмаеп, шым гына ирен күзәтте: ә ире арты белән баскан да тырышып-тырышып кишер кыра, суган турый. Аларның гаиләсендә төп кагыйдә: кем алдан кайткан – шул ашарга әзерли. Мондый тәртип балаларга да кагыла. Самат, авыз эченнән нәрсәдер мөгрәп, артына борылуы булды, куркуыннан сикереп китте.
– Һу, һуу! Котымны алдың, нишләп торасың? 
Асия эче катып көләргә тотынды, көлә-көлә килеп ирен кочаклап алды.
– Җүләр, кем хатыннан курка инде... 
– «Кем хатыныннан курыкмый – шул Алладан курыкмый», дигәнне ишеткәнең бармы? Мин синнән башка бер кемнән дә курыкмыйм. Хәзер ашарга пешә, юына тор: бөтен җиреңнән ачы буяу исе килә.
– Бүген көнлеккә ишекләр буядым, үзем дә исенә исереп беттем, – дип сөйләнә-сөйләнә, Асия юыну бүлмәсенә юнәлде.
– Кая, юындырыйммы? – дип, янына ире дә керде. – Биш сәгать утырырсың тагын, ашыйсы килә.
Самат, еш кына шулай, Асияне бала кебек юындырып, зур җәймәгә төреп алып чыгарга ярата, балалар өйдә булмаганда, билгеле. Асия ярата мондый мизгелләрне, шым гына тик тора елмаеп.
– Карама миңа алай итеп, алайса хәзер мин дә чумам суга, – диде Самат мунчаланы сабынлый-сабынлый.
– Ничек итеп карыйм, мин бит тик кенә торам, – дип Асия тагын көләргә тотынды.
– Тик кенә тормыйсың шул, карашың белән чакырып торасың. Кичә синең башың авырта идеме, бүген менә минеке авырта, өмет тә итмә.
– Шулаймыни? Кая әле, – диде дә Асия сабынлы куллары белән иренең ике колагына ябышты, – кая, кил әле монда, башыңны дәвалыйм, – дип иреннәренә үрелде. Самат тартышып караган иде дә, хатыны муеныннан кысып кочаклап алгач, «әй, ашамаган аш түгел әле» – дип, киемнәрен салып атты да аның янына ваннага кереп басты.
– Мин дә юынып өлгермәгән идем, шәп булды әле, – дип, хатынын кысып кочаклап алды. – Башны төзәтәм дидеңме әле? Мин әзер! – Кызып-кызып яратыша гына башлаганнар иде, «әй, кемнәр өйдә, мин кайттым» – дигән тавышка икесе дә катып калдылар.
– Чукынды... Насыйп булмаса, басып булмый ди, бала кайтты, – дип пышылдады Самат, тиз генә киенә-киенә.
– Әйдә, тиз генә юын да чык.
– Әй, сез кая, шул ваннага тагын икәү керәсезме? – диде кызы. – Ничек сыясыздыр сез анда, минем бер үземә дә тыгыз, – дип сөйләнгәнгә икесе дә авызларын каплап көләргә тотындылар.
– Әниең менә яман исле буяуга батып кайткан, шуны юындырам, – сөйләнә-сөйләнә Самат аш бүлмәсенә чыгып китте.
Асия юынып чыкканда, тәлинкәләргә бүленгән аш өстәлдә көтеп утыра иде инде. Ир белән хатын бер-берсенә серле генә карашып алдылар да тәлинкәләренә иелделәр.
– Әтисе, иртәгәдән мин отпускада, сезгә бер үтенечем бар: мин үзем генә туган якка кайтып йөреп килим әле, барыгыздан да ял итәсем килә.
– Ничек инде, үзең генә, гомер булмаганны? – диде ире калагын куеп.
– Ә без, әни, синсез монда нишлибез? – диде кызы, иелеп, әнисенең күзләренә карарга тырышып.
Асия көлеп җибәрде:
– Сезме? Сез менә дөнья көтәрсез... әнисез генә. Ул сезгә үзеннән ял бирә, ирек... Ашым бик тәмле булган, әтисе.
– Юк, син чынлап әйтәсеңме? Без бит беркайчан да аерым йөрмибез. Нинди яңалык кертәсең? Саматның йөзе бик җитди иде. 
– Сиңа да миннән ирек кирәкме? – дип күзләренә текәлде.
– Әйе, әтисе, яшьлек юллары белән кайтып әйләнәсем килә.
– Соң, без бит болай да ел саен кайтып торабыз.

Зифа Кадыйрова

(Дәвамы бар)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зифа Кадыйрова иҗат