Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Яраларың белән яратырмын (повесть)

– Сугыш өчен малай үстермәдек лә, – дип куйды Асия авыр сулап.

– Нишлисең бит, әни, сугыш – ирләр эше.
– Күрше йорттан, әнә, Лёша кайтты, алыштырып куйганнар кебек. Эчә, эчсә, башы китә, гел сугыш күз алдында, җенләнә, янында басып торырга куркыныч. Әти-әнисен дә танымый. Елыйлар, бернәрсә эшләтә алмыйлар...
Әтисе белән улы сөйләшкәнен тыңлап утырган Асиянең йөрәге куырылып куйды, тик катышмаска тырышты. Алып китәбез дисәләр, берни эшләтә алмыйсың. Ир бала – үстергәндә генә әнинеке, балигъ булдымы, синең балаңа хөкүмәт хуҗа.
– Йә ярый, әни, вакыты җиткәч тә кайгыртырга өлгерербез. Алсалар, язга гына алалар. «Старик» булып барам инде, егерме тулып китә бит.
Бу – менә ничә еллар буе җиткән малайлы гаиләләр өстендә торган бер шомлы кара болыт. 1998 ел. Бөтен аналарның коты алынып торган чак. Уллары Арысланның әлегә кадәр армиягә алмый торуларының бер сәбәбе – «шартлы рәвештә хөкем ителгән». Кышка вакыты чыга. Элек ул «судимость»ка хурланып, кайгырып еласалар, хәзер менә шатланып та куялар. Ни генә булганда да, баланы яннан җибәрәсе килми генә түгел, куркыныч замана.
Икенче көнне иртәдән үк Самат Асияне вокзалга илтеп куйды. 
– Минем башка бер юньле уй да килми. Ник кирәк инде сиңа бу интегеп ялгыз юл йөрүләр?
– Өч көннән переговорга бирермен, почтадан сөйләшербез, – диде Асия автобуска утырышлый. Зур автобусның тәрәзә каршысына җайлап кереп утырды, тышкы якта таптангалап торган иренә кул болгады.
Автобус кузгалып китүгә, үз уйларына чумды. «Әйе, җитмеш сигезенче елны шушы юл белән килде ул. Ә бүген шул юл белән кире яшьлегенә кайта: Бөгелмә, Уфа, Чиләбе, аннан авылга да ерак калмый. Ул чакта нәрсә мәҗбүр итте соң аны туган якны ташлап китәргә? Мәхәббәт, әйе, мәхәббәт. Дөрләп кабынган мәхәббәт пешереп кенә түгел, яндырып, утлы күмергә калдырды.
Рифат белән Асия җәй башында тулай торакта таныштылар. Асиянең яңа эшкә урнашып йөргән чагы иде. Эш урыныннан яңа ачылган тулай торактан урын бирделәр. Бу – комбинатның эшче яшьләр өчен дип заманча төзелгән, бүлмәләрдә яхшы җиһазлар, ул заман өчен иң яхшы тулай торакларның берсе иде. Алар беренчеләрдән булып килеп урнаштылар. Бөтен район буйлап күпме яшьләр җыелган иде. Китте дөнья гөрләп. Китте танышулар, китте бер-берсенә кунакка йөрүләр. Бишенче катта – кызлар, калган өчесе – егетләрнеке, беренче катта актлар залы, атна саен танцы. Тулай торак үзе дә урман буенда, тау битенә урнашкан. 
Шундый ямьле кичләрнең берсендә бертөркем яшьләр белән тауга менеп киттеләр. Рифат аңа матур кыр чәчәкләреннән букет ясап бирде. Асия бераз аптырап та калды: кыр чәчәкләрен шулай матур итеп тезеп була микәнни, бигрәк тә егет кешегә. Монда, тулай торакта, яшьләр бик күп иде. Асиянең, әллә үзе дә бик шаян булгангамы, таныш егетләре бик күп, араларында гашыйклары да бар. Егеткә кытлык кичермәде, берсенә дә алай исе китмәде, кыскасы, егетле дә, егетсез дә тормады. Кызык иде егетләрнең башын әйләндереп, нәрсәгәдер өметләндереп кенә йөртү.
Алар авылыннан Галим дә Рифат белән бергә бер бүлмәдә тора булып чыкты.
– Әй, син! Син безнең авыл кызы түгелме соң! – дип туктатты аны авылдашы. Асия алардан өч-дүрт яшькә яшьрәк иде шул. Кызлар бит күзгә чалына башлый унҗиде–унсигездә генә. Асия елмаеп җавап кайтарды:
– Әйе шул!
Шул көннән алар өчәү гел бергә йөри башладылар. Егетләр озын буйлы, чибәрләр, ә кыз алар арасында чеби кебек. Ялда алар һәркайсысы үз авылларына кайтып китә. Асия белән Галим дә кайта, үз клубларына уенга чыгалар, аннан аны һәрвакыт Галим озатып куя. Галимнең әле ике олы абыйсы да бар, барысы да баһадирдай озын буйлылар. Галим аның өчен авылдаш һәм Рифатның дусты гына булып калды. Ул үзе дә шуңа риза: кызлар озата, тик нигәдер берсе белән дә озак йөрми. Тәмәке тарта, вакыт-вакыт эчкәли дә, тик исереп йөргәне юк. Асия өчен Галим – авылдашымы, олы абыймы – алай да дус, терәк иде. Рифат – башка, ул аның үзен генә түгел, хәтта аның кигән киемен, ботинкаларына кадәр кешенекеннән матуррак итеп күрә иде кебек. Бар яклап матур. Күзләре дә хәтта башкаларныкына охшамаган, алар сирәк матур: әллә зәңгәр, әллә яшел, аңламассың – сирәк очрый торган матур төс.
Асия башын югалтып гашыйк булды. Мәхәббәт дигәнең шушыдыр – аның көләсе, шаярасы килде, авызы гел ерык булды. Кем әйтте: «Мәхәббәт бөтен кешегә дә бәхет китерә», – дип? Унсигездә аңлап буламыни мәхәббәтнең өчпочмаклы икәнен? Шул өчпочмакта икәү генә бәхетле була алганын, берсе корбан буласын, бөтен авырлыкны шул бер корбанга күтәрергә каласын?
Бер ел очрашып йөргәннән соң, арада гөнаһ кылынды. Асия, беркатлыгы белән, менә хәзер өйләнешербез дип уйлады. Кызганычка каршы, гашыйк кеше сукыр була, үзе яраткан кешесенә ышанып, бөтен язмышын аның кулына тапшыра. Рифат өйләнергә ашыкмады, ә гөнаһ дигәнең озак көттермәде. Корсакка калганын белгәч, Асия куркудан чыбыкка калып ябыкты.
Бәхетсезлек бер килә башласа, өелеп килә бит ул. Рифатка каяндыр хат килә башлады. Тулай торакка килгән хатларны холлдагы зур өстәлгә таратып салалар. Башта бик әһәмият бирмәсә дә, хатлар ешая башлагач, бөтенләй башы ычкына язды. Берсен алып керде дә укып карарга булды: «Беренче майга кунакка киләм...» – дип язган. Кабаттан ябыштырды да вахтага кире чыгарып салды. Бу – киләсе «кара көннәре»нең берсе иде. Рифаттан сорагач, читтә йөргән кызы барын яшермәде. Асия башына ябышты: нишләргә? Аборт ясатып котылырга булды.
Район бәләкәй икән шул: кая барсаң да танышыңны очрата аласың. Гинекологка кергәч, калтырап төште. Яшь табиб ничек кенә үгетләмәсен, барыбер котылырга булды. Тик операция өстәленә менеп яткач, хирургның канлы клеёнка алъяпкычын күреп, коты алынып чыгып чапканын сизми дә калды.
Беркөнне өстәлендә пачкасы белән уколлар күреп, Рифатка сораулы күзләрен текәде. 
«Ә болар... җиңел булмады моны табуы, шушы уколларны кадатсаң, үзе төшәчәк», – диде егет. Тик моның турында Галим дә белеп алгач, ачуыннан күкерттәй чәчрәп чыкты:
– Ни эшлисең син? Гомерлеккә баласыз каласың киләме? Бир ул әйберләрен үзенә кире, хатынына сакласын.
– Асия авызын ачып тора бирде, алар бит дуслар.
– Ни үзенә, ни кешегә... – диде дә Галим, бәргәләнеп чыгып китте. Асия ул чакта аны аңлап бетерә алмады.
Сабантуй да җитте, барысы да үз авылларына кайтып киттеләр. Рифат алар авылына килергә вәгъдә итеп калды. Тик... ул килмәде. Мәйдан кыза, халык Сабан туе карый. Галим дә кем беләндер йөри. Асия, кешеләр янына барырга куркып, читтәрәк булырга тырышты. Шулчак аның янына Галим килеп, текәлеп карап тора башлады.
– Син үзеңне күрсәң читтән... Килмәдеме? Ярый, әйдә, икәү йөрибез.
– Нишлим, әйт, нишлим?
– Чык миңа кияүгә, беленә башлаганчы. Беркайчан да рәнҗетмәм.
Асия авыз ачып катты да калды.
– Ничек? – диде күзләрен шар ачып.
– Шулай, син миңа һәрвакыт ошый идең.
– Син нәрсә, Галим? Мин бит...
– Шуңа әйтәм бит инде, кеше сизгәнче, дим, өйләнешик, бала да минеке булыр…

1нче бүлек тәмам.

Зифа Кадыйрова

(дәвамы бар)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зифа Кадыйрова иҗат Яраларың белән яратырмын