Яшь әниләргә 100 мең сум бирәчәкләр
715
0
Акчаны алар үз эшен башлауга тота алачак.
Татарстанда декрет ялында утыручы яки балигълык яшенә җитмәгән балалары булган әниләр өчен яңа проект старт ала. Ул “Әни - эшмәкәр” дип атала. Әлеге проектның максаты бер – хатын-кызларга үз эшләрен ачарга ярдәм итү. Үз көчләрен сынарга теләүчеләр өчен 5 көн дәвамында бизнес буенча тренинг оештырылачак. Белгечләр бизнес-план төзү буенча киңәшләр бирәчәк. Иң ахырда әниләр үз бизнес проектларын тәкъдим итәргә тиеш була. Жюри әгъзалары иң оригиналь һәм уңышлы проектларны сайлаячак. Җиңүчеләргә 100 мең сум биреләчәк.
“Әни - эшмәкәр” проектында катнашу бушлай. Теркәлү өчен мамапредприниматель.рф. сайтында теркәлергә кирәк.
Чара 11-15 сентябрьдә Казанда “Минем бизнес” төбәкара үзәктә узачак.
Белешмәләр өчен телефон: +7(843)524-90-90.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев