Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшь буыннан өлкәннәргә – затлы бүләк

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат укучылары игелекле эш башкарды.

2023 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе тәмамланып килә. Шөкер, бу эштә безгә даими ярдәм итүче тугры дусларыбыз, партнерларыбыз бар. Алар арасында Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат коллективы аерым урынны алып тора. Биредә укучы балаларның ата-аналары, укытучылар ярдәме белән, киләсе яртыеллыкта шәһәрдә чыгучы бердәнбер татар газетасы – «Шәһри Чаллы»ны 87 кеше укый алачак. 

– Газета-журнал, китап укыган баланың фикерләү дәрәҗәсе укымаган баланыкыннан күпкә аерыла. Матбугат белән дус малайлар һәм кызлар язма эшләрне яхшы билгеләренә генә башкаралар. Алар шәһәрдә, республикада булган вакыйгаларны белеп торалар, өстәвенә зиһеннәре һәм хәтерләре дә яхшы була. Газета битләренә сыйныфташлары, яшьтәшләре турындагы язмаларны уку аларда горурлык һәм бар яктан да үрнәк укучылар белән тигезләшү хисе тудыра. Менә шуларны истә тотып, безнең лицей «Шәһри Чаллы»,  «Көмеш кыңгырау»  газеталары, «Мәйдан» журналын алдыра. Ата-аналар да татар телен саклауда матбугатның ролен аңлыйлар һәм безгә һәрвакыт теләктәшлек белдерәләр, – ди лицей-интерант директоры, Шәһәр Советы депутаты Фирдүсә Әюпова. 

Бу гына да түгел, биредәгеләр башка шәһәрдәшләребездә дә татар матбугатына мәхәббәт тәрбияләү өчен зур тырышлык куялар. Шушы көннәрдә лицей-интернатның 9, 10нчы сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы ветераннары госпиталенә 30 данә газетага язылу турындагы квитанция илтеп бирделәр. 

«Кадерле укучылар, сез яшь булуыгызга карамастан сәламәтлек саклауга, мәгарифне, матбугатны үстерүгә үз өлешегезне кертәсез. Бик зур рәхмәт.  Без сезнең игелекле һәм ярдәмчел булуыгызга шатбыз. Сез бүләк иткән газетаны укырбыз. Бездә дәваланучылар да укып, үзләренә кызыклы мәгълүматлар алырлар дип ышанабыз. Үзем дә татар телен өйрәнергә тырышырмын», – диде госпиталь баш табибының дәвалау мәсьәләләре буенча урынбасары Юлия Заболотская. 

Укучыларның бүләген кабул итүчеләр исә яшь буынның мәрхәмәтле булуына сөенде. «Мәктәп укучыларының безнең кебек авыру өлкәннәрне кайгыртулары – бик күркәм һәм кирәкле гамәл. Мондый яшьләрне күрү бездә киләчәккә өмет уята. Малайлар һәм кызлар берьяктан өлкәннәрне кайгыртса, икенче яктан татар телен, матбугатын саклауга өлеш кертәләр. Монда дәваланучы кешеләргә газеталар бик кирәк. Сүз дә юк, биредә безне яхшы дәвалыйлар, урын-җир чиста, тәмле ашаталар, сәламәтлегебезне ныгыталар. Ә шәһәр яңалыклары белән танышып, кызыклы, гыйбрәтле язмаларны укып без үзебезгә рухи азык та алабыз.

Хәйрия чарасында катнашкан кешелекле балалар тәрбияләп үстергән ата-аналарга, укытучыларга рәхмәт», – диде шәһәрдәшебез Гөлсәрия Садыйкова. 
«Соңгы вакытта газетаның эчтәлеге яхшырды. Без «Шәһри Чаллы»ны өйгә алдырып укыйбыз. Хәзер госпитальдә дәваланганда да яраткан басмамны уку мөмкинлеге булачак», – ди икенче шәһәрдәшебез Әлфинур Газыймова. 

Бүләкне тапшырырга килгән 10 «Б» сыйныфы укучылары Лиана Степанова, Диляра Исхакова, Булат Сәхәпов һәм Альмир Хәлимов каникул чорында биредә эшләргә карар кылганнар. Алар медицина сыйныфында укыйлар. Киләчәктә язмышларын сәламәтлек саклау өлкәсе белән бәйләргә җыеналар. 
Яшь булуларына карамастан, инсульт кичергән авыруларны кару куркытмый аларны. «Мин реанимация бүлегендә эшләр идем», – диде Альмир Хәлимов. 
Сыйныф җитәкчесе Лилия Мингалимова әйтүенчә,  балалар госпитальдә эшләргә үзләре теләгәннәр. «Табиб хезмәтенең нечкәлекләрен белсеннәр. Мондый практика аларга киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итәчәк», – ди ул. 

Г. Акыш исемендәге лицей укучылары хезмәт ветераннары пансионатына да 20 данә «Шәһри Чаллы» газетасы да бүләк иттеләр. Без тугры дусларыбызга рәхмәтле булып, укучыларыбызга кызыклы һәм файдалы газета чыгырырга тырышабыз. 

Сәрия Гарипова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф хәйрия госпиталь