Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшь кызны кинога чакырам дип, Чаллы егете акчасыз калды

Билет бәясе 11 мең сумга төште.

Мошенниклар Интернет челтәрләрендә нинди генә хәйләләр уйлап тапмый?! Аларның капканына 31 яшьлек егет тә эләкте.

Ул Интернет аша бер кыз белән танышып, аралаша башлый. Очрашырга килешәләр. Кыз кинога барырга теләвен белдерә. Интернет аша билетлар сатып алырга тәкъдим итә. Хәтта сылтамасын җибәрә. Егет билетларны бер тапкыр сатып ала, икенче тапкыр, өченче... һәрвакыт “хата” дип языла. Ә чынлыкта картасындагы 11 мең сум юкка чыга. Кыз да аралашмый башлый. Шунда гына егет алданганын аңлап ала. Хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. Мошенникларның Калмыкия Республикасында теркәлгән номерлар буенча язышуы билгеле. 

freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар