Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы яшьләре яңа уен тапкан: машиналар өстеннән сикереп йөриләр – видео

Мондый гамәлләре өчен аларга нинди җәза яный?

Бүгенге замана яшьләре ни белән генә мавыкмый?! Парковкада тезелеп торучы машиналар өстеннән сикереп күңел ача алар. Шундый күренешкә 12/22А йортында яшәүче тап була. Кеше милегенә зыян салучыларны хәтта видеосына төшереп ала ул. 

Бу рәвешле шаяручы егетләрне җаваплылыкка тартырга кирәкме? Һәм аларга, шикаять белән чыккан очракта, нинди җәза яный? 

“Шәһри Чаллы” редакциясе юрист Илнар Сафинга мөрәҗәгать итте. “Аларны һичшиксез табып, киң җәмәгатьчелеккә танытырга кирәк. Игътибарсыз калдырсак, икенче төркем яшьләр дә дә шулай эшләячәк. Алар бер машинага гына зыян салмый бит. Берничә автомобиль өстеннән сикереп үтә. Ремонт, белгәнебезчә, зур суммага төшәргә мөмкин. Салынган зыян күләменнән чыгып, егетләргә административ штраф, шартлы рәвештә хөкем ителү яисә 3 елга кадәр төрмә яный”, - ди Илнар Сафин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять