Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Язмышкайлар сынады шул»

Мәҗлесләрнең барысында да диярлек бәхет телиләр дә, бәхет телиләр. Бәхет!..

Бу сүзне һәркем үзенчә аңлый. Актаныш районы Чирү авылында яшәүче Фәнүсә апа Хуҗина сүзләренчә, аны сүз белән генә аңлатып булмый. «Бер караганда, бәхет – ул картың белән тигез гомер итеп, балалар үстереп, оныклар тәрбияләү. Балалар бәхетле булса, ана кеше дә бәхетле була», – ди ул. Шул чак күзләреннән кайнар яшь тамчылары да тәгәрәде.  
«Сулышлары өзелде дә куйды...»
–    Апа, ник елыйсыз?
–    Әле менә синең килүеңне белгәч, хатирәләргә бирелеп утыруым. Икенче кызымны уйлыйм. Балакаем 64 яшендә китеп барды. Узган елның декабрь ае иде ул. Кисәк кенә бакыйлыкка күчте. 40 ел рәхәтләнеп яшәделәр, ике бала үстерделәр... Их, шушы чир дигәне... Бала алтмыштан узса да, инде үзе әбекәй булса да, барыбер бала булып кала инде ул! Борчылам, төн урталарында уянам, саташам. Әле менә олы кызымның да ире авырый... Аның өчен дә йөрәккәем өзгәләнә. 

–    Язмыш...
–    Их, язмышкайлар сыный шул. Ана кеше өчен баланы җиргә иңдерүдән дә авыр нәрсә юк. Икесе нарасый чакта ук үлде. Берсенең исеме –Фәрит, икенчесе Рәис иде. Өч айлык чакларында бер гөнаһсыз килеш китеп бардылар. Элек утын, салам ягып яшәдек бит. Салкын тигән булгандыр инде аларга. Шундый матурлар иде. Әле дә шул кечкенә төенчекләрне кулымда тотып торуым исемдә. Башта – Фәрит, аннан – Рәис. Сулышлары өзелде дә куйды. Ничек сынмаганмын?! Барлыгы 13 бала таптым мин, кызым.

–    СөбхәнАллаһ!
–    Берсен дә алдырмадым, Аллаһка шөкер. Ул яктан гөнаһым юк. Хәзер менә унау гына калдылар. Герой исемен бирделәр. «Ана даны» медалем дә бар. 

–    Гашыйк булып кияүгә чыктыгызмы соң? 
–    Үги әни белән яшәгәч, ни күрсәм дә, күрермен дидем инде... Әтинең бирәсе килмәгән иде. Ул чагында колхоз башлыгы иде. «Юк, чыгам, сезгә белгертмәм», – дидем.  

–    Үз әниегез үлдеме?..
–    Юк, әткәй белән аерылышты шул алар. Без бәләкәй идек әле. Мин әнкәйгә бер дә рәнҗемим. Аның безне карарга мөмкинлеге булмагандыр, шуңа күрә ташлап китәргә мәҗбүр булгандыр. Ә әткәйне сугыштан соң Чат авылы (Актаныш районы) җирлеге башлыгы итеп куйдылар. Аның сүзе дә үтә иде, чагыштырмача хәллерәк иде инде. Шуңа күрә без аның белән калганбыздыр дип уйлыйм. 

–    Колак күз булмаган кебек, үги әни дә үз түгел инде ул, әйеме?
–    Әй... Хәзерге заманны карасаң, үз баласын да сөймәүчеләр бар. Ә кеше баласы кемгә кирәк?! Үги әнинең үз балалары булмаса да, безгә дә ана назын күрсәтмәде. Әти ягыннан бабыкайлар балалары булмаганга хуплады инде аны. «Хатынлыкка шуны гына ал, шуны гына. Яңадан тагын бала алып кайтырлык булмасын», – дияләр иде. Бабыкайлар ул вакытта дөрес уйлаган инде, без генә булсак, безне яратыр дип өметләнгәннәрдер. Бала булды ди, булмады ни, күңелеңдә булмаса... 

–    Үги әниегез әтиегездән бала тапмадымы?
–    Юк-юк, ул бит әткәйдән 18 яшькә өлкәнрәк иде. Элек әби-бабайларның сүзе үткән инде. Бәлки, әти дә бик теләп өйләнмәгән булгандыр, кем белгән, кызым. Әле дә: «Шуны гына ал», –  дип кат-кат әйткәннәрен хәтерлим. 

–    Аңлавымча, үзегезнең кулыгызны сораучыга әтиегез «юк» дигән?
–    Әти җыелышта иде. Ул хәтта кулымны сорарга килгәннәрен белсә дә, мине бу нигезгә бирәсе килмәгәч, өйгә кайтмады. Әмма үги әниле тормыштан туйган идем инде. Кыерсыткан чаклары да булды, шуңа күрә аны-моны уйламыйча тәвәкәлләдем. 

–    Үги әниегезнең кыерсытуы нәрсәдә чагыла иде соң?
–    Юклык заманасы иде бит болай да. Ә ул үзе генә киенер, үзе генә ясаныр иде. Безне уйламады да. Кияүгә чыкканчы, минем өстәлгә утырып аш ашаганым да булмады. Әләкли дә иде әле, арттырып та сөйли иде. Кич утырырга да чыгармадылар. 

–    Соравыма кире кайтсак, димәк, кияүгә гашыйк булып чыкмадыгыз? 
–    Кем белгән инде... Ияләшәсең бит инде. Гомер итеп тә, «яратам» дигән сүз ишетелмәде. Ул күңелдә булгандыр, әмма хәзерге кебек төчеләнеп мәхәббәт аңлатышмадык. Ирем миннән сигез яшькә өлкәнрәк иде. Миңа 19 гына иде әле, яшь идем. Барлыгы 48 ел яшәдек, насыйп иткәч. Балалар туып торды. Алай, рәхмәт төшкере, кыерсытканы булмады. Әйбәт ир булды, балаларны да яратты. Бәләкәйләре үлгәч тә, ир башы белән елаплар утырды. «Ирләр еламый», – диюләре хак түгел инде ул. Алар да кеше. 

–    11 баланы тәрбияләргә дә күпме көч кирәк бит. 
–    Алар да юклык чорында үсте инде. Киемнәрен ямап кигезсәк тә, тәрбия бирә алдык. «Урлашмагыз, сүз йөртмәгез!» – дип тәрбияләдек. Киеме булыр аның, балаларга әхлак тәрбиясе бирүе кыен. Менә хәзерге яшьләр дә шуны аңласын иде. Балалар белән дәресләрен дә бергә карый идек, бала күп булгач, өй шау-гөр килә иде. Менә гашыйк булу турында сорадың бит...Уйландырдың әле. Бабай киткәч, кыен булды. Әле дә күңелем китек. Инде егерме ел үтте, барыбер сагынам. Балалар булса да, ул кирәк. Карале, кызым, ярату булган инде ул. Чын ярату булган! Их, ярый шул соравыңны биргәнсең. Яратмаган булсам, йөрәгем болай ук кителмәс иде. Ул үлгәч, йөрәк белән Чаллыда хастаханәдә дә яттым. Мәхәббәт бар ул, шөкер!
–    19 яшьтә үк кияүгә чыгу иртәрәк булмаганмы? 
–    20 яшемдә беренче баламны тапкан идем инде. Әле 20 яшьтә кайберәүләр иргә дә бармый. Аннан соң иремнең апасыннан калган Мөхәммәтгали исемле бала да бар иде ул гаиләдә. Ике яшьлек кенә иде әле ул. Аны да мин карап үстердем, якын иттем. Үзем үги әни белән үскәч, ул баланы үпкәләтмәдем. Карадым, үземнекеләрдән ким күрмәдем. Ярый әле балалар тапканмын, дим. «Зату» мин нинди бай хәзер, кызым. Миндәге балалар, оныклар, оныкчыклар... Санап бетергесез! 


«Авыл балалары ватылмый торган трактор кебек»

–    Хәзер авылларда мал тотучылар бик күп түгел. Элегрәк йорт саен берничә баш сыер, каз-үрдәк, тавык була иде.
–    Элек шушы эш хатын-кызлар кулына төште инде. Малын да асрадык, эшен дә эшләдек, бала да табып тордык. 

–    Эшләдегез дәме?
–    Эшкә чыкмасаң, бригадир яман сүзләр белән ачулана иде. Мирсәй исемле бригадирга эләккән идем. Их, явыз иде. Үлде инде мәрхүмкәем. Эшләмәгән эш калмады. Без бит – сугыш чоры балалары! Без ватылмый торган трактор кебек булдык. Универсал! Хәзер куллар сызлавына чыдап булмый. Яшьрәк чакта кул эше күп татыганга инде ул. 

–    Хәзерге яшь хатын-кызлар, ягъни без, декрет ялында бала табабыз, үстерәбез. Элек андый шартлар булмаган, аптырап куям. Балалар шулай ук туган бит инде, аларны шулай ук карарга кирәк булган.
–    Хәзер сөйлим. Фәйрүзә белән йөкле булган чагым иде. Колхоз саламын өеп бетердек тә бригадир бер көн ял бирде. 1960 елның 12 сентябре иде бу. Ял дигәч, өйдә бәрәңге алырга булдык. Вәт сиңа ял. Бәбигә чирли башладым, әмма кайнанага да булышырга кирәк. Ул эшләгәндә: «Авырыйм, тулгакларым башланырга тора», – дип ятып тора алмыйм бит инде. Белгертмәдем шунда, эшләргә чыгып киттем. Авырта бит инде, әмма түздем. Түзмәслек булгач кына, тәмам хәлсезләндем. Әйдә, мин әйтәм, бер бидрәне генә бәрәңге белән тутырыйк та, кереп китәм, дидем. Тулмый гына бит теге бидрә... Лапаска кереп киттем аннан соң, һаман өйгә керәсем килми. Каз лапасында бер олы тартма бар иде, шунда сөялдем дә бәбиләдем. Аннан соң кайнана чыкты, кендек әбисе килде. Аллаһка шөкер, шулай балалар туа торды, шулай да кешедән ким булмадылар. 

–    Хәзер безгә зарлану бер дә урынсыз инде. 
–    Анысы шулай. 1945 елда сугыш беткәч, эштәгеләр сәнәкләрен ташлап, өйдәгеләр урамга чыгып шатланганнар иде. Миңа ул вакытта 7 яшь иде. Шушы мизгелне ачык хәтерлим. Менә хәзер барган бу афәт тә тизрәк тәмамлансын иде. Телевизордан яңалыкларны гел карап торам. Бетсен иде инде ул махсус операциясе, я Раббым. Шуны теләп торам. 

–    Телевизордан тагын ниләр карыйсыз?
–    Күбрәк – яңалыкларны. Үзебезнең чор җырчыларын тыңларга яратам. Әлфия Авзалованы, Римма Ибраһимоваларны, мәсәлән. Хәзергеләр барыбер безнең дәвердәгечә җырламый. Әзһәр Шакировның уйнавына мөкиббән инде мин! Китаплар, журналлар да укыйм. Район газетасын да яздырдым. Аллаһка шөкер, күзлек кисәм, күз күрә әле. Тынычлык килсен илгә, бәхетле яшик, Амин.

Әңгәмәдәш – Алинә Айдарова 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмаларда язмыш