Язучы Зифа Кадыйрова кайсы әдәби оешма әгъзасы?- ФОТОЛАР
Ул башта «Чулпан» дип аталган.
Чаллының яшь каләм тибәртүчеләрен үзенә җыйнаган «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенә 60 ел. Берләшмәнең җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина белән «Ләйсән»нең тарихын күз алдыннан кичердек.
– Роза ханым, «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенә кем нигез салган?
– Чаллыда әдәби хәрәкәтне башлап җибәрүче «Коммунизм байрагы» газетасы редакторы Хәнәфи Маннапов була. Ул – сәяси яктан чыныгу алган журналист, 11-12 мең тиражлы татар телендәге газетаны чыгаручыларның берсе. «Ләйсән»нең беренче җитәкчесе – шагыйрь Хәниф Хөснуллин. Ул Чаллыга килгән саен редакциягә керә, шигырьләрен калдыра торган була. Хәниф Хөснуллинның әйтүенчә, Хәнәфи ага барлык каләм тибрәтүчеләрне берләштерергә тырышкан. Аларның иҗатына дөрес юнәлеш бирү өчен әдәби түгәрәк кирәк дип саналган. Соңрак Татарстан Язучылар берлеге каршында оештырылган яшьләр белән эшләү комиссиясе рәисе А. Гомәр «Коммунизм байрагы» газетасы редакциясенә әдәби эшне җанландыру кирәклеге турында рәсми документ җибәргән.
– Ул кайчан рәсми рәвештә теркәлә?
– Берләшмәне оештыру эше 1963 елның көзендә башлана. «Коммунизм байрагы» газетасы редакциясе хезмәткәрләре талантлы егет-кызларны барлый башлый. Хәнәфи ага һәм Зәйнәп апа (кызганычка каршыфамилиясен хәтерләмим), (Заһидә Нәбиуллина сәркатибе була) тырышлыгы белән тупланган түгәрәк 1964 елның 24 январь утырышында әдәби берләшмә исемен ала. Шагыйрь Зәки Нури үткәргән оештыру утырышында И.Рәхимов, К.Титаев, Р.Нәгыймуллин, Р.Мәүҗиев, М.Әгъләмов, А.Колчерин, М.Таҗиев һәм Х.Хөснуллин катанша. Икенче утырышта Хәниф аганы рәсми төстә берләшмә җитәкчесе итеп сайлап куялар.
– «Ләйсән» исемен кем кушты икән?
– Башта ул «Чулпан» дип аталган. Бервакыт көз көнендә әдәби оешмага, ул вакытта КАМАЗда эшләүче, быелгы Г.Тукай премиясе иясе Шәүкәт Гаделша «Ләйсән яңгыр ява» дип килеп кергән. Шәүкәт аганың «Ләйсән» дигән сүзе күпләрнең күңеленә хуш килгән.
– Әлеге әдәби берләшмәдә канат ярган язучылар күпме?
– «Ләйсән» – ике гасыр иҗатчыларын бәйләүче берләшмә. Яр Чаллыда һәм Кама аръягы төбәгенең башка районнарында җиң сызганып иҗат итүче каләм ияләренең күпчелеге «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе мәктәбен үткән. Аларның каләменнән матурлык, кешелеклелек сыйфатлары тама.
Башлап язучы ләйсәнлеләр остазларына рәхмәтле. Татар әдәбиятына саллы өлеш керткән Рәшит Бәшәр, Факил Сафин, Нияз Вәли, Мансур Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Әнвәр Шәрипов, Рәзинә Мөхиярова, Айрат Суфиянов, Фирүзә Җамалетдинова, Галиәхмәт Шаһи, Сирень Якупова, Мирһади Разов һәм башкалар үзләренең остазлары итеп Кадыйр абый Сибгатуллинны саныйлар. Ул остаз да, тәнкыйтьче дә була.
Сүз уңаеннан, әдәбиятка «Ләйсән» аша кергән язучылар Разил Вәлиев, Мөдәррис Әгъләмов, Вахит Имамов, Факил Сафин, Шәүкәт Гаделша республиканың югары бүләге – Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булдылар.
– Роза ханым, Халык язучылары Мөдәррис Әгъләмов белән Разил Вәлиев та «Ләйсән» мәктәбен үткән язучылар бит?
– Әйе. Алар мәктәптә укыганда ук «Ләйсән»гә йөргәннәр. Мөдәррис Әгъләмов ул вакытларда Түбән Биш урта мәктәбенең югары сыйныфында укыган. Аның шигырьләре эчкерсезлеге, дөньяны образлы итеп күзаллавы белән җәлеп иткән. Тора-бара Мөдәррис үзе башка авторларның шигырьләренә анализ ясый башлаган. 1964-1968 елларда «Коммунизм байрагы» битләрендә аның 80гә якын шигыре басылып чыга.
Разил Вәлиев – әдәби берләшмәдә көчен татыган икенче сәләтле якташыбыз. Ул Түбән Кама шәһәренең 1нче урта мәктәбендә укыганда мәкаләләр, шигырьләр яза башлый. 1965 елның җәендә Казанда яшь язучылар семинары була. Анда Чаллы әдәби берләшмәсе вәкилләре булып М.Әгъләмов белән Р.Вәлиев та катнаша.
Мөдәррис белән Разилгә белем алуларын дәвам итү өчен әдәби берләшмә фатиха бирә. Казанда, Мәскәүдә уку елларында да алар Чаллы әдәби берләшмәсе белән араларын өзмиләр.
– Белүемчә берләшмә елдан-ел тулылана.
– «Ләйсән» яшь көчләр хисабына үсә. 1964 ел ахырына анда 22 кешегә иҗат итә. Ул елны «Коммунизм байрагы» газетасында 13 әдәби сәхифә. М.Әгъләмов, Р.Вәлиев, Х.Хөснуллин, Р.Хисамиев һәм башкалар әдәби берләшмә эшендә аеруча актив катнашалар. Бу еллар образлы итеп әйткәндә, әдәби берләшмәнең чәчәккә бөреләнү чоры.
Алар артыннан автокаланың иҗат йортына Анатолий Цыганов, Сәмига Сәүбәнова, Габделхәй Метшин, Гамир Гайфетдинов, Рифкать Муллин, Фәннур Сафин, Хәбирә Шаһиева һәм башкалар тартыла.
Һәвәскәр композиторларыбыз Хәмит Булатов һәм Зөфәр Сәгыйтов кайбер яшь авторларның сүзләренә музыка да язалар. Район мәдәният йорты ул җырларны үзләренең сәхнә программаларына кертә. Яшь авторлар М.Әгъләмов, Г.Метшин, С. Шәрипова, Х.Хөснуллин һәм башкалар үзләренең шигырьләрен халык алдында һәм җирле чыбыклы радио да укый башлыйлар.
– «Ләйсән» иҗат берләшмәсе Чаллыда беренче шигърият бәйрәмен оештыручы да бит әле.
–1973 елда Г. Тукай туган көнгә багышлап, Чаллыда беренче тапкыр Шигырь бәйрәме үткәрелә. «КАМАЗ» һәм Чаллы шәһәрен төзүчеләр турында иң яхшы әдәби әсәрләргә конкурслар уздырыла башлый. 1974 елның маенда «КамГЭСэнергострой» предпритяиесе игълан иткән беренче әдәби конкурста Әхсән Баяновка «Ут һәм су» романы өчен I дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләк бирелә. Эдуард Касыймов һәм Рөстәм Мингалимов – икенче, «Ләйсән»ле М.Газизов һәм «Орфей» берләшмәсе әгъзасы И.Лимонова өченче урыннарны ала.
– Әдәби оешма белән кемнәр җитәкчелек итте?
– Төрле елларда берләшмәне Хәниф Хөснуллин, Равил Лотфуллин, Мәхмүт Газизов, Рафис Сәлимҗанов, Рәшит Бәшәр, Айдар Хәлим, Факил Сафин җитәкләде.
– Роза ханым, сез җитәкчелек иткән чордагы «Ләйсән» нинди эшләр башкарды?
– 2007 елдан «Ләйсән» иҗат берләшмәсен мин җитәкли башладым. Без айга ике тапкыр җыелабыз. Очрашуга танылган язучылар да, шигъриятне яратучы, шигырь язучы төрле һөнәр ияләре йөри. Аларның иң яшенә – 28, иң өлкәненә 80 яшь. Очрашуларда иҗат турында сөйләшәбез, яңа шигырьләр тикшерәбез, фикер алышабыз. Бер иҗади гаилә булып яшибез. «Ләйсән»леләрнең үз көчләре белән нәшер ителгән йөзләгән китабы дөнья күрә. Алар арасында 1976 елларда ук берләшмәгә йөргән Равил Мостафин – дистәгә якын китап авторы; юмор әсәрләре язучы Фәнис Нуретдинов «Иске Кади авылы тарихы» җыентыгын чыгарып авылдашларына бүләк ясады. Мәсәлләр иҗат итүче, биш китап авторы Рушания Гыйләҗева да бездә. Дүрт шигъри җыентык, күпсанлы җырлар авторы Кадрия Наилләре белән дә горурлана берләшмәбез. Бик күп еллар КАМАЗ заводында хезмәт куючылар – Айрат Шәйхетдинов, Гөлия Гыйләҗева – бүгенге көндә берешәр китап авторлары. Татарстанны гына түгел, бөтен татар дөньясын үзенең әсәрләре («Язмыш сынавы», «Сагынырсың – мин булмам», «Көтеп узган гомер», «Бәхеткә юл кайдан?» һ.б.) белән шаккаттырган Зифа Кадыйрова да «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы бит.
Безнең чорда китаплар чыгаруга игътибар артты. «Ләйсән»леләр иҗатын бергә туплап «Кызлар җыры» (1977), «Яшьлегем Чаллы» (1979) китаплары дөнья күргән иде инде. Бу гамәлләрне дәвам итеп мин эшләгән елларда әдәби берләшмә әгъзаларының иҗатын барлаган, каләм ныгытучыларның иҗат үрнәкләре урын алган «Ләйсән тамчылары» (2007), «Ләйсән» – моңлы бишегебез» (2009), «Моң дулкынында» (2010), «Әдәби Чаллы» (2014), «Әдәби Чаллы күгендә» (2021), «Антология Челнинской поэзии» (2022) дип исемләнгән энциклопедия-басмаларга тиң китаплар дөнья күрде.
Каләм тибрәтүчеләрнең һәрберсенең үз язмышы, һәркемнең үз урыны бар. Алар арасында Зәбир Хәлимов, Фәйрүзә Шәрипова, Гөлсинә Төхбәтуллина, Гөлфия Фәйзрахманова, Зөлфия Җиһан, Нәкыя Динмухаметова, Регина Миргалимова, Рәзиф Дәүләт Бикбаулы, Зинфира Кәримова, Таһир Исмәгыйлов, Рим Гыйльметдинов, Гөлнар Әхмәтшина, Миләүшә Газизова, Флорит Хәмитов, Фәридә Сәхәбиева, Дилбәр Әхәтова, Гөлсәрия Басыйрова, Кәүсәрия Ямалиева туктаусыз иҗат итәләр.
Аларның әсәрләре интернет дөньясында тарала һәм укучыларның лаеклы бәясен ала.
Без каләм тибрәткән һәр кешенең иҗатына игьтибарлы булырга тырышабыз. Ләйсәнлеләрнең хезмәте юкка чыкмас. Берәүләр дистәләгән җыентык, икенчеләр бер шигырь юллары белән дә тарих битләрендә калырга мөмкин. Әдәбият дөньясында кемнең нинди күләмдә бәяләнәсен әлегә кистереп әйтеп булмый. Шуларга өстәп, кемнең әдәбият тарихы өчен күпме күләмдә яңарыш алып килүе хакында, аларның иҗатлары ни дәрәҗәдә камил, ни дәрәҗәдә кирәкле икәнен вакыт үзе күрсәтер.
/ Фотолар Роза Хәмидуллинадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев