Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җиңүчеләр һәм призерлар артты

Чаллыда 10 гыйнвардан 26 февральгә кадәр мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы узды. Анда 46 мәктәптән барлыгы 383 укучы катнашты.

Тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары 22 фән буенча үзләренең белемнәрен сынады. Башкарма комитетның мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин әйтүенчә, олимпиаданың төбәк этабында 49 укучы – җиңүче,158е – призер дип танылды. «Җиңүчеләр һәм призерларның күбесен алты белем бирү учреждениесе әзерләгән, болар – 26нчы гимназия (59 кеше), А.С. Пушкин исемендәге 78нче лицей (32 кеше), 77, 76, 57нче гимназияләр, 32нче мәктәп», – диде ул. 

Чаллы укучылары немец телен, физкультураны, тарих фәннәрен аеруча яхшы белә икән. 

«Шәһәр командалары узган ел белән чагыштырганда нәтиҗәләрен яхшырттылар. Җиңүчеләр һәм призерлар саны 10 кешегә, катнашу нәтиҗәлелеге 3%ка артты», – дип билгеләде Рөстәм Ниязович. 

4 – 11 сыйныф укучылары арасында үткәрелгән республика олимпиадасында да Чаллы укучылары югары күрсәткечләргә ирештеләр. Олимпиадалар 30 фәннән узды, аларда 267 укучы катнашты, нәтиҗәдә 14 җиңүче һәм 127 призер булды.

«Бездә – химия, физика буенча гадәттәгечә югары күрсәткечләр. Быел 13 фән буенча нәтиҗәләр яхшырды. Укучыларыбызны әзерләгән педагогларга, укытучыларга, лаеклы нәтиҗәләр күрсәткән укучыларга рәхмәт. Бөтенроссия олимпиадасы финалына узган барлык җиңүчеләргә һәм призерларга уңышлар телибез», –  диде Рөстәм Хуҗин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф