Идел елгасында 4 кеше вафат булды
Яшел Үзән районында гадәттән тыш хәл булды.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте: «Бортында 7 кеше булган катер әйләнеп капланган», – дип хәбәр итте.
Нәтиҗәдә дүрт кеше һәлак булган, калганнары исән калган.
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев әйтүенчә, 2 катерда 10 кеше Идел буйлап сәяхәткә чыккан. «Йөртүченең идарәне югалтуы нәтиҗәсендә бер судно әйләнеп капланган. Ике кыз һәлак булган, тагын ике пассажирны эзләү дәвам итә», – ди ул үзенең телеграмм каналында.
Әлеге фаҗиганең сәбәпләрен тикшерү эшләре башланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев