Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Игелекнең иртәсе-киче юк

"Из­ге­лек эш­лә дә су­га сал, ха­лык күр­мә­сә ба­лык кү­рер", - ди­гән ма­тур әй­тем бар та­тар хал­кын­да. Чын­нан­да иге­лек­нең ир­тә­се дә ки­че дә юк бит. Кү­ңел тө­шен­ке ва­кыт­та, юа­тып әйт­кән бер җы­лы сүз, бер ягым­лы ка­раш та ке­ше­ләр­нең йө­рәк­лә­ре­нә күп­ме өмет өс­ти. Тор­мыш ку­ып бар­ган ва­кыт­та, бер ге­нә ми­нут­ка бул­са да...

"Из­ге­лек эш­лә дә су­га сал, ха­лык күр­мә­сә ба­лык кү­рер", - ди­гән ма­тур әй­тем бар та­тар хал­кын­да. Чын­нан­да иге­лек­нең ир­тә­се дә ки­че дә юк бит. Кү­ңел тө­шен­ке ва­кыт­та, юа­тып әйт­кән бер җы­лы сүз, бер ягым­лы ка­раш та ке­ше­ләр­нең йө­рәк­лә­ре­нә күп­ме өмет өс­ти. Тор­мыш ку­ып бар­ган ва­кыт­та, бер ге­нә ми­нут­ка бул­са да тук­тап, ти­рә-ягы­быз­га күз сал­сак, яр­дәм ку­лын су­зып, өмет ту­лы күз­лә­рен си­ңа тө­бәп то­ру­чы ни­чә­мә-ни­чә ке­ше­не кү­рер­гә бу­ла.

Бү­ген­ге көн­дә Та­тар­стан­да гы­на да 300 мең­нән ар­тык мөм­кин­лек­лә­ре чик­лән­гән ке­ше­ләр яши. Алар без­нең, сә­ла­мәт ке­ше­ләр­нең, яр­дә­ме­нә мох­таҗ. Ә яр­дәм­гә кил­гән­дә, аны "шу­ның хәт­ле бир" дип со­рап ал­мый­лар, чын кү­ңе­лен­нән из­ге­лек эш­ләр­гә те­лә­гән ке­ше аны үзе эш­ли, мөм­кин­ле­ген­нән чы­гып бил­ге­ле. Кем­дер җы­лы сүз әй­тә, кем­дер мат­ди яр­дәм күр­сә­тә, кем­дер үр­нәк күр­сә­теп бар ха­лык­ны иге­лек кы­лыр­га ча­кы­ра.

Чал­лы да мох­таҗ­лар­га яр­дәм итү­дән чит­тә кал­мый. Шә­һә­р­нең Боз са­ра­ен­да Са­ла­ват Фәхт­хет­ди­нов,"Са­ла­ват җыр те­ат­ры" һәм Яр Чал­лы ха­ки­ми­я­те та­ра­фын­нан "Из­ге­лек­сез бер көн­дә үт­мә­сен" дип атал­ган хәй­рия кон­цер­ты булды. Алаһның рәх­мә­те бе­лән, биредә инде ул икен­че тап­кыр оеш­ты­ры­ла. Иге­лек­ле эш югал­мый, бу из­ге эш нә­ти­җә­сен­дә күп авы­ру ба­ла­лар­га, мох­таҗ­лар­га, мөм­кин­лек­лә­ре чик­лән­гән са­бый­лар­га һәм өл­кән­нәр­гә яр­дәм күр­сә­те­лә.
Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, әле­ге из­ге кон­церт кы­са­ла­рын­да Рес­пуб­ли­ка кү­ләм "Олы йө­рәк­ле ке­ше" кон­кур­сы җи­ңү­че­лә­рен тәб­рик­ләү тан­та­на­сы да уз­ды. Чараның оеш­ты­ру­чы­ла­ры "ТИС­БИ" ида­рә итү уни­вер­сти­те­ты, "Ми­ло­сер­дие в об­ра­зо­ва­нии" дип исем­лән­гән хәй­рия фон­ды.

Күп­ме көч тү­геп га­мәл­гә ашы­рыл­ган әле­ге кон­курс, ин­ва­лид­лар­га алар­ның баш­ка ке­ше­ләр­дән бер ге­нә як­ла­ры бе­лән дә ким тү­гел икән­нә­рен, ә күп оч­рак­та әле өс­тен бу­лу­ла­рын да та­гын бер тап­кыр исбатлау иде­я­сы бе­лән су­га­рыл­ган иде.

Чын­нан да, сә­ла­мәт ке­ше­ләр­гә үр­нәк итеп ку­яр­лык ке­ше­ләр җи­тәр­лек әй­лә­нә-ти­рә­без­дә. Җи­ңү­че­ләр­не кот­лау тан­та­на­сы ва­кы­тын­да да, мөм­кин­лек­лә­ре чик­лән­гән шә­һәр­дәш­лә­ре­без үз­лә­ре­нең та­лант­ла­ры бе­лән та­ма­ша­чы­лар­ны сүз­сез кал­дыр­ды. Сәх­нә идән­нә­рен сел­ке­теп, "ты­пыр-ты­пыр" би­е­гән би­ю­че­ләр­гә ка­рап, мең­нәр­чә тап­кыр сок­лан­ган бар. Ә ин­ва­лид ко­ляс­ка­сын­да би­е­гән би­ю­чегә?.. "Чал­лы ТВ" те­ле­ра­ди­о­ком­па­ни­я­се ме­нед­же­ры Оль­га Се­ли­ва­но­ва зал­да утыр­ган һәр­бер та­ма­ша­чы­ның неч­кә кү­ңел кыл­ла­ры­на ка­гы­лып уз­ды. Әйе, ул ин­ва­лид ко­ляс­ка­сын­да би­е­де...

"Олы йө­рәк­ле ке­ше" кон­кур­сын­да җи­ңү­че­ләр ара­сын­да дә­ү­ләт һәм му­ни­ци­паль ха­ки­ми­ят җи­тәк­че­лә­ре дә, шәх­си эш­мә­кәр­ләр, жур­на­лист, укы­ту­чы­лар да бар иде. Го­му­ми­ләш­те­реп әйт­кән­дә, мох­таҗ­лар­га һәр­да­им яр­дәм күр­сә­теп тор­ган ке­ше­ләр ла­ек бул­ды бу мак­тау­лы да, дә­рә­җә­ле дә исем­гә. Җи­ңү­че­ләр­не "ТИС­БИ" ида­рә итү уни­вер­си­те­ты" рек­то­ры Люд­мил­ла Ни­ко­ла­екв­на Ног­ма­но­ва кот­лап, дип­лом бе­лән олы кы­зыл йө­рәк фор­ма­сын­да эш­лән­гән су­ве­нир тап­шыр­ды.

Но­ми­нант­лар­ны тәб­рик­лә­гән ва­кыт­та, әле­ге олы йө­рәк­ле ке­ше­ләр­нең һәр­бер­се ту­рын­да ба­ры тик мак­тау сүз­лә­ре ге­нә яң­гы­рап тор­ды. Бу шу­лай бу­лыр­га ти­еш тә. Шә­һә­ре­без мэ­ре На­ил Гам­ба­ро­вич ту­рын­да "Үзе­нең бе­рен­че эш кө­нен­нән үк әле­ге ке­ше мөм­кин­лек­лә­ре чик­лән­гән­нәр­гә яр­дәм күр­сә­тү бе­лән мәш­гуль. Аның яр­дә­ме бе­лән Чал­лы­да ин­ва­лид­лар өчен бик күп мөм­кин­лек­ләр ту­ды­рыл­ган", - ди­гән сүз­ләр ишет­тер­де­ләр шә­һәр­дәш­лә­ре­без­гә.

"ТИС­БИ" да ба­ры­сы 700 дән ар­тык мөм­кин­лек­лә­ре чик­ле сту­дет­лар бе­лем ал­ган һәм ала. Шу­ңа кү­рә, әле­ге уни­вер­си­тет та мон­дый хәй­рия эш­лә­рен­нән чи­тә кал­мый, ә ки­ре­сен­чә, юл күр­сә­тү ро­лен дә үти әле.

"Әле­ге ба­ла­лар үз­лә­рен баш­ка­лар­дан ким итеп күр­мә­сен өчен бик күп рухи, фи­зик һәм, әл­бәт­тә, мат­ди яр­дәм күр­сә­те­лә. Без­гә укыр­га кил­гән ба­ла­лар­ның ни дә­рә­җә­дә акыл­лы һәм ты­рыш икән­нә­рен күз ал­ды­гыз­га да ки­те­рә ал­мый­сыз. Шу­лар­ның кү­бе­сен без сау-сә­ла­мәт сту­дент­ла­ры­быз­га үр­нәк итеп күр­сә­тә­без, һәм мо­ның бе­лән го­рур­ла­на­быз. Алар­ның баш­ка­лар­дан ка­лыш­мый­ча укый­сы, яши­се ки­лә" - ди­де Люд­мил­ла Ни­ко­ла­ев­на Ног­ма­но­ва. Шу­лай ук, "ТИС­БИ" ида­рә итү уни­вер­си­те­ты" филиалы ди­рек­то­ры На­зи­пов Ра­ис Габ­са­ля­мо­вич та­ра­фын­нан 5 шә­һәр­дә­ше­без­гә сту­дент би­лет­ла­ры тап­шы­рыл­ды. "Бы­ел 5 ке­ше без­нең уни­вер­си­тет­та бе­лем алу бә­хе­те­нә иреш­те. Икен­че ел­га, 50 ке­ше­не дә ка­бул итәр­без, ал­да­гы ел­лар­да, 500 сту­дент­ка без­нең уку йор­ты­ның бу­са­га­сын ат­лап ке­рер­гә на­сыйп бул­сын ди­де" , - ди­де Рә­ис Габ­са­ля­мо­вич.

"Олы йө­рәк­ле ке­ше" кон­кур­сы­на йом­гак­лар яса­лып бет­кәч, Са­ла­ват Фәт­хет­ди­нов та­ра­фын­нан оеш­ты­рыл­ган кон­церт өле­ше баш­ла­нып кит­те. Сал­ават Зә­ки­е­вич­ның сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, әле­ге чарага аның җыр те­ар­ты гы­на тү­гел, ә үз­лә­ре те­ләк бел­де­реп ки­лү­че җыр­чы­лар да бул­ган. Алар ара­сын­да, күп­лә­ре­без яра­тып өл­гер­гән Ил­наз Бах, Рус­лан Ки­ра­мут­ди­нов, Фир­зәр Мор­та­зин һәм Ил­шат Вә­ли­евләр бар иде. Алар та­ма­ша­чы­лар­ны үз­лә­ре­нең җыр­ла­ры бе­лән сө­ен­де­ре­де­ләр, кон­церт­ны җан­лан­дыр­ды­лар. Дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, ин­де по­пу­ляр­лык­ла­ры зур бул­ган ар­тист­лар­ның "Без дә кат­на­шыйк әле бу кон­церт­та" дип ки­лү­лә­ре нин­ди зур хөр­мәт­кә ия.

Са­ла­ват Фат­хет­ди­нов та үз исе­мен­нән алар­га рәх­мәт әй­теп " Бар донь­я­га яр­дәм итеп бе­те­реп бул­мый һәм бу мөм­кин дә тү­гел. Лә­кин, һәр ке­ше үз йө­рә­ген­нән ыша­нып, әз ге­нә бул­са да яр­дәм ку­лы суз­са, ях­шы бу­лыр иде", - ди­де.
Са­ла­ват, узе­нең иҗа­тын сө­ю­че­ләр­гә та­ныш бул­ган, эс­т­ра­да­быз­ның ле­ген­да­сы­на әй­лән­гән җыр­ла­рын та­ма­ша­чы­лар­га бү­ләк ит­те. Ни­чә ел сәх­нә­дә бу­лу дә­ве­рен­дә үзе­нә ка­ра­та зур хөр­мәт һәм дә­рә­җә бул­дыр­ган ке­ше­гә чын йө­рә­ген­нән рәх­мәт сүз­лә­рен "Энер­ге­тик" мә­дә­ни­ят йор­ты ди­рек­то­ры Рза­е­ва Гөл­за­да Му­ха­ме­тов­на җит­кер­де. "Сә­гать са­ен, ми­нут са­ен бу 3 көн­лек дөнь­я­да из­ге эш­ләр эш­ләп ка­лыр­га ашы­гыр­га ки­рәк. Без шу­лай эш­ләр­гә ты­ры­ша­быз да. Нәкъ ме­нә без­нең шә­һәр­дә, әле­гә ка­дәр бү­тән бер ге­нә җир­дә дә бул­ма­ган ин­ва­лид­лар өчен мах­сус Са­бан­туй­ла­ры оеш­ты­ра­быз. Чөн­ки шә­һә­ре­без­дә "Эх, ме­нә без дә мәй­дан ур­та­сы­на чы­гып кө­рә­шер идек, без дә уен­нар­да кат­на­шыр идек, ка­нат тар­тык идек" , -дип ут янып йөр­гән егет-кыз­ла­ры­быз бар. Без алар­ның кеч­ке­нә ге­нә бул­са­да хы­ял­ла­рын тор­мыш­ка ашы­ра­быз. Са­ла­ват күп­ме уку­чы­лар­ның та­лан­ла­рын кү­реп алып, үс­те­реп зур сәх­нә­гә чы­га­руы гы­на да нин­ди зур са­вап. Ал­тын йө­рәк­лә­ре­гез, зур йө­рәк­лә­ре­гез гел ях­шы­лык­та бул­сын. Без­нең шә­һә­ре­без га­җә­еп, үзе­без­дә шун­дый бу­лыйк. Мин ба­ры­быз­ны шу­ңа өн­дәп ка­лам", - ди­де Гөл­за­да Му­ха­ме­тов­на.
Гөл­за­да апа­ның сүз­лә­ре­нә ку­шы­лып шу­ны әй­тә­се ки­лә, Са­ла­ват Зә­ки­е­вич чы­нан да олы йө­рәк­ле ке­ше. Ул үзе­нең һәр җы­ры бе­лән ха­лык­ның шат­лы­гын да, кай­гы­сын да кү­тә­рер­гә те­ли. Са­ла­ват җыр­ла­ган ва­кыт­та йө­зен­дә, кү­зен­дә ча­гыл­ган эмо­ци­я­лә­ре аша да җыр­ла­ры бе­лән та­ма­ша­чы­лар­ның кай­гы­сын ки­ме­тер­гә, шат­лы­гын арт­ты­рыр­га те­лә­ве ачык кү­ре­нә.

"Бу тра­ди­ция дә­вам ит­сә, мин бик шат. Хәй­рия кон­цер­тын бар шә­һәр хал­кы да, оеш­ты­ру­чы­лар чын йө­рәк­лә­рен­нән ка­бул итә­ләр. Чал­лы шә­һә­рен­дә эш­ли баш­ла­га­ным бе­лән го­рур­ла­нам, мак­та­нам. Нәр­сә баш­лан­са­да шу­шы шә­һәр­дә баш­ла­на: ях­шы­сы да, на­ча­ры да. Чал­лы Чал­лы ин­де ул җә­мә­гать", - ди­де Са­ла­ват Зә­ки­е­вич.
"Из­ге­лек­сез бер көн­дә үт­мә­сен" дип исем­лән­гән хәй­рия кон­цер­тын­да бул­ган та­ма­ша­чы­лар­ның бу ча­ра­ны зат­лы җыр­лар тың­лап, ял итеп уты­ру гы­на итеп ка­бул ит­мә­ү­лә­ре­нә, кон­церт тә­мам бул­гач, "нин­ди ях­шы га­мәл кы­лыйм ми­кән" ди­гән из­ге уй­лар бе­лән зал­дан чы­гу­ы­на ыша­на­сы ки­лә.

Эль­ви­ра Гай­нет­ди­но­ва




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев