Игезәкләр булу - ул горурлык
“Игезәк җырчылар” диюгә үк күз алдына Алмаз һәм Айдар Юнысовлар килеп баса. Бу ике талантлы егет яшь булуларына карамастан Башкортстан белән Татарстан тамашачыларының мәхәббәтен яулап өлгерде.
Алар белән аралаша башлаганчы ук “Ничек шулай тиз арада халык иһътибарын казандыгыз”, дигән сорау әзерләп куйган идем. Ләкин әңгәмә дәверендә бу сорауга җавап үзеннән-үзе туды. Аларның үзләрендә искиткеч гадилек һәм мөлаемлелек сыйфатларын туплаганга күрә халыкка якын булуларына инандым.
– Алмаз, Айдар “Шәһри Чаллы” газетасы укучыларын сезнең белән әле тәүге тапкыр гына таныштыруыбыз, шуңа күрә үзегез турында сөйләгез әле?
– Тумышыбыз белән без Башкортостаннан. Бик матур табигате белән үзенә җәлеп итүче Илеш районы Череккүл авылыннан. Иҗатны кечкенәдән үз итеп үстек, баянда, тальян гармунда уйныйбыз, үзебез җырлар иҗат итәбез. Шул кечкенәдән иҗатка, сәнгатькә тартылып үскәнгәдер инде күрәсең, мәктәпне тәмамлагач та шул ук юлны дәвам итәргә булдык. Башта Уфа сәнгать училищесын, аннары сәнгать академиясен тәмамлап, Уфа “Нур” дәүләт театрында эшли башладык.
Зур сәхнәләргә башта җырчы түгел, ә музыкант буларак чыктык. Үзе бер кызык күренеш, ике игезәк баянчы егет, ул вакытта сәхнәдә игезәкләр сирәк күренеш иде. Аннары 4 ел буе Әнвәр Нургалиевның командасында эшләргә насыйп булды. Анда без баянда уйнау белән беррәттән үзебезнең 1-2 җырны да башкара идек. Шулай әкренлән-әкренләп үзебезнең сольный карьераны да башлап җибәрдек. Беренче концертыбыз 2013 елны Уфада булды.
– Сез җырларны башкарып кына калмыйсыз, ә үзегез язасыз да әле...
Айдар:
– Җырларны 18-20 яшьтә яза башладык. Беренче җырыбызны да бергә иҗат иттек, мин көен, Алмаз сүзләрен язды. “Яшик бу дөньяны яратып” дип атала ул җыр. Күпләргә таныштадыр, чөнки ул Салават Фәтхетдиновның 18 сезон репертуарында иде. Әлеге вакытта без иҗат иткән җырларны Элмира Сөйләйманова, Рифат Зарипов, Әнвәр Нургалиев, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбасов кебек талантлы җырчылар башкара. Үзебезнең репертуардагы җырларда көйләр тулысынча үзебезнеке. Ә сүзләренә килгәндә, мөгаен 50% ы үзебез язган сүзләрдер, 50% ы инде башка авторларныкы. Күпчелек очракта җырларны икебез бергә иҗат итәбез, беребез бер куплетын, беребез икенчесен.
– Икегез бер җыр иҗат иткән вакытта арагызда бәхәс тә тумый калмыйдыр?
Алмаз:
– Бәхәссез генә булмый һәм ул булырга да тиеш. “В споре рождается истина” диләрме әле урыслар? Өстәвенә, Айдар минем, мин Айдарның шәхси тәнкыйтьчесе. Мәсәлән, мин җырның кайсыдыр өлешендә төгәлсезлек күрсәм Айдарга әйтәм, без бергәләп аны төзәтәбез. Нәкъ шул бәхәсләр тәэсирендә бер-беребезне тулыландырып матур иҗат җимеше тудырабыз да инде. Чөнки күпме генә бәхәс туса да, соңыннан без барыбер бер алтын уртаклык табып, башлаган эшне җиренә җиткерәбез.
– Иҗат җимешләрегезне җырчыларга үзегез тәкъдим итәсезме?
– Юк, дөресен генә әйткәндә, тәкъдим иткән юк. Сарафанлы радио кебек инде, җырларны ишетәләр дә, үзләре безгә чыгалар. Без үзебездә күп кенә концертларда чыгыш ясыйбыз бит. Үзебез иҗат иткән җырны башкарганны белгәч, “Егетләр, миңа да шундыйрак берәр җыр язып бирегез әле” дип үзләре киләләр.
– Ә үзегез кайсы шагыйрьләр белән хезмәттәшлек итәсез һәм кайсы җырчыларның җырларын башкарасыз?
– Концертыбызда яңгыраган җырларның бер 90%ы үзебезнең иҗат. Аннан кала инде без Наил абый Шәймардановның җырларын бик яратып җырлыйбыз. Ул үзенең бер юбилей концертында безгә “Ике малай” дигән җырын башкарырга тәкъдим иткән иде. Хәтерләсәгез, Илсаф абый да башкара иде аны, аның репертуарындагы иң популяр җырларның берсе. Кыскасы, игезәк малайлар турында бик матур җыр ул. Шуннан, безнең җырлавыбызны ошатып булса кирәк, Наил абый үзенең җырларын тәкъдим итә башлады. Аның белән без бүгенге көндә дә бик җылы мөнәсәбәттә. Бер-беребезгә ярдәм итешеп яшибез, безгә киңәш кирәк булганда үл безгә ярдәм итә, аның соравы булса без кулыбыздан килгәнчә булышырга тырышабыз.
Шагыйрьләргә килгәндә, мәсәлән, Уфада безнең Руслан Сөләйманов дигән дустыбыз бар. Яшь булуына карамастан бик талантлы шагыйрь. Якынча, 80% җырларыбызның авторы Руслан. Ул безнең зур ярдәмчебез инде. Җырның көе әзер булып, әз-мәз генә сүзләре язылгач та, без, беренче эш итеп Русланга мөрәҗәгать итәбез. Ул шулкадәр үз эшенең остасы, 5 минутта 3 куплет шедеврны яза да бирә. Шулай ук, бик талантлы Ләйсән Сабитова, Гөлфия Шакирова, Физәлия Дәүләтгәрәева кебек шагыйрьләр белән хезмәттәшлек итәбез. Мәсәлән, “Кил инде” җырының авторы Фирдәт Вәлиев бер концерттан соң үзе безнең янга килеп, шигырьләрен тәкъдим итте. Фирдәт абый үзе олы яшьтә булса да, шигырьләре яшьләрчә һәм, шул ук вакытта, төпле.
- Башкортча җырларга теләгегез юкмы?
– Без Башкортостан якларына концертлар белән йөрергә бик яратабыз. Анда шул кадәр яхшы тамашачы, аларда шундый көчле һәм җылы энергетика. Алар безнең нәкъ менә татарча җырлавыбызны яраталар һәм ихлас кабул итәләр.
– “Игезәкләр шоу” программасы үзе нидән гыйбарәт соң?
– Без талантлы игезәкләрне табып, үзебезгә команда тупладык һәм хәзер менә шул команда белән гастрольләрдә йөрибез. Шунысын әйтергә кирәк, беренче концертыбызны Чаллыда Виталий Агапов оештырды. Шуннан соң без Виталий абыйның продюсерлык үзәгенә кереп киттек һәм бүгенге көндә дә ул безнең концертларны оештыручы. Нинди генә сорау булса да аңа мөрәҗәгать итәбез, һәрвакыт ярдәм кулын суза.
Ә нидән гыйбарәт дигәнгә, “шоу” сүзе үзе үк әйтеп тора, ул гади концерт кына түгел. Программа дәвамында без баянда да, тальянда да уйныйбыз, җырлыйбыз да, биибез дә. Тамашачыга ниндидер позитив бирергә тырышабыз. Тамашачы концертка килеп, җыр тыңлап кына түгел, ә күңелен баетып кайтырга тиеш. Шунысын да әйтәсе килә, концертка ничә генә кеше килсә дә, без программабызны тиешенчә – башыннан азагына кадәр куябыз. Халыкның күп түгел ә ихлас һәм кәнагђть булуы мөһим.
Ә исеменә килгәндә, “Игезәкләр шоу” дип атадык, чөнки безнең татар эстрадасында сольный концертлары белән йөрүче танылган игезәкләр юк. Гомумән, игезәкләр алар барысы да талантлы булалар. Моны Ходайдан бирелгән бүләк дип кабул итђргә кирәктер. Мәсәлән, безнең күршедә генә дә 2 игезәк егет яшәде. Без кечкенәдән алар белән дус-тату булып, бергә уйнап үстек. Алар үзләре спорт өлкәсендә бик көчле. Кечкенәдән ат ярышларында беренче урыннар алып бардылар, хәзер дә сынатмыйлар. Татарстан дисеңме, Россияме беренчелекне беркемгә дә бирмиләр, гел чемпион исемен горур йөртәләр.
Өстәп шуны гына әйтәсе килә, әгәр “Шәһри Чаллы” ны укучылар арасында талантлы игезәкләр бар икән, социаль челтәрләрдән безне эзләп табып языгыз, безгә талантлы игезәкләр кирәк.
– Барлык игезәкләргә дә иң еш бирелә торган сорауларның берсе: охшаш булуыгыз белән файдалана идегезме?
– Әйе, без кечкенә чакта бик охшаш идек, безне гел бутый иделәр, хәзер генә аерыла башладык.
Айдар:
– Мәктәптә укытучыларның безнең аермавыннан файдалан идек. Берсендә география дәресе алдыннан укытучы миннән сораса Алмаз җавап бирә, Алмаздан сораса мин дип сөйләштек. Кыскасы, мин Алмаз өчен 5 легә җавап бирдем, ә Алмаз минем өчен 4 ле алды. Соңыннан гына үземнең Алмазга эләккән бишлемне җәлләп куйдым инде. Гомумән, игезәкләр булу – ул горурлык. Нинди генә өлкәдә булмасын, без бер-беребезгә ярдәм итеп, киңәшләшеп, бердәм булып яшибез.
– Җылы әңгәмәгез өчен рәхмәт, егетләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев