Июль ничек башлана?
Синоптиклар фаразы.
1 һәм 2 июльдә, Татарстанның көнчыгышында бераз яңгырлар булуы ихтимал. Төнлә термометр баганалары +11 дән +16 градуска кадәр күрсәтәчәк.
1 июльдә көндез һава +20..+25, 2 июльдә – +18..+23 градуска кадәр җылына.
Җомга көнне, 3 июльдә, төбәк территориясендә сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнлә республикада +11дән +16 градуска кадәр, көндез +23тән +28 градуска кадәр җылы булыр көтелә.
Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, шимбә көнне, 4 июльдә, Татарстан Россиянең үзәк районнарыннан күчүче атмосфера фронты йогынтысына эләгә.. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар ява. Температура +25..+30 градус тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев