Ике чаллылы законсыз онлайн уен оештырган
Аларга 6 ел ирегеннән мәхрүм итү яный
Яр Чаллыда Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре законсыз уен эшчәнлеген бетерделәр. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Торак булмаган бина подвалында Яр Чаллының ике кешесе башка затлар белән берлектә интернетта онлайн уеннар оештырган. Полиция хезмәткәрләре 34 берәмлек уен җиһазлары (системалы блоклар, мониторлар), 12 картридер, 1 сервер, видеорегистратор, кәрәзле телефоннар, 359 Пластик карта һәм 19 флеш-туплаучыны тартып алдылар.Тикшерүчеләр РФ ҖК 171-2 ст.2 өлеше буенча(онлайн уеннарны законсыз оештыру һәм үткәрү) җинаять эше кузгаткан. Кагыйдә бозучыларга 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.
Чыганак Реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев